Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

яткан Яхъяга эндәште:

      – Тор, олан, кузгалабыз!

      Ике тәгәрмәч эзе уртасында шактый такырайган ат сукмагы ярылып яткан дала юлыннан җирән алаша шәп җилдерә. Өстендәге җайдагы гына бераз сәер кыяфәттә – гүя корсаклы хатын. Баксаң, ялгызы түгел икән бит юлчы, алдында чәүкә баласы сыман бер малай утыра. Әйе, ат өстендә алар һаман икәү. Шуңа карамастан алаша өзлексез юырта, адымлап барганда да шактый нык алдыра. Шулай булмый ни, Уралның бу як итәге буйлап кулайрак җәйләү эзләп йөргән мәшәкатьләр артта калды. Табылдык малайны күз яшедәй саф сулы күлдә ком вә күбекле үлән белән ышкып-ышкып югач, Яхъяга яңа сауган сөт эчерә-эчерә көтүченең хәзинәдә барын ашатып, аны хәл алдырган өч көн эчендә алаша да хәйран гына егәр алып өлгергән иде. Абдулланың Урал алды буйлап уралып йөрүе бушка китмәде. Язмыш аны Җомагыл атлы киң күңелле бер башкорт җәйләвенә алып килде. Хуҗа үзе дә, аның кыр казахларыннан булган ике көтүчесе дә гаҗәеп юмарт, кешелекле булып чыктылар. Ашау-эчү, байларча ук булмаса да, шактый мулдан иде, хәтта ки көн саен калҗа, кымыз кебек нигъмәтләрдән дә авыз итәргә туры килде. Анысыннан да бигрәк, тәмам бетәшкән Яхъяга сөте мулдан. Тустаганлап та, агач чиләккә капланып та эчте малай – күзгә күренеп хәлләнде.

      Алары үлем чигенә җиткән Яхъя өчен җир өстендәге җәннәт булса, җәенке киң битле, каратут йөзле, кәҗә сакаллы, тулып-ташып килгән Җомагыл агай белән очрашу Абдуллага үзе бер бәйрәм иде. Хикмәт шундадыр ки, җәйләү хуҗасы киң башкорт далаларындагы хәлләрдән хәйран гына хәбәрдар, өстәвенә җайлап кына тезеп, очын очка ялгап, җор тел белән сөйли дә белә.

      Өч көнлек сүзнең сөземтәсеннән шул мәгълүм булды Абдуллага: ил-җирдә әлегә иминлек иминлеген. Мәгәр далада көне-ае белән ишәя барган типтәр-бабуллар арасында ниткәндер ризасызлык, канәгатьсезлек көйри, коткы күперә, яшенле яңгыр алдыннан гына була торган тымызык ыгы-зыгы кайный, имеш. Булыр да, типтәрләр вә бабуллар – төякнең иң хаксыз-хокуксыз, изелгән-тапталган бәндәләре. Туган-үскән җирләреннән кубарылулары гына җитмәгән, монда күченеп килүләренә, җир дия-дия, башкорт асабаларына коллыкка төшкәннәр. Ул мескеннәр зарланмый кем зарлансын тагын.

      Ярый, ни булса да булыр, туасы көннәр барын да аныклар. Хәзергә ил-җир хәлләрендә гаме юк әле Абдулланың. Күңеле күтәренке, нияте, – тизрәк Карышбашка кайтып, Яхъя дигән ошбу йон йомгагын атасына калдыру. Аннан инде иркенләп Уран иләвенә бару, теге ыгы-зыгылы гаиләне иминләп кайту. Шунысы аяныч: шушы малай актыгы аркасында төп юлыннан язды. Менә бар инде хәзер сораша-сораша. Син ашыксаң, ул кабалана дигәндәй, кирәк чакта юлы аулак, авыллары да сирәк очрый бит әле аның.

      Ятим малай белән сөйләшә-сөйләшә, бәләкәй генә инеш ярында төн уздырганнан соңгы көндә юлы җанлана төште Абдулланың. Берәмләп тә, төркем-төркем булып та бер якка таба атлаучы җәяүлеләрне узып китте, ат менгәннәре исә аны басып җитте. Барысы да бер тарафка ашыгалар. Шунысы сәер: күбесенең кулларында күсәктәй саллы таяклар, билләренә чукмар кыстырганнары