Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Читать онлайн.
Название Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт
Автор произведения Разиль Валеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2015
isbn 978-5-298-02888-2



Скачать книгу

гүләвен, җил сызгыруын басып, япан далага таралды, агач ботакларын сыйпап узды. Аны арттан килүче машинадагылар күтәреп алды. Бер мизгелгә десантниклар үзләренең хәрби өйрәнүгә баруларын да, алда мең-мең сынаулар торуын да оныттылар. Бөтен җирдә, бөтен дөньяда бары тик җыр, шушы җыр гына калды, ул әле генә боегып утырган егетләргә канат куйды, йөрәкләргә дәрт, кыюлык өстәде, аларны бөркет итеп күккә күтәрде.

      Машина тормозлары ачы итеп шыгырдады. Солдатлар дәррәү җиргә сикереп төштеләр. Җыр, басу өстендәге тургай кебек, һавада тирбәлеп калды. Төшкән уңайга тезелделәр дә, команда яңгырауга, самолётка таба йөгерделәр. Самолётның иләмсез зур крокодил авызына охшаган «капкасы» күз ачып йомганчы десантникларны «йотып» җибәрде. Аннары авыз акрын гына ябыла башлады. Рифкать, күрәсеңме дигәндәй, Илдуска төртте. Илдус, гадәттәгечә, башын гына кага, ул беркайчан да сиңа каршы килми. Кайчакта бу Рифкатьнең ачуын да китерә, ләкин ул моңа күнегеп бара. Менә хәзер: «Әйе шул, бигрәк зур», – дисә, теле өзелеп төшмәс иде бит.

      Монысы – Рифкатьнең инде сигезенче сикерүе. Ә шулай да ияләшеп бетә алмый әле. Бу самолётны десантниклар яратып, үз итеп «оча торган сарай» дип йөртәләр. Чыннан да, бигрәк зур шул, Рифкатьләрнең ике катлы казармалары хәтле булыр… Беренче тапкыр сикергәндә, шактый шүрләгән иде. Әле хәзер дә, шул искә төшсә, оялып куя. Ул сикерә торган люк пропеллер белән янәшә иде. Сикерүгә үк пропеллерга килеп эләгер кебек тоелды аңа. Командир: «Киттек!» – дип, җилкәсенә кулын куйгач, берара икеләнеп калган иде. Аннан күзләрен чытырдатып йомды да сикерде. Сикерүгә үк тыгыз җил агымы аны артка таба чөеп җибәрде. Бүген ничек булыр икән? Күңел түрендә посып яткан курку хисе бүген тагын баш калкытырмы? Төнлә беренче тапкыр сикерүләре бит.

      «Крокодил авызы» ябылып беткәч, самолёт акрын гына гүли, калтырый башлады. «Нәрсә бу, моңа кадәр болай булганы юк иде бит, әллә авырыйммы?» – дип уйлады ул. Ә башы аның саен ныграк авырта, Рифкать, авырту басылмасмы дип, маңгаен самолёт тәрәзәсенең салкын пыяласына терәде. Тәрәзә артында, кул сузымы гына ераклыктагы офыкта, кызыл мишеньга охшаган кояш күтәрелеп килә. Таң ата.

      Тәрәзә аша төшкән кызыл кояш нурларыннан солдатларның йөзләре бронза төсенә кергән. Рифкать, тәрәзә артындагы матурлыкны күрсәтергә дип, Илдуска эндәшмәкче булган иде, түшәмдә кабынган сары утны күреп, уеннан кире кайтты.

      – Әзерләнергә!

      Бронза һәйкәлләргә охшап утырган десантниклар калкынып куйдылар, парашютларын, автоматларын рәтләгәч, дәррәү торып бастылар. Шулчак түшәмдә яшел ут кабынды. Тавыш-тынсыз гына люклар ачылды.

      – Киттек! – дип кычкырды командир.

      Бүген рәт башында Вагыйз тора. Бүген ул беренче булып сикерәчәк. «Беренче булып сикерү бигрәк куркынычтыр», – дип уйлады Рифкать. Иксез-чиксез күк дәрьясына берүзең, ялгызың гына чумасың бит. Берүзең генә су коенган кебек. Самолётта бөркү. Их, су коенудан да рәхәт нәрсә бар микән дөньяда?! Әтисе карьерда эшләгәндә, көн саен барып йөри иде Рифкать. Ул алып килгән ризыкны бергәләп ашыйлар да хуш исле печәнгә чалкан ятып