Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов

Читать онлайн.
Название Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп
Автор произведения Ильдар Низамов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03156-1



Скачать книгу

* *

      Агач – гайрәтле пәһлеван. Әмма аның үзен якларга коралы юк. Без яклыйк! Аның кардәшләре.

* * *

      Шәһәрдә бер мәче үз квартирына һава морҗасы буйлап кайтып кергән.

* * *

      Шпалдан шпалга йөгереп… күгәрченнәр җим эзләп, чүпләнеп йөри. Күгәрчен урынымы инде. Нишләмәк кирәк, ашау дигәндә яраклашасың, җайлашасың инде – тамак тәмугка кертә.

* * *

      Малай чакта кычыткан, шайтан таягын чыбык белән «кыйный» идек, дошманнар белән сугышабыз, янәсе. Кычытканның файдасын ашын ашап, мунчада чабынып тиз тойдык анысы, ә менә шайтан таягы чәчәген «адмирал» дигән иң матур күбәләкнең гусеницалары ашап үскәнен әле күптән түгел генә белдем.

* * *

      Яшь юкә корый башлаган. Нигә икән? Җентекләп карыйм.

      Үзәк кәүсәсенең очын кискәннәр.

      Юкә тал яисә америка өрәңгесе түгел, әрсезләр рәтендә йөрми, ул нәфис, нәзберек.

      Ул әле горур да. Башын кистерүгә риза түгел, үлем белән булса да җавап бирми калмый.

* * *

      Кибеттә кеше күп иде. Тик кенә торганда, аяк астында бер эт чинап җибәрмәсенме! Тайпылыштык. Карасак, койрыгын кыскан бер йонлач әрнепме-әрнеп ишеккә таба ашыга. Ник дисәк, аны, әрсез ырылдап, йоннарын кабартып, койрыгын тырпайтып мәче куа килә икән.

      Хуҗа шул! Урамда никадәр генә көчле булсаң да, монда, кибет эчендә койрыгыңны кысарга мәҗбүрсең. Монда синең мохит түгел, ярдәмгә өерең дә юк. Монда мәче хуҗа.

«Теге алан»

      Урманның бу төшенә мин «Теге алан»ны күрер өчен генә керәм. Аңымда, гомумән дә, «Теге алан» дигән төшенчә истәлекле, кадерле бер урын исеме буларак яшәп ята. Быел да ул үзенә тартып китерде. Танымам, эзләп йөрермен, башкалары белән бутамагаем дип курыккан идем. Күңел үзе таныды, әллә нинди – күзгә бәрелми торган тамгалары калгандыр, ахры, әбиләр әйтмешли, язган ризыгың булсамы…

      Читләтеп кенә, сак кына якынаям. Кырыенда ук әле бер усак гөмбәсе очрамасынмы. «Нихәл, син дә аланыбызны читтән күзәтәсең, ахры, иптәшләрең анда җыелып әйлән-бәйлән уйнаганда, син үпкәләп читкә тайпылдыңмы? Юктыр ла, берәр чит-ят күз карамасын дип, әллә сакка чыктыңмы? Үпкәләмә, мин чит-ят түгел, мин үз кеше, мин дә сезнең аланны күптән беләм, анда кәрзин-кәрзин гөмбә җыйган чаклар бар иде; әйдә, аның уртасына бергәләп керик әле.

      Эх, буш бит алан, картая башлаган ике-өч кенә гөмбә калган. Ах, хәйләкәр, әллә син сакчы-хәбәрче, минем якынайганны иптәшләреңә җиткердең дәме, алар яшеренеп тә өлгердеме? Менә бу ике-өч олы гөмбә үзләрен корбан итеп, күз буяр өчен генә калганнармы?

      Ә монысы нәрсә тагын? Элпә капчык?! Ә-ә-ә, узган ел минеке төшеп калган булгандыр. Шулайдыр, шулайдыр, бу бит минем алан, минеке генә, башка кешенең монда аяк басарга хакы юк!

      И-и-и, хыялый да инде мин. Үрелмим дә мин ул капчыкка. Минеке түгел ул. Капчык төшереп калдырганым юк минем, урман чүпләргә мин дивана да, табигать дошманы да түгел. Әнә бит капчык калган урында үлән кыяклары ничек зәгыйфьләнгән, төссезләнгән. Бер юньсезе ташлап киткән инде, үзен чын гөмбәче дип, урман, табигать яратам дип йөргән буладыр әле, юньсез!

      Ярар, ярар, йөрсеннәр. Алан бит барыбер мине көткән. Мине