Название | Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын |
---|---|
Автор произведения | Тагир Нурмухамметов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2013 |
isbn | 978-5-298-02461-7 |
Энәле снарядлар чынлап та булганмы, әллә ул безнең, ягъни малайларның фантазиясе идеме, һәрхәлдә, безнең гаскәр әнә шул куәтле Маннергейем сызыгын да йомычка урынына туздырып ташлады. Фильмның да асылы менә шул хакта иде. Ленинград ул елны куркыныч астында калды. Аңардан эвакуацияләнүчеләр дә булгандыр, күрәсең. Безнең йортка да, Хәким Ибәтуллиннарга бер гаилә ленинградлылар кайтып төшкән иде. Алар җирән баш Хәкимнәрнең кардәше булып, безнең күл буе йортыбызда әллә ни озак яшәмәделәр, фин сугышы бетү белән кире үз шәһәрләренә кайтып киттеләр. Ләкин аларның бер малайлары безгә кызыклы истәлекләр калдырып китте.
Безнең «академигыбыз» Якуп абый капыл гына юкка чыкты. Колактан колакка ишетелгән сүзләргә караганда, ул ниндидер Галимҗан, ниндидер Ибраһимовларны укып йөргәне өчен юкка чыккан. Аны безнең йортыбыздан кемдер чаккан булган. Аның фатир хуҗасы Миңнегөл апа әллә ни вакыт телсез калып йөрде. Аннан соң да хатыннарга өзек-өзек сүзләрен пышылдап кына әйтә торган булды. «Төн уртасында алып киттеләр… Аның хакында бер сүз дә сөйләмәскә куштылар… Ник сөйлим, кирәкми, сөйләмим… Әмма, үз сабагын укымый, дигәннәре хак түгел. Кичләрен сызымнар да сыза, укый да ич. Нихәтле керосин гына яндырып бетерде. Сөйләмим, юк, кирәкми…»
Капка янәшәсендәге чирәмлеккә кырын ятып әкият сөйләүчебез югалды. Ләкин без хәзер, капка төбендәге озын эскәмиягә тезелеп утырып, үз белгәннәребезне үзебез сөйлибез. Әкият түгел икән, барыбер чынын-ялганын кушып, әкияткә охшатыбрак сөйлибез.
Менә бер кичне әлеге Ленинград малае да әңгәмәбезгә кушылып китте. Ул, урыс мәктәбендә укыса да, татарчага оста, чөнки әтисе-әнисе белән ул, «әтием», «әнием» дип иркә сүзләр әйтә-әйтә, гел туган телебездә сөйләшә иде.
– Безнең Ленинградта өрәкләр күбәйде, – дип, борчак аттырырга кереште ул. – Өсләренә кәфен уранганнар, аяклары тирбәнеп тора, сиртмәле. Берәр йорт каршындагы агач башыннан җиргә сикереп төшәләр дә һавага сикереп менеп тә китәләр. Өске каттагы тәрәзәләрдән карыйлар: кем бай яши, кемнең өендә әйбер күп. Бигрәк борынгы рәсемнәрне урлыйлар. Ленинградта музейларның исәбе-хисабы юк. Ә картиналар бик кыйммәт тора. Тегеләр, картинаны кәфен