Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02794-6



Скачать книгу

Рахманколый рухи юлбашчысыз кала. 1913 елның апреленнән башлап Солтан тирән күңел төшенкелегенә бирелә, йомыла. Коточкыч җан газабы башлана. Өйдә ишекле-түрле йөреп, аның шигырьләрен яттан укый. Ләкин күңел һаман да эзләнә, борчыла. Аяклар үзеннән-үзе Яңа Бистәгә өстериләр. Татар зираты. Солтан монда бик еш килә. Үзе белән сеңлесе Мәрьямне дә алып йөри. Тукай үлә, ләкин Солтан аннан аерыла алмый. Шулай юллар аны һәрвакыт Тукай янына алып баралар…

IV

      «Йолдыз» газетасы 1911 елда берничә тапкыр шундый реклама бирә: Русча белергә теләүчеләргә зур сөенеч! Яңа гына басылып чыкты: бу көнгә кадәр татар матбугатында һич мисалы күрелмәгән, һәркем өчен бер нөсхәсе иң кирәкле вә иң файдалы китап «Русча-татарча мөкәммәл лөгать». Мөрәттипләре: С. Рахманколый вә Г. Кәрам. «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» китабы ватандашларымыз руслар илә мөгамәләдә булган зат өчен рус теленең ачкычы хөкемендә булганга иң кирәкле, хосусан: мөгаллим вә мөгаллимәләр, русча укучы әфәнделәр вә ханымнар, имамлар, рус теленнән тәрҗемә итүчеләр, ниһаять, сәүдә әһелләре өчен иң беренче ярдәм вә һәрвакыт янда булдырырга лязем бер әсәрдер»[48]. Татар газеталары, журналлары бу сүзлекнең чыгуына зур игътибар бирәләр. Теләсә кайда бу хезмәткә реклама, рецензияләр басыла. Шунысы характерлы: либераль буржуаз газеталарда бу китапның әһәмияте рус халкы белән татар халкы арасындагы мөнәсәбәтне ныгытуда дип бәяләнә. «Рус лисанының утыз биш мең кадәр сүзе» кергән бу китап «бик кирәкле вә бик файдалы», – дип яза рецензентлардан берәү[49].

      С. Рахманколый бу сүзлекне бик авыр шартларда төзи. Тар гына квартираның өстәле тулы картотека, идән тулы белешмәлекләр, энциклопедия… Язган бер табак кәгазьне күтәреп, «Әхмәтгәрәй Хәсәни вә шөрякәсе» нә китәсең, аннан тамак туйдырырлык аванс аласың. Дөрес, Әхмәтгәрәй Хәсәни – алдынгы карашлы кеше. Солтанның якын дусты була. Шуңа күрә сүзлекне дөньяга чыгару өчен ул хәл кадәре ярдәм күрсәтә.

      Рецензентлар һәм реклама бирүчеләр чыннан да ялгышмыйлар. «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» китабы 1911 елдан алып дистәләрчә еллар буенча татарларга рус телен үзләштерүдә өстәл китабы булып хезмәт итте. Октябрь революциясеннән соң да, 1920 елда, бу китап яңадан чыгарыла. «Лөгатьнең беренче мөрәттибе булган иптәшемез Солтан Рахманколый вафат итү сәбәпле, бу тәбгысында аның ярдәменнән мәхрүм калдык», – дип яздылар сүзлекне чыгаручылар анда. Әйе, бу китап халыкка файдалы хезмәт күрсәтте, аның һәр юлында, һәр сүзендә Солтанның соңгы энергиясе, йөрәк җылысы бар иде.

      «Мөкәммәл лөгать» китап базарында тиз таралып бетә. Ә Солтан инде икенче хезмәтен яза. «Мәгариф» ширкәтендә ул 1912 елда 3000 сүзле «Учебник-самоучитель разговорного языка для русских» дигән китабын чыгара. «Бу өйрәткеч-дәреслек, – ди ул китапка сүз башында, – татар теле белән кызыксынучыларга татар теленең грамматик нигезләрен һәм практик сөйләшү мәгълүматларын бирүне күздә тота». Рахманколыйның бу китабы да эссе чүлгә төшкән яңгыр тамчысы кебек була – ул да тиз сатылып бетә. Русча өйрәнергә теләүче яшьләр шәфкатьсез: матбугат аркылы алар Солтан әфәнденең «кесә лөгате» чыгаруын сорыйлар,



<p>48</p>

Йолдыз. – 1911. – № 664.

<p>49</p>

Шунда ук.

Шөрякә – иптәшләр.

Гаһед итү – ант итү, килешү, вәгъдә бирү.

Шатранҗ – шахмат.

Җисмани – физик.