Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр
Автор произведения Адлер Тимергалин
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02800-4, 978-5-298-02801-1



Скачать книгу

Беренче секретарьның курчактай киенә торган Светлана исемле кызы гына бездән югарырак, ләкин ул берәү белән дә аралашмый, борын чөеп йөри шунда.

      Азатның берсеннән-берсе кече ике энесе бар: Айдар белән Роберт. Алар инде гел безгә тагылу ягын карыйлар, дөнья бетереп елап булса да арттан иярәләр. Робертны ярата идем мин. Ул да мине үз итә, сүземне тыңлый, хәтта өйдә көйсезләнә башласа, стена аша шакып кына мине дәшеп ала торганнар иде…

      Ә безнең эш муеннан бу дөньяда. Утын кисү, җәен көтүдән сыерны каршы алу, кышларын мал-туарга башак салу кебек вак-төяк мәшәкатьләр безнең өстә. Шулай да, авыл малайларыннан аермалы буларак, көн безнеке, туп тибәбез, кәшәкә сугабыз, шәмәйле уйныйбыз, балыкка йөрибез, китап укыйбыз, кышын чаңгы тагабыз. Азатларда лото, кытай бильярды белән вакыт уздырабыз. Ниндидер бер татарча китаптан укып, «Диңгез сугышы» дигән уен да өйрәндек… Әлегә велосипед (аны минем әби «мөсәппиха» дип йөртә) педале әйләндерергә аяк җитеп бетми, ләкин әтинең эшсез яткан көзгедәй ялтыравык коршаулы велосипедын, мөгезеннән тотып, ишегалдына алып чыккалыйбыз инде.

      «Чапаев» фильмын өч тапкыр карадык. Кулак әтисенең явыз ниятләре турында хакимиятләргә хәбәр иткән пионер Павлик Морозов – безнең өчен үрнәк, аэропланында күпер астыннан очып үткән Валерий Чкалов – идеал. Шулай да курку белмәс чик сакчысы Карацупаны яратарак төшәбез бугай, чөнки ул гадирәк, безнең өчен аңлаешлырак. Райбашкарма атларын караучы агай биргән көчеккә мин, Карацупага ияреп, Индус исеме куштым. Ә Азатның бәләкәй эте Музгарка исемле. Рус язучысы Мамин-Сибирякның «Суыксу буенда кышлау» дигән искиткеч тәэсирле, ул чор мәктәп дәреслегенә дә кергән хикәясеннән бусы. Акбай, Сарбай, Дүрткүз, Актырнак, хәтта Такташның Караборыны кебек матур-матур эт исемнәре безгә артык гадәти булып тоелган, күрәсең.

      Жюль Вернның «Серле утрау» романы татар телендә өч китап булып басылып чыккач, Азат Музгаркасын андагы акыллы эт исеме белән Топ дип атап маташкан иде дә, Музгаркабыз яңа исемне колагына да элмәде, хәтта холыксызланды, шулай Музгарка көенчә калды. Их, Музгарка, Музгарка, нинди тугрылыклы эт идең син… Хәер, бусы турында соңрак әйтермен әле.

      Тагын бер балачак хыялыбыз бар иде безнең. Мәскәүдә бөтен дөнья күләмендә иң биек бина – Париждагы Эйфель манарасын гына түгел, мактанчык американнарның «күкне тырный торган» йортларын да уздырачак Советлар сарае салыначагы турында ишеткәч, шул сарайның иң биек җиренә менеп, «ура!» кычкырасыбыз килә иде. Бу хыялый һәм юләрсу проект бездән тормаган сәбәпләр аркасында тормышка ашырылмый калды…

      Без гаиләдә ир-ат тәрбиясе күрмичәрәк, хатын-кызның йомшак кулы астында үстек. Чөнки әтиләр районнан кайтып керми, гомерләре бетмәс-төкәнмәс җыелыш-киңәшмәләрдә, әллә ниткән бюроларда уза. Алар эштән кайтканда, инде радионың кара тәлинкәсе шыгырдап арыган була, бала-чага күптән таралып ятып йокы сүтә, әниләр генә зур мичле кухня бүлмәсендә сүнәр-сүнмәс җыр сузган самавыр янында, терсәкләренә таянып, «Совет әдәбияты» журналын укып утыралар. Без исә аларның шом эчендә, ут йотып, афәт көтеп яшәгәнлекләрен