Название | Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын |
---|---|
Автор произведения | Тагир Нурмухамметов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2013 |
isbn | 978-5-298-02461-7 |
Йомры таш өсләрендә арба сикерә. Тынып тора да тагын сикерергә тотына. Бер күтәрелә, бер төшә. Юк, көймәм чайкалып киткән икән. Ерактан моторлы көймә узды, безгә килеп җиткәнче дулкыннарының хәле бетсә дә, алар көймәне койрыклы-борынлы сикертеп алдылар. Нурия чырыйлап кычкырып җибәрде, көймә читенә чытырдап ябышты. Аннары, юкка да курыкканлыгы өчен, бөтен күзләре һәм ак тешләрен күрсәтеп көлеп куйды. Мин салмак кына каерып ишәм. Мае кипкән ишкәк тимерләре моңсу гына шыгырдыйлар.
Без инде күлнең тараебрак киткән җирләреннән йөзеп барабыз. Әнә биек морҗалы Вахитов заводы. Бирерәк атаклы Пләтән мунчасының ихатасы. Ике уртада озын коймалы «Кызыл Шәрекъ» заводы. Болар минем алдымда ни өчендер бер җепкә тезеләләр. Ни өчен түгел, ә тәгаене дә шулай бит. Берсендә кайнатылган йомырка сарысыдай сап-сары сабын, икенчесендә юынып сафланып чыгасың. Ә инде өченчесенең «Ситро» дип аталган әчкелтем җимеш суын эчеп, тәмам хушланып китәсең. Ә бу таллар шулхәтле иелеп нишлиләр соң? Бетмәс-төкәнмәс яфраклары белән дә күлгә сузылгалап су эчәләр микәнни? Шулкадәр дә туймас булырлар икән.
Безнең икебезнең дә күзебез иңкүләнеп киткән уң якта. Болар мәңге юеш җирләр. Өйләре дымланып каралып торсалар да, бакчаларына килешә бу дымлы һава. Әнә читән-рәшәткәләрдән кояш күзләре – кабак чәчәкләре чекерәеп карап тора. Әнә чия куаклары күпереп утыралар. Ул да түгел, борынга тәмле әнис, бераз төчерәк укроп исләре килеп бәрелә, яңа өлгергән яшь кыяр исләре борынны кытыклап ала, һәм без Нурия белән төкерекләребезне йотып куябыз.
Менә без күпер астыннан чыгып барабыз. Өстә, күпер сайгакларын дөбердәтеп, атлы арбалар, сигналларын биреп, җиңел һәм йөк машиналары үтә. Ә аста бака үләннәре чолганган, әкәм-төкәмнәр һәм сөлекләр сырып алган күпер субайлары.
Менә бөдрә урманлы Ботан бакчасы. Анда дөньяның төрле кошлары сайрый, җәнлекләре кычкыра, арада арыслан патшаның үкереп куюы да ишетелеп киткәли кебек. Без караңгырак туннель эченнән чыгып барабыз. Монда һәр аваз, хәтта су чупырдаган тавыш та үзенчә калтырап яңгырый. Әгәр «Нурия!» дип кычкырсаң, туннель аны ике як күл өстенә пушка шикелле атып җибәргәндәй итәр иде. Юк, кызлар исемен гомумән кычкырып әйтергә ярамый. Аларга пышылдап кына дәшәргә кирәк. Әмма минем кулымнан пышылдап дәшү дә килми. Аның каравы мин хәзер ишкәк тота беләм. Ишкәк белән салмак кына селтәнеп, көймәне Ерак Кабанның якты һәм үтә саф суы өстенә алып чыгам. Монда инде әнә шул саф, тонык судан, гел яшеллектән торган манзара ачыла. Еракта аксыл иген кырлары, тау түбәләрендә утырган авыллар күренә. Ә якында гына камышлар, җикәнбашлар шыбырдаша.
Без бер-ике сабак җикәнбашны суырып алдык та кире юлга чыктык. Көймә яхшырак йөрсен өчен, гадәттә, койрык ягына нәрсә белән булса да бастыра төшеп яки кеше-мазар утыртып өч ягын, ягъни көймә борынын күтәртә төшәләр. Нурия бик авыр гәүдәле булмаса да, барыбер көймә борыны күтәрелә төшкән, һәм без терекөмештәй су өстеннән шуып кына барабыз. Шунда кылт итеп башыма бер уй килә. Киләчәктә дә безнең