Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3. Нурислам Хасанов

Читать онлайн.
Название Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3
Автор произведения Нурислам Хасанов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2017
isbn 978-5-298-03660-3, 978-5-298-03423-4



Скачать книгу

белән очын очка ялгап, безне – балаларын карый. Ул әтинең сугыштан язган өчпочмаклы хатларын бик көтеп алган. Кичләрен безгә дә укып-укып күрсәтә. Аннары: «Исән-сау гына әйләнеп кайта күрсен инде», – дип, авыз эченнән генә сөйләнер иде. «Берүзем бу балаларым белән нишләрмен инде?» – дип тә куяр иде.

      Берзаман әтинең сугыштан өчпочмаклы хатлары килми башлады. Әни янә хәсрәткә батты. Исән микән, сау микән, дип кайгыра башлады. Ике ел ярым узды, хәбәр юк та юк. Аптырагач, әни күрше авылдагы багучыга да барып карады. Ул аңа аңлаткан: «Ирең исәнен исән, үзе дүрт ягы да таш стена эчендә, хат-хәбәр җибәрә алмый», – дигән. Шуннан соң әни тагын да кайгыга батты, бетеренде. Безгә күз яшьләрен күрсәтми генә елап-елап та алды, нишләргә дә белмәде.

      Инде күпмедер вакытлар узгач, янә әтидән хәбәрләр килә башлады. Һәм ул, сугышлар тәмамлангач, шөкер, әйләнеп тә кайтты. Кайткач, үзе белән булган хәлләрне сөйләмичә булдыра алмады. Ржев шәһәре тирәсендәге каты бәрелешләрдә соңгы чиктә алар армиясенең калдык төркеме дошман камалышында кала. Үлемнәр бихисап була… Исән калганнар актык чиктә урман эченә кереп тупланмакчы булалар. Әмма фашистлар көченә каршы тора алмыйлар, кырылалар да кырылалар. Ахыр чиктә, таркалып, урман эчләренә дә качып карыйлар. Кая гына төртелсәләр дә, аннан да, моннан да немец солдатлары килеп чыга. Әти белән барган ике солдат артыннан да мылтык төзәп әмер бирәләр: «Руки вверх, оружие бросать!..» – дип әсир төшерәләр… Һәм әсирләр казармасына илтеп тыгалар, шунда озак вакытлар интектереп җәберлиләр.

      Ул шулай ябылуда күпмедер вакыт җәфа чигә. Яңа көчләр туплаган Совет армиясе, һөҗүмгә күчеп, җиңеп барганда, әсирлеккә төшерелгән солдатлар казармасының өске камера тәрәзәсеннән кемдер таякка бәйләнгән кызыл флаг кисәген чыгарып болгый, үзебезнекеләр икәнен белдереп сигнал бирә. Шуннан соң аларны азат итәләр… Аннары янә алга таба сугышларга керәләр…

      Әмма, ни хәлләр итәсең, әтине, сугыштан кайткач та, еш кына военкоматларга чакыртып сорау алдылар. Янәсе, сез ничек әсир төштегез? Үзең теләп түгелме? Бәлки, үлемнән курыккансың да сатылгансың?.. Әллә сезгә бөек Сталинның 227 номерлы «бер адым да артка чигенмәскә!» дигән фәрманын төшендермәделәрме?

      Шундый сораулар белән интектерүләр, янә дә, әсир төшкән Мәгъсүм ул дип, аңардан шикләнүләр, хәтта үзенә төбәлгән мыскыллы карашларны татулар да аз булмады. Ә ул сугышкан яу кырында меңәрләгән гөнаһсыз солдат мәете каберләргә, шырпы тартмасына тезелгән шырпылардай, әрдәнәләп җиргә күмелгән…

      Гали такта яру станы өстендә, бүрәнәләр буйлап атлый-атлый, пычкысын тарткан әтисен шулай күз алдына китереп: «Үткәндәге сугыш галәмәтләренә йөрәге ничек түзде икән?» – дип тә уйлап куйды.

      Ә ул утырган поезд, тәгәрмәчләре гүя рельсларга күп нокталар куя-куя, алга чапты да чапты. Галинең шул күп нокталарга сыешып бетмәгән уйлары, поезд «аргамагы»н уза-уза, Казахстан далалары ягына омтылды. Аның яшь күңелендә сорау арты сораулар туды. Аны алда тагын ниләр көтә?.. Хәер, нинди