Название | Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3 |
---|---|
Автор произведения | Нурислам Хасанов |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2017 |
isbn | 978-5-298-03660-3, 978-5-298-03423-4 |
Баш инженер, нәрсәгә ишарә ясалганын аңлап, телефон номерын җыйды. Директор белән бәйләнешкә керде, биредәге хәлләрнең торышын әйтте. Трубкасын куеп чыгарга әзерләнгән арада, Ринат аңа мөрәҗәгать итәргә булды.
– Александр Филиппович! – диде ул, бераз ачыла төшеп. – Күптән инде сезгә кермәкче булып йөри идем, бер мәсьәләне ачыклыйсы бар иде.
– Нәрсә ул?
– Рәшәткә калакларына көйләнгән пневмогидравлик пресс турында. Берәү эшли. Ул бик аз. Дубляжлар кирәк булачак. Монысын гамәлгә ашырып бетерүне дә тоткарлыйлар. Мелецков тарта-суза…
– Бу турыда мин беләм…
Ринат, «соң?» дигәндәй, баш инженерның тукталып калуына бераз сагая төште. Дәшмәде. Аның фикерен көтте…
– Мелецков инде үз вазифаларыннан азат, тиешле җәзасын да алды, – диде Александр Филиппович. – Аның урынына Әхмәтов була… Ул хәл итәр. Мин аңа үзем әйтермен. Тагын нәрсә борчый сине?
– Борчыган нәрсәләр бар да инде ул… – Ринат уңайсызланды. – Тик урынлы булыр микән?
– Нигә? Әйт…
– План «яна», план белән үзем дә. Квартира мәсьәләсендә директорга керермен дигән идем. Үтәлеш аксагач, уңайсыз хәлдә калырмын күк.
– Эшеңдә дүшәмбедән тоткарлык булмаячак анысы. – Ул, бер мәлгә тукталып, икенче тонга күчте: – Син нәрсә, әле квартира алмадыңмыни?
– Юк. Баракта яшим.
– Кайсысында?
– Кырык тугызынчыда, Максимов урамында.
Баш инженер санаулы гына калган баракларны исенә төшерде дә, көрсенеп:
– Һе, ул тиздән сүтелә. Анда тугыз катлы йорт сала башлыйлар, – диде. – Так что сиңа повезло. Боекмый яшәвеңне һәм эшләвеңне бел.
– Рәхмәт…
«Сүтелсә ярар иде дә».
Баш инженер артык тоткарланмады. Ринат аны көтелмәгән яңалыклар тәэсиреннән туган дулкынлану, ачык караш белән озатып калды.
Кешене, мөгаен, көтеп алган куанычлы мизгелләр яшәтәдер. Шулар көч чыганагына әвереләдер. Күп кенә нәрсәләрдән ваз кичәр дәрәҗәдә авырлыклар күргәндә дә, язмышың ничек сыналганда да, ышанычыңны югалтма икән…
Аның күңелендә хезмәт нәтиҗәсен күрү рухы канатлана иде. Мондый минутлар бигрәк тә планны өзеклектән чыгаргач шулай була…
16
Күңелне туган җир – Тургай авылы тартты. Шунда кайтып килмәсә, әнисен күреп, туганнары хәлен белмәсә, тынычлыгын тапмас кебек тоелды Ринатка. Җирсегән авыр минутларында да аңа юаныч, таяну ноктасы булып калыр төсле. Шушы инеш буйларын, болыннарын, күкрәк-түше ачылган ак ташлы тауларын, аларга ялганып киткән урман-кырларын күпмедер күрми торса сагына башлый, кайтып килмичә чарасы калмый. Бу юлы ул бәрәңге алышырга дип кайтты, ялга – ике көнгә. Хәниясенә, бергәләп кайтыйк, дигән иде дә, аның нигәдер юлга кузгаласы килмәде, мине анда кем көтә диебрәк, баш чайкап куйды. Ринат үзенә Зөлфияне ияртте. Аңа авылда күңелле, урамнан керәсе килми, иптәшләр дә табып өлгергән.
Ринатның, бәрәңге алып бетергәч, тау читләтеп болыннарны әйләнеп кайтышы иде. Ул ак түшле таудан чыккан чишмә