Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03858-4



Скачать книгу

генә очрашырга кирәк иде. Монда үземә алып килергә теләмәдем, синең подвалыңа да илтеп булмый бит инде аны… Читтә сөйләшергә туры килде. Менә шул. Юкка кызасың, картым, алучы белән сатучы килешкән чакта, посредникның булуы бер дә шарт түгел бит.

      – Нәрсә дидең? «Шарт түгел» дидеңме? Ничек ул алай? – Картның зәгыйфь күзләреннән, еламаса да, яшь ага башлады. – Мин, карт сөякләремне өстерәп, нәрсә өчен йөрдем соң? Мин үз хакымны алырга тиешме-түгелме? Син бит, Зөфәр, мондый эшнең тәртипләрен беләсең, йә, әйт!

      Зөфәр аз гына көттереп җавап бирде:

      – Әйе, сиңа йөрүең өчен бераз комиссионный тияргә тиеш… Алырсың.

      – Алырсың! Әйтергә ансат! Кемнән, кайчан, күпме? Моны бит әнә шул килешү вакытында сөйләшеп куялар. Ә хәзер чыпчык куып йөр инде… Кайсыгыз бирә?

      – Комиссионныйны, гадәттә, саткан кеше бирә, Гайсә абзый, үзең беләсең…

      – Ә-ә, алай икән!.. Һе, Ушаковлардан теләнеп йөрергә кирәк икән!.. Ә алар, знать не знаем, әнә алган кеше түләсен, дип җибәрсәләр, ә?

      – Җибәрмәсләр.

      – Как җибәрмәсләр? Килешү юк, сөйләшү юк. Отказ, вәссәлам!.. Менә шуның өчен дә шул килешү вакытында посредник обязательно булырга тиеш. Кем күпме бирәчәк – шунда хәл ителә ул… Хәтта договорга аерым пункт итеп языла торган иде ул элек, беләсең килсә!.. Юк, Зөфәр Мөбарәкович, начар эшләдегез, ямьсез эшләдегез… Рәнҗеттегез мин гарип картны, рәнҗеттегез!.. Бит мин шушы сәләмәләремне өстемнән ташлый алмаммы дип, шул юеш, сасы подвалдан башымны алып чыга алмаммы дип йөргән булдым. Йа Хода! Мин дә бит заманында Ушаковларныкыннан да шәбрәк йортларда торган кеше… Шуны аңларга кирәк иде, һич югы…

      Зөфәрнең йөзе бердән караңгыланып китте:

      – Карале, Гайсә абзый, сине берәү дә рәнҗетергә уйламый. Ашыгып еларга тотынма әле… Җайларбыз. Үзем сөйләшермен.

      Карт дәшә алмады, бары керле яулык белән битен-күзен генә сөртеп утырды. Зөфәр бераз көтеп сорап куйды:

      – Син үзең соң күпме өмет иткән идең?

      – Хәзер инде, эш узгач…

      – Юк, шулай да?

      Карт тагын кинәт батыраеп китте:

      – Әйтим, алайса, миңа, Зөфәр Мөбарәкович, килешү бәясенең өч проценты тияргә тиеш… Күпмегә килештегез? Өч йөз егерме биш меңгәме? Менә шуннан үзең исәпләп чыгар!

      Зөфәр, көлемсерәп, башын чайкап торды:

      – Сиңа, Гайсә абзый, андый акчаны берәү дә бирмәс!..

      – Бәддогадан курыкмасагыз бирмәссез! – диде карт һәм торып, ничектер бик бөкрәеп, саубуллашмыйча чыгып ук китте.

      Зөфәрнең картка шактый ачуы килеп калды. «Җан көеге, синең генә кайгың иде монда!» – дип, эченнән сүгеп ташлады ул аны… Әмма шул ук вакытта ихтыярсыздан картны кызганып та куйды. Ничектер менә аның яшен генә агызып тавышсыз елавы, «рәнҗеттегез гарип картны, рәнҗеттегез» дип ачынып әйткән сүзләре, ниһаять, балаларча үпкәләп, олы гәүдәсен бөкрәйтеп чыгып китүе, вөҗдан шелтәсе сыман, гел күзе алдыннан китмичә торды. Шуның өстенә ул картның соңгы вакытта, гомумән, бик өшәнеп китүен, шуңа карамастан үзенчә һаман тырышып йөрүен һәм ни өчен, нәрсә өмет итеп йөрүен дә