Название | Пьесалар / Пьесы |
---|---|
Автор произведения | Карим Тинчурин |
Жанр | Драматургия |
Серия | |
Издательство | Драматургия |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-04198-0 |
Шул вакыт якында мылтык аткан тавыш ишетелә. Пристав, сикереп торып, бер кулына кылыч алып, берсенә револьвер тота.
Смирно!..
Шакирҗан. Миңа тиде бугай.
Мортаза. Юк ла, миңа тиде шикелле.
Шакирҗан. Кара әле, башка тимәгәнме?
Мортаза. Күкрәккә керде шикелле.
Пристав. Команда, вперёд!.. Миннән калмагыз.
Мортаза байны алга этә. Мортаза Шакирҗанны алга этә. Шакирҗан приставны алга этә. Пристав саклык белән алга атлый башлый. Шакирҗан самавырны күтәреп кача. Аның артыннан Мортаза кача.
Пристав ялгыз кала.
Один в поле не воин… (Кача.)
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Шакирҗан байның кунак бүлмәсе. Зәвыксыз җыештырылган. Диварда зур сәгать. Тимер сандык яки тимер шкаф сыман бер нәрсә уң якта дивар буенда тора. Уртада һәм уң якта ишекләр.
I. Садрый, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.
Садрый. Әгәр дә кычкыра йә карыша башласа – атасыз. Пробка булса да, бүлмәдә бик нык шартлый ул. Кая, бомба булдымы?
Шәрифҗан. «Бомба» га яраклы түгәрәк нәрсә таба алмадым.
Садрый. «Бомба» сыз һич ярамый. Бар, зуррак бәрәңге яки шалкан табып китер.
Шәрифҗан китмәкче була.
Садрый. Шәрифҗан, син аны карага буя!
Шәрифҗан. Ярый. (Чыгып китә.)
II. Садрый һәм Сәляхетдин.
Садрый. Эшне бик пөхтә эшләргә кирәк. Иң беренче, каушамаска кирәк.
Сәляхетдин. Тотылсак – яхшы булмас. Төрмәгә ябулары бар.
Садрый. Кызык син, Сәляхи, Шәрифҗан аның улы. Ә син дустының улы. Җитмәсә, ул сиңа үзенең киявенә караган шикелле карый бит. Төрмәне исеңә дә китермә. Алар, халык теленә чыкмас өчен, үзләре тырышырлар әле. Безнең татар халкы бит семьядагы серләрнең халык арасына чыгуыннан үлемнән курыккан шикелле курка.
Сәляхетдин. Тотылсак – яхшы булмас.
Садрый. Әгәр тотылсагыз, менә нәрсә: Шакирҗан байны куркытыр өчен, юри эшләнгән мәзәк, дип әйтерсез. Мин дә шулай әйтермен. Аннан соң сездә бит чын кораллар булмый. Пугач та бәрәңге. Аның өчен кем сезне төрмәгә япсын? Юк өчен баш ватма. Бүгеннән калдырырга һич ярамый. Юкса Мансур малай килеп эләктереп китәр. Аннан чебиләр безнең кулдан бөтенләйгә ычкынырлар. Ә бу барып чыкса, бөтен дөнья безнеке булачак.
Сәляхетдин. Ә ул куркуыннан үлсә?
Садрый. Кем? Шакирҗан абыймы?
Сәляхетдин. Әйе, йөрәге ярылса?
Садрый. Шакирҗан байның йөрәген ярыр өчен, күкрәгенә туптан атарга кирәк. Ат ите ашаган кешенең һичбер вакыт йөрәге ярылмый, докторлар шулай ди.
III. Садрый, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.
Шәрифҗан (кулындагы түгәрәк нәрсәне күрсәтеп). Булды.
Садрый. Нәрсә, шалканмы? (Түгәрәк нәрсәне карый.)
Шәрифҗан. Юк, ашханәдә өстәлдә камыр тора иде. Шуны эләктердем.
Садрый (кесәсеннән битлекләр чыгарып). Менә сезгә