Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр
Автор произведения Адлер Тимергалин
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2014
isbn 978-5-298-02800-4, 978-5-298-02801-1



Скачать книгу

арабыз бозылган чакны хәтерләмим, бәхәсләшү, ярышу-узышуларсыз түгел, билгеле, ләкин яшь әтәчләр кебек кыдрачланып сугышканыбыз булмады.

      Алай да… Бермәлне, язгы җепшек көнне, урам малайлары, ике командага бүленеп, сугыш уены уйнадык. Төрлебез төрле «халык» булганга, бүленгәндә, такмаза әйтеп санап бүленү, сыйнфый яктан димме, дөресрәк булачак иде. Ялгышмасам, безнең такмаза мондый иде:

      Сагалдырык сары тай,

      Тугылдырык туры тай.

      Җиккән атым алмачуар,

      Тарыллаган тор да чык!

      «Тарыллаган» сүзе ни мәгънәле булгандыр – хәтеремнән чыккан, ә бәлки, сүзен үк онытканмындыр.

      Сыйныфка карамыйча бүленү сәбәпле, Азат белән мин төрле командаларга эләгеп, мин – «кызыллар», ә ул «аклар» ягында калдык. Менә шулчакны мин өер дигән нәрсәнең нинди зур психологик көчкә ия икәнлеген аңладым. Аңлый яздым дисәм, төгәлрәк булыр. Өер берләштерә, туплый, укмаштыра; кешенең ихтыярын, шәхесен чикләп һәм йөгәнләп, күмәклеккә буйсындыра. Соңыннан дөнья мине, гомумән, фирка-партияләргә бик сак карарга өйрәтте, чөнки алар кешеләрне берләштереп кенә калмыйлар, бәлки берәүләрне икенче берәүләрдән аералар гына. Партия дигән нәрсә, асылда, хайвани өер инстинктына хезмәт итә, минемчә. Ә теге көнне мин иң эре кар йомарламнарын, усалланып, Азат дустыма төбәп аттым, ул да миннән калышмады. Минем кар ераграк оча, аның каравы Азат җитезрәк булу өстенә турырак та бәрә, һәм, гадәттә, икебезгә дә бер чама эләгә иде.

      Ничектер, абайламый калганмын, саллы бер йомарлам кар сул күземә килеп тимәсенме. Күземне ачсам, яңа яуган кар, бәс сарган агач ботаклары кызгылт төскә кергән кебек тоелды. Азатка аркан борылып, җиргә тезләндем дә салкын учым белән күземне капладым.

      Әле генә «ура» кычкырып, сөрән салган яшьтәшем атылып килеп җитте:

      – Илдар! – дип дәште ул гаепле тавыш белән. – Ач әле күзеңне… Кан сауган. Әйдә, чаптык! Әни янына, парт-кабинетка, анда аптечка бар!

      Парткабинет якын гына, өч-дүрт минуттан без Азатның әнисе Шәфыйка апа янында идек инде. Ул сорашып-нитеп тормады, безне ярты сүздән аңлап алды, тиз генә графиннан су агызып, минем күз тирәләрен сөртте дә, күз кабагымны күтәреп карагач, җиңел сулап куйды.

      – Хәзер больницага барыгыз, окулист карар, мин шалтыратырмын. Йөгерегез! – диде.

      Табибә караганнан соң, икебез дә тынычландык шикелле.

      – Ну, Наполеоннар… – диде табибә апа, – әллә ни куркыныч юк. Бер-ике атнадан рәтләнер. Көн саен иртә-кич менә шушы рецепт белән алган даруны тамызырсыз… Шулай да уеннан уймак чыкмасын өчен сак булырга киңәш итәм, – дип бармак янады ул, елмая төшеп.

      Нәкъ менә елмая төшеп, чөнки аның елмаюында ниндидер бер киеренке ясалмалык сизелә иде.

      – Ә кан… каны бетәрме? – дип сорады Азат.

      – Бетәр. Эреп таралачак ул.

      Чыннан да, өч атнадан күз бәбәгемә төшкән кызыл тап юкка чыкты. Моны миңа көн саен иртә-кич зур лупа тотып күземне карарга йөрүче Азат беренче булып әйтте. Ничек шат һәм бәхетле иде ул бу кичне! Ә Азатның үзен гаепле санап кайгырып йөрүен, төннәрен