Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 том
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная зарубежная литература
Серия
Издательство Современная зарубежная литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03858-4



Скачать книгу

аның бу соравын дөрес аңлады: асылда, бу Рәшидәнең үзе турында хөкем ишетергә теләве иде.

      – Минме? Мин, Рәшидә, синең хакта бик яхшы уйлыйм, – диде Зөфәр җитди, ләкин мөмкин кадәр йомшак итеп.

      – Шундый… хәл булганнан соң дамы? – диде Рәшидә күзләрен йомып әкрен генә.

      – Әйе, әлбәттә… Ни генә булмасын, мин синең хакта начар уйлый алмыйм, Рәшидә!

      – Шулаймы? – Һәм Рәшидә сөенеп аңа елмайды.

      Зөфәр, кисәк кенә омтылып, аңа үрелде, ләкин Рәшидә аның кулын туктатты:

      – Кирәкми!

      Егет үзенең ашыга төшүен бик тиз сизеп алды, шунда ук кире чигенде һәм озак кына тыелып утырырга мәҗбүр булды. Әйе, Рәшидә бүген бүтәнчәрәк иде шул! Ятсыну яки тарсыну кебек нәрсә һич сиздермәсә дә, киресенчә, бик мөлаем, җылы булып күренсә дә, ул бүген үзен Зөфәрдән беркадәр ерак тотарга тырыша иде. Күрәсең, беренче якынлык әле хатын-кыз өчен гел хиссияткә бирелеп, кочагын ачарга әзер тору дигән сүз түгел; күрәсең, теләмәсәләр, барысын онытырга да, яңадан кабатламаска да аларның кодрәтләре җитә…

      Һәм алар күбрәк бер-берсенең күзләренә карашып, шул карашлары белән бер-берсен тикшереп-сынап һәм телдән әйтелмәгән кадәресен аңлатырга тырышып, озак кына сөйләшеп утырдылар. Зөфәр, теге вакытта үзе Турайдан киткәннән соң, аларның кайсы авылларда булуларын, ничек йөрүләрен, кайчан кайтуларын сорашты. Бу, әлбәттә, бик әдәпле, бик тыйнак сөйләшү иде, әмма ләкин иң чынын, иң кирәген сөйләшү түгел иде, чөнки бу минутта аларның күңелләрендә бөтенләй икенче уй, икенче хисләр иде. Сүз хәзер бары мәхәббәт турында, бер-берсен сагыну турында барырга тиеш – шул гына аларның күңелендә хәзер, әмма… Һаман нидер тота, кыюсызлыкмы, ялган оятмы телләрен һәм хәрәкәтләрен бәйләп тора иде. Моны аеруча тирән-үткен итеп Зөфәр сизеп утыра, һәм ничек кенә тыелып, әдәп саклап утырмасын, Рәшидә барыбер аны үзенә тарта, барыбер аның тулы иреннәре, күкрәкләре, тар юбкасы аша түгәрәкләнеп беленеп торган төз аяклары аны гел борчып-котыртып тора иде… Белә бит инде ул аны, татыды бит инде, шулай булгач, нигә кирәк бу тыелып азаплану, ялган әдәп саклап маташу? Рәшидә үзе дә сизми дисеңме?.. Юк, сизә булыр, сизәргә тиеш… Әнә бит Зөфәрнең тилмереп каравыннан ул да барысын төшенгәндәй исереп китеп, онытылып карый башлый ич!.. Чынлап та, иң кадерлесен, иң сакларга тиешлесен кызганмады лабаса, асылда бит, инде ул аныкы, йә, ни югалта ул хәзер?!

      Шулай уйлады Зөфәр һәм үзенчә бик хаклы дип тапкан шул уй-хисен, тыелгысыз дәртен салмак-киеренке, әмма йомшак тавышы белән дә, ялварулы, әмма көйдергеч карашы белән дә Рәшидәнең йөрәгенә ничек тә үткәрергә, ничек тә аны үзенеке төсле үк хәлгә китерергә тырышты һәм ахырда, кара-каршы шундый бер «көйләнү»не сизеп булса кирәк, ул аның кулларыннан тотып, үзенә тарта башлады. Рәшидә, зәгыйфь кенә каршылык күрсәтеп, ләкин «барыбер инде!» дигәндәй, ихтыярсыз буйсынып, акрын гына урындыгыннан күтәрелде. Зөфәр, тиз генә торып, аның иңбашыннан кочаклап алды. Ханым, бер мәлгә хәлсезләнеп, гүя актык мәртәбә авыр, газаплы үкенүдән: «Нишләдем мин, нишләдем?» – дигән төсле, йөзе белән Зөфәрнең күкрәгенә капланып торды. Һәм шулай аз гына мескенәеп, онытылып