Бөртектән – көшел (җыентык). Ильдар Низамов

Читать онлайн.
Название Бөртектән – көшел (җыентык)
Автор произведения Ильдар Низамов
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2016
isbn 978-5-298-03156-1



Скачать книгу

басылырга уйламый, ә күңел басынкылыгы нигәдер кимегәннән-кими. Каян килә күңелгә мондый илһам, дәрт, ә сулышка шундый иркенлек, тәнгә җиңеллек? Нидән бу?

      Ис! Истән икән бит, истән! Нарат исе, чәер исе ләбаса! Саф, тәмле, салкынча нәфис ис.

      Чәер исен моңарчы да иснәгән бар иде. Кояш кыздырганда нарат урманына килеп керәсең – куе чәер исеннән хәтта башларың әйләнеп китә. Тәмам хәлдән тайганда, чыршы сагызныкын иснәп тә өйгә кайтып җитәрлек көч-дәрман алган бар.

      Ә бүгенгесе үзгәрәк ис иде – нарат урманында менә шушындый мәхшәрле бураннарда гына чыга торган, табигать балаларына сирәк эләгә торган, әмма бик тә сихәтле нәфис бер ис иде…

Бездән ниләр калыр

      Йорт-кура тирәсендә матавыкланганда салкынрак, шыксызрак булып китсә, көндәлек курткаларга ышаныч кими дә әтинең тунын алып киям. Әтинең үзе кебек үк кыска-курач, гади-җайлы гына. Тышы – нык кара постау, якасы – сарык мехыннан, әле дә кыршылмаган. Тегелеше дә тышта эшләп йөрергә бик кулай – бүгенгеләрнеке кебек бүселеп-тырпаеп торган төшләре, погон-чуклары, кирәкмәгәнгә елтырап торган калай каптырмалары юк, төймәләре дә – бармакларга өй, агач җылысы бирә торган кара сумала төймәләр.

      Нишләп шулай кадерледер инде ул ата-баба әйбер-сәйберләре! Кайберәүләр инде мәрхүм әби-бабай, әти-әни киемен кияргә, әйберләрен тотарга чиркана, җирәнә. Безнекеләр үз үлеме белән, чиста, пөхтә хәлдә вафат булды. Кием-салымнары үзләре ничек юылган, үтүкләнгән хәлдә элеп яисә төреп куйган булса, шул хәлдә саклана.

      Тора-бара шуларны киясе, тотасы килә башлый. Кигән береннән тәнгә тәмле, җылы рәхәт тарала, җан тынычланып китә. Иң рәхәте шул: нәрсә кимә, кулыңа нәрсә алма – алардан күңелдә ышаныч арта, җанга тынычлык иңә. Хатирә дә эчке бер көч-куәт бирә икән!

      И-и-и, ат-чаналы озак-озын юлга әти белән чыкканда бабайның җылы толыбына төренеп рәхәт кичүләр! Беркайчан да хафа-казага юлыкмый идек. Ә бүген менә әти туны шундук шыксызлыктан, калтыраудан коткарды.

      Безнең киемнәр дә балаларга җылы, көч, өмет бирерме?..

Җәйдән хәбәрче

      Бер шофёр дустым шәһәр кырыендагы автобазага мунчага чакырган иде. Хуш исле каен себеркесе белән чабынып чыктык та салкынчарак бүлмәдә изрәп утырабыз. Тыныч, рәхәт…

      Ә тышта кышның зәһәр бураны ыжгырып калган иде. Шуны хәтерләптер, инде җан-тән мондагы җылы, тәмле ләззәттән отыры ойый, ойый…

      Шулай да яшәмеш дөньябыздан да бөтенләй аерылганбыз дип булмый – колакка ниндидер бер чең-чең, зең-зең иткән тавыш килгән кебек. Нәрсә тавышы икәнен дә тәгаенләп бетереп булмый үзе, әмма ул колакка керә бара, зиһенне, хәтерне әкренләп уята бара… Карале, күз алдына җәйге тугай, чәчәкләр, эссе көн пәйда була түгелме, хәтта печән исе дә тоемлана бугай, ә колакта…

      Чикерткә тавышы бит! Чикерткә зеңгелди, чеңгелди ләбаса!

      Менә зиһен уянды. Күз дә ачылды. Шуны сизгәндәй, чикерткә дә җанланып китте, зеңгелдәпме-зеңгелди. Йә, рәхмәт төшкере, җан иясе, ничекләр генә килеп эләккәнсең син, бахыр, монда – газ-бензин исе, тимер-томыр белән тулы гараж эченә. Авыл басуларына ашлык, печән-салам ташырга