Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Читать онлайн.
Название Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын
Автор произведения Тагир Нурмухамметов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02461-7



Скачать книгу

бердән шикләнеп куям. Безгә мәктәптә табигать белеме керә башлады инде. Укытучыбыз: «Алла юк, бөек, көчле, кодрәтле табигать кенә бар», – дип сөйли иде. Бу тирәкләребезне дә шул бөек табигать яратканмы? Ничек ул аларны, Алып батырлар кебек, су читенә бертигез итеп тезеп куя алган? Кеше кулы үстермәде микән аларны? Мөгаен, шулай булырга тиеш. Димәк, Кабан ямьле булсын өчен, яр башлары ишелеп төшмәсен өчен, аны безнең ерак бабаларыбыз да кайгырткан булган? Алар гүзәллекне безгә хәтле үк бик яхшы белгәннәр иде микәнни соң?

      Менә инде ул йөз яшьлек тирәкләр сирәгәеп бара. Бигрәк тә Меховой клубы арты шәрәләнеп калган. Ул җирдә тирәкләрнең черек төпләре генә анда-санда каралып тора. Минем әни мехкомбинатта эшли иде. Мехкомбинатта эшләүченең малае булгач, аларның клубы артындагы шәрәлек ничектер мине дә гарьләндергән кебек була иде.

      Аннары без үзебез дә бәләкәй җинаятьчеләр түгел идек микән? Кемнең генә су өстенә бәләкәй каеклар җибәрәсе килми. Аларны без башта, кәгазьдән эшләп, йортыбыз каршында яңгырдан соң җыелып калган күлдәвекләргә җибәрә идек. Су өстен җыерчыкландырып җил дә исеп куйса, безнең көймәләребез оча гына иде. Аннары без көймәне, ак җилкән дә бастырып куеп, агач кайрысыннан ясый башладык. Көймә астын шомартып, ә эч ягын купшандыра төшеп ясаганнан соң, безнең җилкәннәребез, дулкыннар өстендә сикерә-сикерә, Кабан күленә сәяхәткә китә.

      Керосин кытлыгы башлануы турында әйткән идем инде. Без ара-тирә ашларны үзе үк чиркәү эче хәтле булырлык урыс миче алдында өч аяклы таганга чуен утыртып пешерә башладык. Ләкин монысына да утын кирәк бит. Утынны моңа бик саклап тота идек, чөнки салкын кыш та киләсе бар бит әле.

      Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, йортыбызның өске катында яшәгән бердәнбер урыс малае Гена бер әкәмәт нәрсә уйлап чыгармасынмы. Ул бездән олырак яшьтә булып, «Конструктор» дан әллә нәрсәләр эшләп бетерә. Аларның өйләренә эләккәләгән чагында, мин дә тырыштырып карыйм, ләкин даими күнекмәләрем булмаганга, әллә ни майтара алмыйм.

      Гена кургаштан йомры балык сыман бер нәрсә коеп, аның койрыгына таза гына җеп бәйләп куйды. Гена «балык» ны болгый-болгый чөеп җибәрсә, ул һавага сызгырып менеп китә. Тирәкләрнең коры ботагына чалынып чолгангач, Гена әлеге җептән тартып, ботакны сындырып төшерә. Шул ысул белән бер чыкканда кимендә ике-өч пешерерлек утын алып керә иде.

      Чүлмәкчедән күрмәкче, мин дә бу тәҗрибәне кабатлап карадым. Тик мин кургаш урынына таш кына бәйлим. Бәлкем, аны начаррак та бәйләгәнмендер. Коры ботак урынына кайчак, шырт-шырт уалгалап, яшел тармаклар да очып төшкәли иде. Әлбәттә, бу төрле утын хәзерләвебез озакка сузылмады. Ишегалды малайлары «җизни абый» дип йөрткән абый, бер мәртәбә ботак сындырып йөрүебезне күреп калып:

      – У-у-у, корткычлар! Халык дошманнары! Колагыгызны борырга кирәк сезнең! – дигәч, бигрәк тә минем котым ботыма төште, «халык дошманы» ул заманда бик куркыныч сүз иде. Без шуннан соң ике атна буена күл тирәсендә күренмәс булдык. Менә шул җизни абыйның үз малае белән кызык килеп чыкты.