Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов

Читать онлайн.
Название Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп
Автор произведения Ильдар Низамов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03156-1



Скачать книгу

тереклек билгесе икән.

Хатынмы, ирме баш?

      Дәрәҗәле генә җитәкчегә яшьләр җыелышында сорау бирделәр: «Гаиләдә ирме, хатынмы баш булырга тиеш?» Бер генә сүз белән җавап бирмәде. Грек галимнәре алай дигән дә, рим галимнәре болай дигән дип, ир дә, хатын да баш була ала дигәнрәк нәтиҗә чыгарды. Әмма мондый икеле-микелелек аның, чын татарның асылына туры килми иде, үзенә дә ошамады бугай, азактан сүзен:

      – Ире тиле булса, әлбәттә, хатыны баш була инде, – дип бетерде.

Фәридә + Мансур

      Кайтыр юл куе урман аша үтә. Монда әле кояш нурлары хуҗа була алмаган – салкынча. Көртләр биек, чаңгы эзләре дә тирәндә.

      Зур карама төбендә тукталып калам. Кар өстендә «Фәридә + Мансур» дип язылган. Аптыраудан башны чайкап, уйланып торам. Аптыравым бу кешеләрне белмәүдән түгел, беләм мин аларны.

      Моннан өч ел элек шушы юлларда танышып киткән идек. Икесе дә яшь, икесе дә чибәр. Бер заводта эшлиләр. Һәр ялны диярлек чаңгы шуарга чыгалар.

      Алар белән танышканнан бирле мин, шушы урман авызына кергәч тә, зур карама төбенә күз ташлый торган булып киттем. Анда йә «Фәридә», йә «Мансур» дигән язу һәм алга төбәлгән ук сурәте була. Яшьләрнең кайсы алдан чыга, шунысы үзенең киткәнлеген белдереп, иптәшенә тамга калдыра. Озак та үтми арттан йә Фәридә, йә Мансур куып җитә, минем белән баш кагып кына исәнләшә дә кар бураны уйнатып, узып та китә.

      Очрашкач, алар әле җай гына шуып, сөйләшеп баралар, әле көлешә-көлешә куышырга тотыналар, аннан кеше күзеннән дә, җилдән дә ышыграк урын табып, серләшеп торалар.

      Менә өч кыш рәттән инде шулай дәвам итте. Ә бүген язу әнә ничек үзгәргән: икесе бергә, җитмәсә әле, «+» дип тә өстәлгән. Ни хикмәт икән бу? Аптыравымның сәбәбе менә шул «әдәпсезлек»не аңламауда иде. Әмма ул сер дә озакламый чишелде.

      Урман эчендә берничә якты алан бар. Җәй көне аларда куе үлән үсә, күрәсең. Чөнки кышын алан саен берәр печән богылы салынган була. Әле менә шул аланнарның берсенә, яртылаш калган богыл-кибән янына килеп чыктым. Ни күрим: Фәридә белән Мансур чаңгыларын салганнар да сыенышып печән өстендә утыралар.

      Кеше килгәнне ишетеп, яшьләр җәһәт кенә тордылар да, уңайсызлануларын күрсәтмәскә тырышып, өсләрен каккандай, чаңгыларын рәтләгәндәй иттеләр. Мин аларга артык текәлеп карамыйча, баш кагып кына үтмәкче идем, булмады, чаңгыларын эләктереп, каршыма чыгарга да өлгерделәр.

      – Котла безне, абзый, кичә туебыз булды, – диде Мансур, Фәридәсен карашы белән иркәләп, ә тегесенең бит алмалары күз алдында кызара башлады, карашы чаңгы очларына ук төште.

      Котлау сүзләремне аннан-моннан гына алдылар да куыша-куыша китеп тә бардылар. Чыннан да, дөнья җәннәт иде аларга бу минутта.

      Ә мин нигәдер карама төбендәге язуларны, гел алга әйдәп торган ук сурәтләрен янә күз алдына китердем. Күңел түренә сизмәгәндә генә сәер моңсулык шуышты. Киләсе кышта алар чаңгы шуарга икесе бергә чыгарлар инде, агач төбендә тамга-фәлән калдырып тормаслар. Ә бит ул язулар миңа кызык бер юаныч иде.

      Бәлки, мин юкка пошынамдыр. Шушы сихәтле юлларда яңа Мансурлар, Фәридәләр танышмаслар