Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03858-4



Скачать книгу

гаҗәп! – диде Зөфәр, шаккатудан кулларын җәеп.

      – Бер дә гаҗәпләнер урын юк монда! – диде Рәшидә, нигәдер һаман кыза һәм гасабилана барып. – Без – тигез кешеләр! Беләсеңме шуны – тип-тигез кешеләр!.. Мәхәббәтемне бирәм, мәхәббәтеңне алам, әмма өстәү кирәкми, түләү кирәкми… Андыйлардан түгел мин!

      Аның кашлары тартылды, күзләре кинәт яшь белән тулды һәм, Зөфәр каршы бер сүз әйтте исә, һичшиксез, үксеп елап та җибәрер иде. Зөфәр нәкъ кирәк минутта тыела белде. Хәер, Рәшидәнең һич көтелмәгән яктан бу кадәр кинәт ачылып куюы аны шундый гаҗәп-хәйранга калдырды ки, гомумән, ни дә булса аңлаудан һәм әйтә алудан ул ерак иде әле. Тик күпмедер вакыт үткәннән соң гына, урындык аркасында эленеп яткан маркизетка ымлап сорап куйды:

      – Кире алып китиммени инде?

      – Юк, нигә, калдыр… Мин акчасын түләрмен…

      – Ә мин нинди йөз белән синнән акча алыйм? Шул хакта да уйладыңмы син?

      Рәшидә килеп Зөфәрнең иңбашына кулын салды, ул инде бераз тынычлана төшкән иде.

      – Үпкәләмә! Мин бит сине гаепләмим, акыллым! Беләм: син ихлас күңелдән мине куандырырга теләгәнсең… Рәхмәт моның өчен, рәхмәт! Ләкин син дә мине аңла инде: кабул итә алмыйм мин бүләк, бигрәк тә синнән, бигрәк тә хәзергедәй авыр чакта…

      Зөфәр, кабаланып, аның сүзен бүлде:

      – Ну, ярар, бүләк булмасын, бүләк түгел, ди, ярдәм… Ярдәм итәргә генә минем хакым бардыр бит инде?.. Моны җиде ят та бер-берсенә эшли…

      Рәшидә, ихтыярсыз елмаеп, Зөфәргә бармак янап алды:

      – Һай, хәйләкәр дә соң үзең! Ярдәм, имеш!.. Ярый, алайса, дустым, ярдәмгә мин дә каршы түгел… Менә нинди әйбәт материя табып китергәнсең, бик кыйммәт тормаса, мин аны алып калырмын. Шушы инде синең миңа зур ярдәмең булыр. Зөфәрем табып бирде, дип, мин аны куана-куана киеп йөрермен! Дөресме?

      Зөфәр артык бәхәскә кереп тормады, чөнки Рәшидәнең үз сүзендә нык торачагы көн кебек ачык иде. Уйлый белгән кешегә бу кечкенә вакыйгадан шактый гыйбрәтле нәтиҗәләр ясарга мөмкин иде: Зөфәрне иң нык гаҗәпләндергәне – Рәшидәнең үз абруен һәм горурлыгын саклауда искиткеч катылык күрсәтүе булды. Көтмәгән иде ул моны, һич көтмәгән иде… Әгәр артистканың тормышы шәптән булса бер хәер иде. Югыйсә көнен көнгә чак ялгап, бик авырлык белән генә алып бара бит!.. Беренче генә очрашулары түгел, Зөфәр моны күптән сизеп-күреп өлгергән иде инде. Кайбер килүләрендә Рәшидә күңелсез, боек була, озак кына башын тотып, хәлсезләнеп утыра. «Ни булды, әллә авырыйсыңмы?» – дигәч, тизрәк елмаерга тырышып: «Юк, авырмыйм, болай гына», – дип әйткән була торган иде. Ләкин, никадәр генә яшермәсен, бу хәлсезләнеп, боегып калуның сәбәбе, нигездә, һаман шул авыр мохтаҗлыктан, туры гына әйткәндә, ачлы-туклы торудан килеп чыкканлыгын белү бер дә кыен түгел иде. Соңга табарак Зөфәр Хәмит бүлмәсендә икесе өчен генә сый да әзерли башлаган иде. Плиткада бик әйбәт төсле кофе кайнатып ала, табынга ак күмәч, май, шикәр, ит яки балык консервысы ачып куя һәм кунагын каршысына гына утыртып сыйларга тотына иде. Шул чакта Рәшидә, бичара, нихәтле генә күңелсез булмасын, бөтенләй икенче кешегә әверелеп китә