Название | Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03758-7 |
Нәкъ шул көннәрнең берсендә идарә яныннан мастерскойга таба бер бензовоз кузгалды. Кәшфи, кайтырга җыенып, мотоциклын җайлап маташа иде. Тузан болытын ишеп килгән бензовоз туктагач та әле күренми торды. Эре коры тузан мастерскойның шифер түбәсенә сыланып ятты. Шул вакытта гына Кәшфи күреп алды: бензовоз ишеген чыкырдатып ачып, улы Тавис килеп чыкты һәм, кулындагы күн сумкасын мастерской янындагы иске машина рамасына куеп, әтисе белән күреште. Бензовоз китеп барды. Баласы бит, Кәшфи дә шатланды. Тависның нәрсә әйткәнен ишетмәгән көе генә сөйләнде:
– Бик корыга китте, улым. Колхозчының бер дә кәефе юк. Бөтенләйгә кайттыңмы? – Ул мотоциклын кабызды. – Әйдә, бик әйбәт булган. Тотынып утыр. Кая, сумкаңны минем алга куйыйк.
Һәм Кәшфи, күн сумканы кулына алып, мотоциклына атланды. Газ биреп кузгалып китим дигәндә генә, сәерсенеп, ачык сумканың эченә күз салды, һәм сумка эчендәге ак чүпрәккә төрелгән озынча бернәрсә күреп сискәнеп китте.
– Улым, бу нәрсә, ватыла торган әйбер түгелме? – дип сорады ул, газны киметә төшеп.
Тавис мотоциклдан шуып төште дә сумканы кулына алды. Сумка төбендәге ак чүпрәкне сүтте. Сүтте һәм… зиһене килеп әтисен тотып алды. Шулай итмәсә, әтисе егылып китәсе иде. Кәшфи берничә секунд аңсыз торды: сумка төбендә кеп-кечкенә бала – адәм баласының мәете иде.
– Ә? – дип кычкырды Кәшфи, куркудан газ биреп. Мотоцикл дөнья җимереп дерелди иде. – Ә, ә?
Нәкъ шулвакыт нәрсәдер Кәшфинең баш артына сукты. Тавис бер читтә елмаеп тора иде. Кәшфинең башы селкенеп китте, һәм… кинәт диңгез шавыдай мәһабәт шау аның колагына килеп керде. Ул, ашыгып, мотоциклын сүндерде. Дөнья һаман шаулый иде. Менә күптәнге тавыш – Тавис тавышы килеп керде:
– Мин нишләп анда калдырыйм аны. Чит җирләрдә. Ике атна яшәде дә үлде бичара. Әнисе елап калды, шунда гына күмик дип. Мин аны ничек калдырыйм? Мин – демократик илнең ирекле гражданины. Минем моңа тулы хокукым бар. Безнең ил нәрсә өчен кан койды? Егерме миллион корбан биреп. Күпме-күпме милитаристларга демаркационный линияләр уздырып, аларның девальвацияләр, инфляцияләр белән мораль яктан череп таркалган стройларын…
Кәшфи авыр сулады да мотоциклын кабызды. Юл буе аның колагы шаулап кайтты. Иртәгесен сабыйны җиренә җиткереп күмделәр. Тавис, әтисе янына мастерскойга килеп, кабер өстенә куярга металл пластинка эшләтеп алды. Аңа баланың исеме, фамилиясе язылды, туган-үлгән көннәре күрсәтелде. Бичара, нибары унөч көн яшәгән, исеме дә матур – Гөләфтәр булган икән.
Шул көннән соң Тавис әтисе белән мастерскойга эшкә йөри башлады, ата-ана да тынычланып калды. Тависның чит җир дигәне моннан егерме биш чакрымнар гына ераклыкта булган Шәмәрдән заготзерносы икән, һәм ул анда өйләнеп яши, эшли икән.
– Бер унбиш көн сиңа хуҗалыкта булышам да китеп барам мин, – диде Тавис әтисенә. – Анда мине директор дүрт күз белән көтеп тора. Әле монысына да чак-чак рөхсәт итте. Син, ди, иптәш Габделбарыев, ди, озак йөрмә, ди, ату, ди, бөтен производство туктала монда.