Безнең язмыш. Анас Хасан

Читать онлайн.
Название Безнең язмыш
Автор произведения Анас Хасан
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 1988
isbn 978-5-298-03060-1



Скачать книгу

кайтканда, инде кыш була, һава сүрелә. Ничек киләләр – шулай китәләр. Ни майтарып? Халыкның малын һәм акчасын заяга гына сарыф итеп. Илебезгә җитәрәк диңгез дулкыннары өсләрендә суык булып китә, ачы-тозлы җилләр өтеп исәләр. Армиядән ата-ана өйләренә кайтырга әзерләнгән беркатлы солдат-сержантлар пөхтә костюмнарын һаман да кызганып кими саклыйлар. Кайчан эшләп алачак әле алар андый затлы киемнәрне? Палубага да хозурланырга эчке киемнән генә чыгалар. Суык тисә – тия, ә менә туган җирләренә киенеп кайтасылары килә! Ләкин портларыбызга килеп төртелгәч, бичараларны чишендереп, элеккечә тузган шыксыз хаки формаларга киенергә, ә костюмнарын кире кайтарырга кушалар! Солдат-сержантлар, ярсып, шулай интегеп саклап килгән костюмнарның тетмәләрен тетеп, аяк асларына ташлап таптыйлар! Йә, әйтегез инде, ник вакланмый, бүләк итеп үзләренә калдырмаска ди? Мәнсезлек дими, ни дияргә? Фетнә куптарырга әзер „карт“ солдатларны озакка сузмый демобилизациялиләр. Рухлары какшаган һәм тәртиптән ычкына башлаган кече офицерларны төрле частьларга тараталар. Ләкин анда да күбесеннән файда булмый диярлек.

      Куба мәсьәләсе сүрелә төште. Декабрь азагында Мәрзия янына кайттым. Ул чакта вагоннардан яңа казармаларга күчкән идек инде. Өйгә бер чиләк чамасы күк җиләк җыеп кайттым. Тәмле, бик үзенчәлекле җиләк. Безнең казармалардан арырак ул җиләк мул үскән иде. Аны җыйганда, йоклап яткан кыр кәҗәсен куркыттым бугай. Ул кинәт сикереп, атылып китте. Алар биредә күп. Төнлә юлга чыгып яталар һәм, машина яктысына эләгеп, машина алдына чабып чыгып, кайчакларда көпчәк асларына да эләгәләр.

      Ул күк җиләкне солдатларга җыйдыртып, кышка паёк хисабына үзләренә варенье да пешерттек.

      Инде чираттагы ялым җитте. Кайткач, лазаретта ишетәм: Кисловодск шифаханәсенең парлы юлламаларыннан кемдер баш тарткан. Имеш, Братаненко шунда ял итәргә теләүчеләрне эзли. Белогорскига шылтыратам һәм, юлламаларны кулга төшереп, Мәрзия белән юлга атылып чыгып та китәбез. Чиләбе аша узсак та, тукталып керергә вакыт юк, болай да бер тәүлеккә соңга калабыз. Мәскәүгә хәтле туры килгән урынга утырсак, ә аннан махсус бик чиста, урын-җирләре аныкланып куелган вагонга утырып бардык. Мин шунда, бәйдән ычкынган эт кебек, иреккә чыкканыма ышанып бетмим. Рәхәтләнеп киттек. Кисловодскида бик җылы иде әле. Бөтен мохит ямь-яшел. Биек һәм киң ябалдашлы кәстәнә агачларының шома, күркәм көрән чикләвекләре тротуарларга шып итеп төшеп тәгәрәшәләр. Елның бигрәк матур чагына туры килгәнбез. Халык пөхтә җәйге киемнән. Чатларда каратутлы әрсез алыпсатарлар кибетләрдән алынган кием-салымнарны сатып йөриләр. Аларны тыючылар күренми. Шифаханәдә без беренче тапкыр. Оҗмахка кердекме! Аерым бүлмә бай җиһазландырылган, идәндә келәмнәр, холларда кисмәкле гөлләр, көзге-кәнәфиләр… Эшчеләре ягымлы, ял итүчеләр ачык йөзле. Бина-бүлмәләрдә чиста һәм тыныч. Ризыклары мул, тәмле. Возжаевкада эләкмәгәнне монда ычкындырмыйбыз. Ресторанга кереп, берәр бокал шампан шәрабын эчеп, краб итен авыз итеп чыгабыз. Тансык