Название | Йөзек кашы / Перстень |
---|---|
Автор произведения | Фатих Хусни |
Жанр | Литература 20 века |
Серия | |
Издательство | Литература 20 века |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-04257-4 |
Ул тәрәзә рәшәткәсенә якынрак килеп пышылдый:
– Чыккач, Айдар, чыккач. Хәзер үк ишеккә бар, мин ачкыч алып килдем.
Берничә минуттан без – Вәсилә белән икәү – бакчада, агачлар арасында идек инде. Монда кеше-кара ишетеп торуы бар, әйдә, читкәрәк китик, дип, ул мине, кулымнан җитәкләп, тау астына алып төшеп китте. Анда биек-биек өянкеләр үсеп утыралар, тын гына булып су ага, кайдандыр су тегермәненең салмак кына гөжләве ишетелеп тора. Без карт бер өянке төбенә килеп туктадык.
Вәсилә әле һаман сизелерлек булып дерелди, сүзен башлый да әйтеп бетерә алмыйча бүленеп кала. Минем бурыч – барыннан да элек аны тынычландыру, тик сүз белән түгел. Җиңел гәүдәсен үземә табарак тартып алам, кысып кочаклыйм, аннары без икебез дә берьюлы нишләптер суга карап калабыз…
– Кибетче Сирайныкыларга каберең якын булмасын… Бөтен түрәләрне сатып алган кешеләр… Шуның аркасында сугышка да бармыйча калды. Ә син кулыңны озайткансың.
Вәсилә миңа үпкәли, ә үзе куркынган кош кебек бөрешеп калган – шулай да миңа караганда акыллырак кеше булып чыкты ул.
Аннары ул ничек итеп ачкыч табуы турында сөйләмәкче була, тик барып чыкмый – шундый чакта ачкыч турында сөйләшеп торып буламы соң?
Җиңел генә гәүдәдә, кайчандыр алма әрҗәләре арасына кысылып авылдан авылга йөрүче кечкенә кызда, учка кереп бетәрлек бу күбәләктә шундый дәрт булыр дип кем ышаныр, – ул кинәт сүзсез калды, сулышын еш-еш ала башлады, күзләре әллә нинди саташкан яшь белән тулдылар:
– Кит моннан, Айдар җаным, кит! Югыйсә сине Себер җибәрүләре бар.
Аның кайнар сулышы минем битемә бәрелде, нидер әйтмәкче идем, әйтә алмадым – Кәҗә Шаяхмәт малае гына шул мин.
Киттем. Шул китүдән авылга ук киттем. Таң атып килә. Ә ай һаман батмаган. Юл яп-якты булып сузылып ята. Әкрен генә атлап кайтып барам. Вәсиләгә әйтергә дип уйлап та әйтелмичә калган сүзләр берсе артыннан берсе искә төшәләр. Аңа дип әллә ничә йөз чакрым җирдән саклап алып кайткан бүләгем дә кесәмдә онытылып калган.
Ә мин аны инде кайчан күрәм? Күрәмме, юкмы?
Ачуым да бик килгән иде, пәке белән уйнауның ахыры турында да уйлап, шул китүдән мин, үз авылыма кереп тә тормыйча, җәяүләп Урал ягына киттем. Итекләрем чыдарлык, калганы турында уйлап та бирмим.
V
Шул китүдән ике елга якын йөрдем. Әтиләргә дә, Вәсиләгә дә бер хат та язмадым. Әтиләргә ник язмадым? Бүләсе малым булганнан түгел, үзем акча җибәрә алмаудан хурланып язмадым. Ике имана җирне сөрдерү өчен яз саен байлар алдында бишкә бөгелгәнен белеп торам бит мин аның. Ә мин йөрим-йөрим – тапканым үземнән артмый.
Вәсиләгә ник язмадым – үзем дә белмим. Әллә нинди кеше булып барам мин. Кемнәрдәндер үч аласы килү, билгесез ачу кайный миндә. Китсен, җәһәннәмгә олаксын Вәсиләсе, дим кайчакта. Бар тапканымны эчеп, оттырып бетерәм дә аннары тагын берәмләп таба башлыйм.
Шулай да Вәсилә, магнит төсле, яңадан мине авылга тартып кайтарды. Йә солдатка алып куярлар, күреп калырга кирәк,