Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни

Читать онлайн.
Название Йөзек кашы / Перстень
Автор произведения Фатих Хусни
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-04257-4



Скачать книгу

Андый җәһәннәм утларына ничек чыдап торыйм: «Ярый, хуш, алайса», – дидем дә ишеккә таба атлый башладым.

      Вәсилә кинәт үзенең балалыгына кире сикергән төсле булды. Кузгалды, җиңел гәүдәсе белән очып, минем муеныма килеп асылынды. Кочаклый, үбә, үзе елый-елый сөйләнә:

      – Айдар, бәгърем, бәхетсез итмә башымны. Алып кит моннан. Иртәгә кияү килергә тиеш, ә син бүген алып кит. Синнән бүтән кеше юк минем өчен. Булмады, булачак түгел. Китик, җанкисәгем!

      Болай булгач, шатланырга, көләргә кирәк, ә ул, тинтәк кыз, елый. Күзеннән тозлы су агыза. Яратмыйм мин күз яшен.

      – Ярый, авызың прәннек белән тыгылмаган булгач, бик яхшы. Бүтәнен рәтләрбез. Иртәгә кичкә әзерләнеп тор. Атка салам да алам да китәм.

      Кызны шулай тынычландырдым да үзем, кешегә-карага күренмичә, тиз генә авылга кайтып киттем.

      Икенче көнне, Сәфәргали җизнинең күк айгырын – төпкә, Госманнарның кара туры алашаларын прәшкәгә җигеп, пар ат белән киттек тә бардык. Әни: «Кая болай җенләнеп йөрисез?» – дип төпченмәкче булган иде дә, «Кайткач күрерсең, җыеныбрак торыгыз», – дигәч, үзе шуннан аңлады бугай инде. Госман, мин, атларны тотып торырга тагын бер малай алдык. Кирәк-ярак булса дип, аракы алып тыккан идем, авылны чыккач та, аны бүлеп салдык. Әйбәт үк булып китте, – атлар икенче төрлерәк элдерә башлаган күк булдылар. Караңгы төшеп килә, йолдызлар калка башладылар, әкрен генә булып кичке җил исә, биткә рәхәт, ә күңелгә аннан дә рәхәтрәк. Әйбәт тә соң безнең як! Төннәре куе, караңгы, кыз урлаучыларны да, ат каракларын да яшерә. Шулай уйланып, дәшми-тынмый гына барам, колагымда – тояк тавышлары, ә күктә – малай чакны искә төшерә торган йолдызлар…

      «Исән-сау ерып чыгып булса, кызның менә дигәненә тиенәсең инде син, малай», – дип, әледән-әле минем салпы якка салам кыстыра Госман.

      Исән-сау ерып чыксак, имеш. Пычагым булсынмыни безгә!.. Мине икенче нәрсә борчый. Әни аңлап калган булса ярый, әзерләнеп торыр. Аңламаган булса, эш харап – яңа кеше алдында сынатабыз. Хәер, төкерергә. Мәңге торасымыни ул монда.

      Барып та җиттек. Әле ярый Ниса түтиләрнең өйләре басу капкасы төбендә үк. Атларны ишегалларына кертеп, туармыйча гына куйдык. Теге малайны атлар янына бастырып, Госман белән без бакча артлатып кына киттек. Алай-болай булса дип, кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем, кирәкмәс йөк кенә булды.

      Исмәгыйль абзый – минем иске таныш, ничек йөрергә кирәк икәнне азрак беләм. Аннары тагын Вәсилә белән кичәнәк сөйләшенгән. Сәгать ун белән унберенче ярты арасында, яңа өйнең бакчага таба карый торган тәрәзәсендә, түбәнге өлгедә, рамда минем ак саплы пәке кадалып торырга тиеш. Шуны күргәннән соң, Вәсилә, комган тоткан булып, тышка чыга. Бакчага керә, карт шомырт агачлары, карлыган куаклары безнең яклы, алар безне яшерәләр. Без, бакча коймасы аркылы төшеп, элек Ниса түтиләргә, ә аннан безнең авылга китәчәкбез.

      План шулай иде, эш бераз бүтәнчәрәк килеп чыкты. Госманны койманың теге ягында калдырып, үзем койма аша бакчага төштем генә. Кайдан сизеп калды диген, үләт тигере, ишегалды ягыннан эт өрә башлады. Бөтенләй әйтеп тора бит, үләт җан, авызын