Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов

Читать онлайн.
Название Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп
Автор произведения Ильдар Низамов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03156-1



Скачать книгу

торгач, каен урманы посёлокка килеп чыга. Йортлар манзарасында аклык тагын да көчәер иде, күңелгә илһам, юаныч бирерлек күренеш булыр иде. Ләкин… Көтелмәгән хәл: монда каеннарны һич танырлык түгел, алар тәмам сүнеп-сүрелеп утыралар – күпчелегенең тузын куптарганнар, корым-мазут белән буяганнармыни, кара көеп калганнар. Шундый ак тәнне яралап, пычак эзе салырга кемнәрнең генә, нинди явызларның гына кулы күтәрелә икән?!

      Кызганып, бер каенның кара ярасын сыйпыйм. Менә хикмәт! Кара кутыр куба икән! Аның астында аксыл-алсу яшь туз үсеп өлгереп килә ләбаса. Һай, рәхмәт төшкере, бик көчле икәнсең бит син, каен! Бирешмисең икән син кансызларга.

      Сөенеп, кара кутырларны берсе артыннан берсен куптарам, каеннарны берсе артыннан берсен агартам.

      Бөтен урманны шулай агартып чыгасы килә.

Кешелеклелек

      Биек-биек йортлар арасына көздән агач-чыбыклар төртеп калдырганнар иде. Яз җитеп, көннәр җылыткач, шул чыбыкларның берсендә ике генә тәлгәш чәчәк күренде. Сирень ләбаса. Ботагында яфраклар да юк үзенең, ә чәчәк аткан!

      Бик купшы да түгел түгелен, ә барыбер матур. Үткән-сүткән барыбер игътибар итә. Малай-шалайның күзе әллә кайчан кызгандыр инде. Җитмәсә, имтихан көннәре – атлаган саен чәчәк кирәк.

      Бер көн аның өчен куркып китәм, ике көн… Юк, тимиләр, шөкер.

      Бар әле бездә кешелеклелек. Бар әле бездә йомшакны, көчсезне жәлләү. Ярдәм кулы сузарга әзер тору бар әле!

Күрә алдым

      Табигатьнең күз ачып йомганчы үтеп китә торган мизгелләре була.

      Язгы чикләвек чукларының шундый нәфис, саф икәнен беренче тапкыр күрәм. Кайда йөргәнмен моңарчы! Җиңел сары чуклар. Кайберләре гәрәбә кебек куе сары. Әмма кояшта барысы да тере кебек яналар. Эчтән җылы бөркиләрдер кебек. Кояштан алган җылыны шулай нур итеп сибәрләр-сибәрләр дә үзләре эреп, бал тамчысы булып төшәрләр шикелле.

      Чыннан да, бал исе килә, ахрысы, әнә бал корты килеп җиткән. Быел чыккан беренче корттыр әле ул чынласаң.

      Бал корты кунганда да, күтәрелеп очып киткәндә дә, чук өстенә бик сизгер караш кына тоярлык алтын тузан күтәрелде һәм сизелер-сизелмәс болыт башка чуклар өстенә очып китте. Шөкер, быел чикләвек күп булыр!

      Икенче көнне алтын чуклар искә төшеп, магнит кебек, аларга тартылдым. Килсәм, күзләремә ышанмый тордым: соргылт алкалар гына асылынып тора.

      Ярый әле табигатьнең серле бер мизгелен үз күзем белән күреп калганмын дигән сөенеч кенә юатты.

Чык бөртеге

      Иртәнге кояшның беренче нурлары төшкәч, моңарчы сүрән генә утырган үләннең тонык яшькелт яфраклары кинәт җанланып китте. Аларның өсләрендә, күз явын алырдай булып, эре-эре энҗе бөртекләре җемелди башлады. Бик тә саф, сокланырлык нәфис иде алар. Чык бөртекләре түгелдер, күктәге кояш ваклангандыр да, бихисап нур булып, яфраклар өстенә сибелгәндер дип уйларлык иде.

      Әмма җанга рәхәт бирүче бу күренеш ничек пәйда булса, шулай тиз генә югалды да. Кояш көчлерәк кыздыра башлагач, энҗе тамчыларының авырраклары суга сусаган үләнгә ширбәт булып аска тәгәрәде, җиңелрәкләре исә,