Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03858-4



Скачать книгу

тагын «бокаллар»ны тутырды. Эчтеләр. Тагын бертын ашадылар. Эчми эчкән Зөфәргә җитә калды – тамырлары буйлап рәхәт җылы таралды, йөзе аз гына алсуланып кызарды, күзләре чак кына томанлана төште, ә башында әйтерсең төрле төстәге күбәләкләр очкаларга тотынды – әллә нинди гаҗәп матур, акыллы уйлар килә башлады. Аңа бик рәхәт, бик күңелле иде. Каршысындагы Рәшидәгә – аның каралган йөзенә, уңа төшкән кашларына, кайтарылыбрак торган керфекләренә, ялангач беләкләренә, сузып утырган төз аякларына, кыскасы, бөтен-бөтен җиренә – ул сөеп, кабынып һәм бәяләп карый иде. Йә, бу беткәнче бирелеп, онытылып сөймәслек хатын түгелмени? Нәфис, сылу, ягымлы, әрсез түгел, дорфа түгел, аз гына үпкәләүчән, аз гына киреләнүчән, әмма иркә, назлы, татлы, шайтан алгыры! Аннары, ул бөтен барлыгы белән аныкы бит, хуҗа бит ул аңа! Бер сүзенә, бер теләгенә дә каршы килә алмый бит ул аның!.. Йә, рәхәт-бәхеттә йөзәр өчен тагын ни кирәк?

      – Ә хәзер күккә дә ашарга була! – диде Зөфәр, өченче тапкыр «бокал»ын сузып.

      Рәшидә, каш астыннан күз сирпеп кенә, аңа карады, уйчан-сөйкемле генә елмайды, ләкин сүз әйтмичә башын гына кагып куйды. Кыярына да ни өчендер иренен генә тидереп алды. Зөфәр аның янына шуышыбрак кырын ятты һәм беләгеннән сыйпап, пошынып сорады:

      – Сөеклем, нигә син бүген тын утырасың, сөйләмисең бер дә?

      – Синнән көтәм әле мин, – диде Рәшидә аңа.

      Зөфәр белә аның нәрсә көткәнен. Аклануы читен, билгеле, ләкин бүгенге рәхәтлек хакына ялганны чын итеп, үзең дә шуңа ихластан ышанып сөйләргә мөмкин иде. Һәм ул кырын яткан җиреннән Рәшидәнең әле беләгеннән, әле аркасыннан йомшак кына сыйпап, әкрен-киеренке тавыш белән үзенең аны, Рәшидәне, никадәр сагынуын, гел генә аны уйлап йөрүен, тик соңгы атналарда эшенең бик күп булуын, төрле мәшәкать-борчулар кичерүен, менә яңарак кына бераз шулардан бушануын һәм бушагач та тизрәк аны күрергә ашкынуын, бүгенге очрашудан әйтеп бетергесез шат, бәхетле булуын сөйләп бирде. Әлбәттә, ул нинди эш, нинди мәшәкатьләргә таруын җентекләп сөйләп тормады – бу кадәресе, аныңча, кирәксез, артык иде. Рәшидә исә бүтән хатыннар кебек төпченә белми иде, кешедән шикләнергә, кешенең ялганын тотарга яратмый иде. Бигрәк тә яраткан якын кешесенә аның бик ышанасы килә иде. Менә хәзер дә ул Зөфәрнең һәр сүзенә ышанып утырды, аның өч ай буена югалып торуын бүтән бер сәбәптән булыр дип күңеленә дә китермәде. Ул нәкъ элеккечә, балаларча беркатлылык белән «Зөфәр мине ярата бит» дип уйлады, шуңа эченнән генә куанды, һәм йөрәгендә күптән төерләнеп торган сызлавыгы бераз кими төшкән кебек булды… Ә нинди сызлавык соң бу? Хикмәт шунда: Зөфәр мине ярата дип ышанса да, ул аның ни өчен яратуын, нинди максат белән, озаккамы, әллә вакытлы гынамы яратып йөрүен белми иде, һәм бу билгесезлек аны бик борчый, бик уйландыра иде. Айлар буенча күрешмичә тору нәтиҗәсендә бу уйлану-борчылулар аның йөрәгендә әнә шулай сызлавыклы бер төер булып укмаша иде.

      Ләкин менә очрашкач, ул Зөфәрнең җылы, йомшак мөгамәләсенә, гүя ихластан сөйләгән сүзләренә эри дә китә һәм аның дәртләнеп назлавына, аның теләгенә бер дә каршы тора алмый иде. Дөрес, соңыннан ул еш кына бу йомшаклыгы өчен әрнеп үкенә, бик кимсенә, хәтта үз-үзеннән нәфрәтләнеп