Название | Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-02794-6 |
Әнә шул сходкада катнашканы өчен Солтан училищедан куыла.
Реакция башланган чорда Г. Рахманколый бик нык авыру була. Кәримовлардан киткәч, ул үзе дә китап бастыру эшенә керешә. Мәсәлән, «Шерлок Холмс» тан бер өзекне «Угырланган бриллиант» исемендә бастырып сата. Әлбәттә, бу китап кына семьяны мохтаҗлыктан коткармый. Ишле семьяның бердәнбер туйдыручысы булган Габделмәннан абзый 1908 елда нибары 48 яшендә үлә. Семьяны туйдыру Солтан өстенә төшә. Солтан Рахманколый бу вакытта инде тәрҗемәче һәм публицист буларак танылган була. Татар мәктәпләре өчен уку китаплары чыгару эшен, әтисе үлгәннән соң, ул үзе дәвам итә. 1909 елда аның ибтидаи мәктәпнең беренче сыйныфлары өчен «Мөнтәзәм кыйраәт китабы» басылып чыга. 1912 елда исә китапның төзәтелгән икенче басмасы да дөнья күрә. Китаптагы бөтен текстлар үгет-нәсыйхәтчелеккә – дидактизмга корылган. Билгеле, автор барлык урыннарда да педагог әтисенә хас булган сыйфатны – гуманизмны – беренче планга куя. Дәреслеккә кергән текстларда яшәп килгән җәмгыять шартларына кагылмастан гына яхшы, күркәм холыклы булу турында вәгазь укыла. Намуслы булу, ярдәмле булу турында новеллалар китерелә. «Кайчан урамда барганда аягы-кулы богауланган бер мәхбүсне яки бер зәгыйфь хәерчене күрсәң, анларга һичбер вакытта начар күз белән карама. Ул бичараларның күп газап чиккән, күп кайгы күргән бәхетсез кешеләр икәнен һәрвакыт исеңдә тот», – ди автор.
Бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә? Мәгърифәтче Солтан Рахманколый моны шәхси фаҗигадән яки иң күбе һөнәрсезлектән, гариплектән күрә. Шуннан эчкәре керергә аңа мәгърифәтчеләргә хас булган карашлар мөмкинлек бирми. Ләкин аның дәреслекләрендә инде схоластика заманындагы «сагыз чәйнәү» юк. Монда табигать, җир-су, игенчелек, бакчачылык турында сөйләнелә, микроскоп белән дә таныштырыла. Хәтта шул заман укыту программаларының нигезендә яткан дини фанатизм да бөтенләй мәгърифәтчеләрчә, «калак сөягенә әйләндереп» салынган. «Кеше, үзенең киләчәген белү өчен, элек-электән әллә ниләр уйлап чыгара килгән, – ди С. Рахманколый. – Әмма мин боларга ышанмыйм. Төш юрау, фал ачу кебек эшләр – барчасы сафсата, барчасы юк эшләр». Шулай булгач, дин нәрсә соң? Әллә бөтенләй буш нәрсәме? Юк, автор карашынча, дин менә нәрсә: «Минем ышанган нәрсәм шул гына ки, әгәр мин берәүгә усаллык кылсам, үземә дә начар булачак, һәм, әгәр мин бер көн эшләмәсәм, иртәгә, шөбһәсез, ач утырачакмын». Бу караш инде, – гәрчә мәгърифәтчелек белән сугарылган булса да, схоластик диндарлык белән чагыштырганда, бер адым алга таба барыш.
Шундый үзенчәлекле, ләкин каршылыклы фикерләр аның «Кыйраәт китабы» ның икенче кисәгендә дә күзгә ташлана. (Бу китапның соңгы басмасы 1916 елда чыга.) Автор балаларга дөньяви белем бирә: җирнең шар формасында икәнен, физика законнарын, химия фәненең нәрсә икәнен, кешенең анатомиясен, тарихи вакыйгаларны