Название | Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь |
---|---|
Автор произведения | Зөлфәт |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | Шагыйрь мөнбәре |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-52-9803300-8 |
Табигать үзе беркем дә кермәслек иттереп бикләп куйган афәтле зонага – авазлар болганышына, тәвәккәлләп, мин япа-ялгызым барып керәм. Сүз белән күзгә-күз калам. Якалашам. Маңгайга-маңгай киләм. Ниһаять, мин аны буйсындырам, Хаостан алып чыгам, үзем генә белгән көйгә сеңдерәм. Гомерлек дошманым булган кодрәтле сүзне үземнең гомерлек дустым итәм. Иң яратмаган сорауларым: «Шигырь ничек языла? Иң яраткан шигырегез кайсысы? Бу шигырь ни хакында?» Бәй, алай булгач, аңлатыгыз миңа: таң ничек сызыла? Иң яраткан таңыгыз кайсысы? Таң ни хакында?
Ихлас сүз шыпырт кына, күзгә карап кына әйтелә. Мәхәббәт хакында мәйданнарга чыгып кычкырмыйлар. Гади сүз кайчан шигырьгә әверелә? Моны миңа бергәләп көтү көткән бабай бик гади генә иттереп аңлатты:
– Пәке-пычак та тидермә! Кулың белән дә кагылма! Әмма шушы чыбыркы сабын кыскарт! – диде ул.
Уйлый-уйлый тәмам диванага әверелә яздым бит, әй!
Кызганды булса кирәк, бабай кеткелдәп көлеп куйды да:
– Сере бик гади аның, олан, – диде. – Киресен түгел, киредән уйларга өйрән... – Һәм ул үзенең озын чыбыркы сабын минем кыскарак чыбыркы сабы янына куйды да: – Йә, кыскардымы? – диде.
Ә без һаман сап кыскартабыз, дип, гел каерылып балта чабабыз.
Мактана килдек: «Татар поэзиясе – солдат поэзиясе! Безнең поэзия – көрәшчеләр поэзиясе! Көрәшчеләр кирәк!» Ә татар, борынгыдан килгән каргышлы язмышы хакында эченнән сызып, болай дип сыкранган:
Карадагынай урман... Караңгы төн...
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә...
Заманалар авыр... Юллар ябык! –
Дус-иш кирәк дөнья көтәргә...
Колонизатор ыштыр урынына салып таптаган халык язмышы хакында язылырга тиешле меңәр томнарга тора бу дүрт юл. Татар язмышын аңлатыр өчен, бүтән сүзләр эзлисе юк. Татар поэзиясе – каргышлы язмыш поэзиясе. Калганы – ялган.
«Юллар ябык!» – Безнең язмыш тамгасы әнә шул. Моны беренче тапкыр кем, кайда җырлады икән? Тукмалган халык, шушы җырга тотына-тотына, бүгенгесенә килеп егылган. Бу җырны оныткан яшьләребез нәрсәгә тотыныр? Башаклы тагаракка баш тыгып мыркылдаудан туктап, йолдызларга күз салган һәр дуңгыз – шагыйрь. Көрәшкә чакыру – вәхшилек.
Көрәш – талау, үтерү, көчләү, җимерү, мыскыллау-рәнҗетү. Көрәш – кыргыйлык гамәле. Аның максаты – җиңү. Җиңү – җирәнгеч тантана. Асыл шигырь догага тәңгәл. Аның башка тәһарәтсез сүзләрдән аермасы әнә шунда. Асыл сүзләр шагыйрь теленә эләгүне көтеп тилмерә. Дөньяны аңларга түгел, аңлатырга маташу – шагыйрьнең һәлакәте.
Дан-алкыш өчен шигырь язу – гөнаһ. Үз шагыйрьләрен акча өчен шигырь язарга мәҗбүр иткән җәмгыять икеләтә гөнаһлы. Чөнки ул Ходай Үзенең яраткан бәндәсенә генә биргән сирәк бүләкне – Талантны үзенең шәхси мәнфәгатьләрендә файдалана. «Ходай» сүзен ялварып түгел, сатып ала. Минем шигырьне укыгач, кыз белән егет үбешә икән, яшәвемнең мәгънәсе бар, димәк. Минем шигырьне укыганнан соң кемдер бүтәнне