Безнең язмыш. Анас Хасан

Читать онлайн.
Название Безнең язмыш
Автор произведения Анас Хасан
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 1988
isbn 978-5-298-03060-1



Скачать книгу

көт! Нык торырга туры килә. Өч яңа медпунктка округ медокладыннан тиешле җиһазлар, прибор-аппаратлар яздырып аласы бар. Ашханәләрнең, казармаларның, өч шәһәрчекнең арулыкларын кайгыртып, тикшереп торасы бар. Өлкән табиб – үз өлкәсендә милиционер да, прокурор да, эпидемиолог та, эшләрне оештыручы җитәкче дә! Бөтен башкарасы эшләрне күз алдына китерәм дә, хезмәттәшләрем белән башкара алуыма нык ышанам. Ниятләрем пакь, белемем һәм тәҗрибәм җитәрлек.

      Яңа кешене көтеп кенә торган сыман, эшлисе эшләре бигрәк күп җыелган. Элекке өлкән табиб Ушаков (медицина флоты офицеры) бүгенгесен һәм иртәгесен кайгыртып, баш ватып маташмаган. Моннан ычкыныр ягын гына караган. Әйтерсең бүтән җирдә эшләргә кирәкми! Ахырда җаен табып тайган. Җитәкчеләренә карап, башка медицина офицерлары да юлдан язып беткәннәр диярлек. „Солдат йоклый – хезмәт бара!“ дигән яраксыз әйтемгә буйсынганнар, күрәсең. Ничек тә этеп-төртеп, үзләрен ялыктырмый-борчымый яшәргә тырышканнар.

      Кичке алты җитүгә, беркемнән дә рөхсәт алмыйча, Александров, санитар машинасына утырып, хатыны янына Хабаровскига, ә аның артыннан өйләнмәгән Стецюк та трай тибәргә элдерәләр! Гаиләсе монда булса да, Бескоровайный да алардан калышмый. Дивизияләре һәм РТБ табибларсыз кала. Ул-бу була калса, аларны эзләп кара! Икенче көнне арып-талып, еш кына махмырдан да арынып бетмичә, сәгать тугызга-унга көчкә дивизияләренә киләләр һәм ял итеп алу форсатын эзли башлыйлар. Ә инде ялга шимбәнең төшке ашын ашагач ук ычкыналар. Бу инде калганнарның җилкәләренә салыну дигән сүз. Катлаулы медицина вазифалары фельдшерларына һәм санинструкторларына кала. Ә алар инде чамалы белемнәре җиткәнче генә эшлиләр һәм еш кына миңа шылтыратырга мәҗбүр булалар, чөнки фатир телефоны миндә генә. Горновскийның һәм Глятманның телефоннары юк. Төнлә дә тынгылык юк. Бескоровайный исә, хезмәткә китәсе никрут егет кебек мутланып, кунак рәвешендә яши. Аның РТБ солдат-офицерлары безнең ашханә – медпунктларга беркетелгәннәр. Аларны тәэмин итү дә безнең җилкәдә. Жора Бескоровайный байтак вакытын Стецюк белән беренче дивизиядә үткәрә һәм, эш вакыты дип тормый, аракы чөмергәли. Стецюкны да шул тәмам аздыра язган. Кызурак Горновский боларны җиңә алмый аптырап йөри. Әчелешле буласы да килми. Кушканын кече табиб Глятман гына карышмый эшли. Анысы да инициативасыз. Наугадов: „Аларны „кулга“ ала алырсыңмы?“ – дип, тикмәгә генә сорамаган икән. Өч УАЗ һәм бер ГАЗ санитар машиналарының бер генә көпчәкләрендә дә шомарып тузмаган покрышкасы юк! Машиналарны аяусыз үз мәнфәгатьләренә арлы-бирле йөгертә-йөгертә, еллык лимитларын ярымзаяга сарыф итеп, тәмам җимерелер хәлгә җиткергәннәр. Автобус йөрүенә карамастан, үзләренең шәхси машиналары урынына кулланалар. Кинәт каты чирләп киткәннәргә ашыгыч ярдәм итү хезмәте тәртипкә салынмаган. Санинструкторлар шундый мәлләрдә табибларын эзләп интегәләр. Гаилә әгъзалары – олысы да, кечесе дә бер Сёмина карамагына калдырылганнар. Теш табибына һәм башка белгечләргә күрсәтер өчен, авыруларны