Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Читать онлайн.
Название Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими
Автор произведения Масгуд Гайнутдин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02769-4



Скачать книгу

буйсыналар. Хәзәрләрнең һәм болгарларның телләре бер-берсенә бик якын бер шивәдәге төрки тел була. (Хәзерге чуваш телен шул шивәнең бер тармагы диләр.) Тарихта хәзәрләрне «хәзәр (Каспий) болгарлары» дип атауны да тарихта очратып була. Л. Гумилёвның югарыда телгә алынган «Тысячелетие вокруг Каспия» китабында урын алган таблицада «хәзәрләрнең бабалары» исеме безнең эраның 131–140 елларында ук «хәзәр» дип телгә алынса да, бу – бер халыкның икегә бүленүе. Күрәсең, «болгар» исеме астында Кубрат хан дәүләте һәм «хәзәрләр» исеме белән Хәзәр каганаты мәйданга килгән көннәрдән билгеләнә һәм башлыча сәяси-административ аерымлануларга гына кайтып кала. Моны Кама буена күченгән болгарларга хәзәрләрнең һәм хәзәр дәүләтенең мөнәсәбәтендә ачык күреп була. Болгарларның бу күченүләренең «кухнясы» тарихка билгеле түгел. «Кылны кырыкка яру»ның җеп очын тартып карасаң, инде бу күченүнең урамда калган элеккеге кәрваннар сакчыларын би ирләр чакыруы буенча да, болгарларның үзләренең үтенече белән дә булмаганга охшый. (Кунарга кертелгән болгарлар килүләренең икенче көнендә инде «Биармия» тәхетенә менеп кунаклыйлар.) Бу – хәзәр дәүләт, даирәләренең «Наполеон планы» буенча башкарылганга охшый. Көнчыгыш Европаның эчке регионнарында ике ярым мең еллык тотрыклылыкны җимергән, төптән, радикаль үзгәрешләргә, алмашынуларга китергән халыклар күченүләренең төп мәгънәсе: моңарчы Одиссей кебек илгизәр грек патшалары аяк басарга, Аттила кебек җиһангирлар кул сузарга базмаган нәрсәгә – Хәзәр каганнарының Төньяк мех сәүдәсен үз кулына төшерү омтылышына кайтып кала. Бу мәкерле ниятендә корал, күсәк итеп болгар кардәшләрен файдаланалар. Болгарларны Дон буеннан кузгатуда да, әлбәттә, ниндидер эчке мәгънә бар. Саркель кальгасы һәм аның тирәсендәге җирләр хакимияткә көчле тәэсирле ниндидер икенче бер кланның күзен кыздыргандырмы, башка берәр сылтау булгандырмы, бүген инде аны казып чыгару бик кыен. Хәер, аның тарихтагы урыны да, күрәсең, бер көнлек кенә булган. Ә менә болгарларны күчерү – Төньяк мех сәүдәсен эчтәлексезләндерү, би ирләрнең «би»леген дә, «ирлеге»нең дә юкка чыгаруның башлану ноктасы була. Иблиснең «нәләт камыты» кебек, болгарларның каһәрле бу йөкләмәсе – каһәрле язмышы – халыкның гына түгел, үзеннән соң яшәгән атамасы-исеменең хәтта мәңгелек җимергеч йөкләмәсе булып ябышып кала.

      Хәзәр каганаты оештырган кабилә күченүләре – Дон болгарларын Чулман буена күчерү белән генә чикләнмәгән. Бу киләчәктә нигездән яңа этнополитик тарихи яңарышка китерәчәк күчеш – әллә ни зур әһәмияте булмаган кебек күренгән урын алмаштыру (рокировка, смещениеләр), күрәсең, Көнбатыш Европада Аттила явы (походы) башлап җибәргән үзгәрешләрнең кечерәйтелгән масштабтагы Көнчыгыш Европа варианты булып тора. Биредә һуннарның Көнбатыш явы миссиясен яшь Хәзәр каганатының сәяси-административ реформасы башкара. Болгарларны Төньякка күчерү – тарих океанына батырылган континент «айсберг»ының өстә сиземләнеп калган бер утравы гына. Ә аскы караңгылыкта