Безнең язмыш. Анас Хасан

Читать онлайн.
Название Безнең язмыш
Автор произведения Анас Хасан
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 1988
isbn 978-5-298-03060-1



Скачать книгу

әйтүенчә, „51нче“ дә яшь медицина офицерлары эшләре турында әз уйлыйлар, күбрәк Хабаровскига барып күңел ачып йөрергә яраталар икән… Анысын һәм башкасын да ничек тәртәләренә кертеп җайга салу әмәлләрен беләм. Менә шулай, язмышым мине тагы шул якка тарта. Фатир мәсьәләсен белештем. Инде анда берничә биш катлы йорт салынган. Шулай булгач, тәвәккәлләп, ризалыгымны бирдем. Ник дисәгез, ул якның табигате, ел фасыллары бу җирнекенә караганда күпкә әйбәтрәк – йомшак. Анда яңа елга хәтле диярлек озын, коры, җылы көз. Тайгада кыргый йөземенә, кедр чикләвекләренә хәтле үсә. Хабаровск базарының Свободныйныкына караганда аермасы чагыштыргысыз зур. Азык-төлек белән тәэмин итүләре дә мулрак. Олы шәһәр тирәсендә тормыш яхшырак җайга салынган була. Кирәк икән, барып кайтырга да мөмкин ич. Аннары, иң мөһиме, вакыты җитүгә, майор мәртәбәсенә дә ирешәсең. „Майор“ латинчадан зур, олы дигән сүз. Өлкән офицер разрядына керә. Майорның хезмәт халәте һәм айлык акчасы бөтенләй бүтән. Мәрзияне дә истән чыгарырга ярамый. Яшәгән җиребездән аның күңеле тәмам бизгән иде инде. Наугадов киткәннән соң, командующийның яңа урынга билгеләү боерыгын байтак көтәргә туры килде.

      Наугадов кеше мәнфәгатьләрен кайгыртырга ашыкмый иде. Җиде тапкыр үлчәп, бер кисә. Үшәнрәк тә. Мәгълүм, көткән кешегә һәрчакта озак тоела. Анысы да бар. Беренче кар явып, ката башлаган җиргә ята башлагач кына, ниһаять, кирәкле боерык килә! Ул чакта Братаненко, демобилизацияләнеп, үзенең туган Ак Чиркәү шәһәренә бөтенләй күчеп киткән иде инде. Ул анда лаеклы ялына чыкканчы ук өй юнәтеп өлгергән. Дивизия табибының вазифаларын исә вакытлыча Панкратов үти иде. Эпидемиология курсыннан күптән түгел генә укып кайткан кеше. Братаненко урынына бөтенләй кунакларга өметләнә. „Мин сине үземнең эпидемиолог урынына тәкъдим итәргә җыенган идем, ник китәсең? Бергә яхшы хезмәт иткән булыр идек!“ – диде. Билгеле, миңа монда да күтәрелерлек урын табылган булыр иде, тик, күңел ятмагач, кызыгы бетте. Мин мөстәкыйльрәк булырга телим. Әйтергә кирәк, М. М. Панкратов белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы иде. Аның миңа бер усаллыгы да тимәде. Дөнья күргән Аlma mater шәкертләре ич. Братаненко да аттестациядә: „Эпидемиолог эшенә лаеклы“ – дип язган иде. Панкратов, начальство арасында йөреп, шактый шомарды. Бәлки, ул әйткәнчә дә начар булмас иде, тик минем язмышым хәл ителгән инде, үкенергә урын калмаган. Дөресен әйткәндә, Панкратов бик булдыра алырлык кеше түгел, байтак вазифаларын минем җилкәмә аудара иде. Ә минем аның колы буласым килмәде. Ишеткәнемчә, миннән соң ул да урынында озак утыра алмаган, каядыр көнбатышка күчкән. Уем рас килгән. Ләкин миңа, ул көнбатыш якларына ирешкәнче, байтак кына көнчыгышта һәм Себердә ат урынына хезмәт итәргә туры киләчәк. Шунысы кызык, бу якларда офицерлар нинди генә урын биләп хезмәт итсәләр дә, әмма гел көнбатыш частьларына күчәргә омтылалар. Уралның бу якларын Тын океанга кадәр кыргый дип таныйлар. Һәм сөеп бетермиләр. Бәлки, монда тумагангадыр, үз итмиләр… Урыслар бу якларда, ни әйтсәләр дә, килмешәкләр шул.