Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Читать онлайн.
Название Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Автор произведения Масгуд Гайнутдин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02769-4



Скачать книгу

сәүдәгә таралалар. Ә үзләре моннан иксез-чиксез еракларда – җылы Көньякта яшиләр. Анда халык хисапсыз күп, яхшы коралланган йөз меңләгән сугышчан гаскәрләре бар икән».

      Аттила яулары турында риваятьләр әле телдән бөтенләй юкка чыкмаган заманнар. Алар үзләре андый зур гаскәрләр белән бәрелешерлек яу оештыра алмауларын бик яхшы беләләр. Азыклары бетә. Урманнарда яшәүче кешеләрне эзләргә кайсы якка гына отряд җибәрсәләр дә, үтеп булмаслык баткаклыкларга гына барып төртеләләр. Кайтып китүдән башка чара калмый. Кайтып, үзләренең гүзәл Биармия шәһәрен табуларын, әмма анда кеше яшәмәвен хәбәр итәләр. Икенче елны, махсус ышанычлы кешеләр җибәреп, боларның хәбәрен тикшертәләр. Әйе, барысы да «Биармияне ачучылар» сөйләгәнчә. Ул Биармиядә яшәргә «ачтан үлим» дисәң генә барырга мөмкин. Шуннан соң акрынлап норманнар, викингларның Биармияне эзләүләре туктала. Биармия турында тарихка менә шул хәбәрләр генә билгеле.

      Шомарып беткән Биармия турындагы әкиятләр Төньяк сәүдәсенең үзе кебек үк борынгы. Геродотның скифлар турындагы язмаларында «Биармия» күләгәсен – скифларның бер төркемен – «патша скифлар» дип атавын беренче рус тарихчысы В. Н. Татищев «бритоголовыйлар» кабиләсен аңлаткан кебек, дөнья читендәге Тау илен – «Идел» буеның Ойкумена чигендәге «Тау ягы»н «патша скифлары»на – Идел буе татарлары биләгән» дип «рациональләштереп» аңлата. Аларга бүген дә иң гади кешесенәчә, руслар – «князь», удмуртлар (әле бүген дә), татарларны, үз атамалары «биләр» иле «би ирләр» диләр. Археологлар раславынча, Биләр – элек урта гасырлар башыннан ук диярлек Европада мисалы юк зур шәһәр булган һәм монголлар һөҗүменә кадәр «Бөек шәһәр» дип йөртелгән. Болгарлар заманында, 730–930 елларда, Идел өстендә Биләр шәһәренең сәүдә складлары һәм порты булган урын, болгарлар исеме белән аталып, башкалага әйләндерелгән. Ике гасыр дәвамында бар игътибар илнең һәм төбәкнең бердәнбер башкаласы – сәяси, икътисади, мәдәни үзәгенә әйләндерүгә юнәлдерелсә дә, Биләр шәһәре – «бөек шәһәр», димәк, – төньяк сәүдәсенең төп мәркәзе, һөнәрләр һәм борынгы сәүдә традицияләренең үзәге булып калган. Ягъни Болгар дәүләте, бер үк вакытта «би ирләр» – «би»ләр («патша скифлар») төбәге, «би»ләр – «би ирләр» иле булып калган. «Би ир» атамасына викинглар-варяглар [м] тартыгын кушып, бу халык, төбәк һәм ул чактагы Европаның тиңсез («Бөек») шәһәре исемен әкияти Биарм (Пермь) – «Биармия» дип атаганнар, аңа барып җитү юлларын эзләгәннәр. Күп хәрби экспедицияләр оештырганнар, ләкин шәһәрнең үзен таба алмаганнар. Бу үзенчәлекле меңьеллык кәсепләренең серен яхшы белә торган биләр халкы сәүдәгәрләренең «экспедиторлары», һәр җәйдә барып, бөтен Төньяк урманнарын гизеп әзерләнгән мехларны үзләре алып килгән товарларга алыштырып, җыеп алып кайта. Башка халыклар өчен «теге дөньяга» барып кайтуга тиң булган, мөмкинлекнең ары ягында саналган бу сәүдә юлы, ул сәүдәгәр халыкның исеме, һөнәре һәм яшәгән урыны, якын күршеләр арасында да, еракларда яшәүчеләргә дә сер итеп