Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-02794-6



Скачать книгу

аларның барысын да диярлек башта тыныч шартларда һәм аннан сугыш упкынлыгында күрәбез. Язучы канкойгыч сугышның аерым картиналары фонында үз геройларының психологик эволюцияләрен бик оста күрсәтә. Менә укымышлы егет Габделхәмит. Сугышка кадәр ул штабта писер булып хезмәт итә. Русча да укый-яза белгәнгә, аның эше шактый җиңел. Сугыш башлана. Габделхәмит сугышның куркыныч икәнен белә, ләкин нинди була ул сугыш куркынычы, анысын белми. Шуңа күрә ул әле сугышның ялган романтикасы эчендә адаша. Ул, ниндидер геройлыклар эшләп, күкрәк тулы орденнар-медальләр белән өенә кайту турында хыяллана. Ул әле ялгыз шәхес буларак үз даны турында гына уйлый. Сугыш гөрелтесе ишетелү белән, бик нык дулкынланып: «Иптәш! Ишетәсеңме? Әнә аталар… Бу, агай-эне, беләсеңме? Чын сугыш инде бу… чын сугыш! Барып җитсәк иде шунда!» – ди. Ләкин бу әле сугышның үзе түгел, тавышы гына… Габделхәмит, сугыш обстановкасының бөтен детальләренә туры китереп, тәмәке кәгазе кисәгенә (!) әнисенә хат яза. Ул аны мөмкин кадәр әдәби, күтәренке язарга тырыша. Имеш, дошман бер дә ата белми. Габделхәмит, һичшиксез, үлмәячәк, ә киресенчә, күкрәге тулы медальләр белән әнисе хозурына кайтып төшәчәк…

      Ләкин, алгы линиягә килеп кергәч, Габделхәмитнең хыялы бер минут эчендә күккә оча. Беренче снарядларның ярылуы Габделхәмитне тораташтай катып калырга мәҗбүр итә. Элеккеге героизм урынына анда ниндидер аңсыз омтылыш, максатсыз хәрәкәт кенә кала. Дошман армиясе дә, ул уйлаганча, ата белми торган солдатлардан гына тормый икән. Яхшы коралланган дошманның снаряд, пуля яңгыры астында, винтовкасының кая икәнен белмичә, окопта яткан Габделхәмит кинәт кенә үзенең бик көчсез бер шәхес икәнлеген аңлый.

      Язучы монда сугышның тик бер генә картинасын бирә. Реалист буларак, ул сугыш дәһшәтенең кеше психологиясенә тәэсирен, һичшиксез, дөрес тотып алган. Хикәя кечкенә күләмдә, Габделхәмит хикәянең ахырында әле һаман саташу эчендә кала. Әнисенә язган хатында ул әле һаман «Без җиңәрмез, чөнки безнең йөрәкләремез гайрәт вә Ватанга мәхәббәт белән тулы» дигән ялган патриотизм хыялы эчендә кала. Ләкин, Габделхәмит тагын бер-ике мәртәбә снаряд яңгыры астына кереп чыкса, аның рухи эволюциясе тагын да зуррак үзгәрешләргә дучар булачагы инде көн кебек ачык.

      Империалистик сугышның хезмәт иясе массалары өчен ят күренеш икәнлеге аның «Каргыш» хикәясендә бик нык ачыла. С. Рахманколый бу хикәясендә сугыш эчендәге яшь егетнең трагедиясен югары ноктасына җиткереп тасвирлый. Хикәянең герое Гали – Габделхәмиткә капма-каршы тип. Ул – гади кустарь улы, сугыш – аның өчен бөтенләй ят нәрсә. Салкын, юеш окоплар, көзге бураннар аның үзәгенә үтәләр. Снаряд ярылган тавышлар якынрак ишетелгән саен, күңеленә чын курку хисе тула бара… Яшь егет сугышта ике күзсез кала. Аның кайгысыннан әтисе урынга егыла һәм үлеп китә. «Атасының җеназасына Галине җитәкләп алып бардылар…» Хикәя әнә шундый фаҗига белән тәмамлана.

      С. Рахманколый – гуманист язучы. Сугыш дәһшәтен ул куе буяулар белән сурәтли. Аның фикеренчә, сугыш – әрәмгә кан кою. «Хөкемдарларның бер кул