күр, мин синең итагатьле колың лабаса! Ник син минем аһ-зарымны, ихлас күңелләрем белән ялваруларымны искә алмыйсың?» – дип, көферлеккә төшүдән курка-курка булса да, инанган Алласы белән әрепләшеп китә, хәтта юклы-барлы мөлкәтеннән Барыена сиздермичә генә нәзер-сәдакалар өләшеп, ырымчы карчыкларга йөреп, алдан үзенчә чарасын да күргәндәй була иде. Әмма нишләмәк кирәк – үзең теләгәнне кул белән генә тартып ала торган эш түгел шул! – гамәлдә исә гел шул бер бәрәкәт: кыз артыннан кыз туа да тора, туа да тора иде. «Әллә бик итагатьле колы түгелме мин аның? Әллә әти-әниләрнең сүзенә каршы килеп, ярәшеп әйтелгән сүзне таптап икенче кешегә чыгуым өчен ул мине шулай җәзалыймы?» дигән уйлар да килгәли иде вакыт-вакыт. Ләкин Гыйльменисаның буйсынмас эчке рухы шундук каршы да күтәрелеп чыга. «Дөньяны яраткан, кешеләрнең кылган эшләрен, дөресне, дөрес түгелне югартын күреп, яклап торырлык бөек зат икән, нишләп соң ул күрәләтә минем – үзенең ярдәмсез колының – теләгенә ачыктан-ачык каршы килә? Яшьләй башы нужадан чыкмаган, фәкыйрьлектән тәмам тәкатьсез калган шул Барый бичарамның ялгыз бер иманасы белән алты кашыклы семьяны ничек туйдырмак кирәк? Алай барсына да кодрәтле хаким булгач, син үзең уйлап кара, Ходай җаным!» – дип, курка-курка гына булса да, кайдадыр – югарыдамы, түбәндәме, уңдамы-сулдамы – анысы мәгълүм булмаган, ләкин, ихлас күңелле хатынның керсез инануы буенча, аның бу интегүләрен күреп-ишетеп торырга тиешле югарыгы бер зат белән шулай бәхәскә дә кергәли иде…