Название | Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр |
---|---|
Автор произведения | Адлер Тимергалин |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2014 |
isbn | 978-5-298-02800-4, 978-5-298-02801-1 |
Бу иртәне мин бик озак аңгы-миңге булып утырдым. Әни көчләп бер тустаган чәй эчерде, «артык сүз ычкындырма» дип кисәтеп, мине мәктәпкә озатты. Ишегалдына чыккач, Азатларның сыеры мөгрәп тавыш бирде бугай, ләкин мин әле һаман айнып җитә алмаган идем, көтүгә куылмый калган мәхлук турында мәктәптә генә уйлап куйдым һәм шундук «ә Музгарка?» дигән сорау миемне бораулый башлады. Нигәдер, белмим, бу сорау миңа иң әһәмиятлесе булып тоела иде. Әгәр шуңа җавап тапсам, бөтенесе дә ачыкланыр, бөтен сорауларыма җавап алырмын кебек иде.
Бу көнне минем башыма укытучыларның ярты сүзе дә кермәде. Классташларыма рәхмәт, күз карашларында һәм тел очларында олы сорау билгесе сизелеп-күренеп торса да, ник берсе төнге вакыйгалар турында төпченсен. Ә бәлки, алар миннән күбрәк тә белгәннәрдер? Укытучылар да мине тактага чакырмадылар.
Дәресләр беткәч, өйгә ашыкмадым. Кирмәнгә илтә торган таш юл буйлап авылны чыкканчы берүзем генә бардым да бардым. Инеш аркылы Николай патша заманнарында ук салынган күперне үткәч, күңелем сизгәнне, эзләгәнемне таптым… Юл читендәге канау төбендә ак маңгайлы бәләкәй Музгарканың канлы гәүдәсе ята иде…
– Менә, күр, Маяковский әйтмешли, «серпастый-молоткастый», – диде миңа Азат һәм өр-яңа паспортын сузды.
Мин Сәйдәшев Азат Нәҗип улының паспортын ачып карадым.
Фоторәсемендә ул чак кына яшьрәк күренә, һәм аның чыраенда әүвәлге, минем хәтердә калган Азат чалымнарын да, шул ук вакытта ир уртасы Нәҗип абыйга охшашлыкны да шәйләп була иде. Ә бит, баксаң, бүгенге Азат кичәге Нәҗип абыйдан өлкәнрәк… Икебез дә өлкән, күпкә тәҗрибәлерәк, күпкә хәбәрдар. Без хәзер әтиләребезнең коточкыч нык ялгышканлыгын, самими рәвештә «иблис» кә хезмәт итүләрен беләбез, һәм бу «белем» Азатны да, мине дә вакытыннан элек чаларткан.
Әйе, мин Азатның кечкенә генә фотосына йотлыгып карадым: күзләре шул ук, тик аларда әйтеп бетергесез моң, сагыш бар. Маңгай сыры артык нык сызылган, чигә чәчләренә кырау төшкән. Ияге генә бирешмәгән, буйсынмаслыгын белгертеп, алга чыгыбрак тора.
– Синең тору кайда соң әлегә? – дип сорадым мин, Азатның кулына кагылып.
– Гостиницада. Юк, Казанның үзендә түгел, Яшел Үзәндә. Бер бүлмәле квартира вәгъдә иттеләр, менә паспорт күтәреп баргач, ордер бирәчәкләр. Шул ук шәһәрдә, бүлмәне барып күрдем инде… Дөрес, беренче кат, кояш кичен генә төшә… Ләкин мин канәгать, тирә-юне яшеллек кенә…
– Яшел Үзән Россия күләмендә иң чиста шәһәр исәбендә йөри, ялгышмасам, былтыр аңа хөкүмәт бүләге дә тапшырылган иде… Үзең ялгыз гына инде, алайса?
– Ялгыз.
Чит җирләрдә оя кора алмаган, күрәсең.
– Материаль якларың?.. Кысынкы булса, мин ярдәм итә алам, Азат.
– Рәхмәт, кирәкми. Бераз хәстәрләгән акчам бар…
– Нинди эшкә урнашырга ниятең?
– Мин бит шофёр. Йөк