Название | Батырша |
---|---|
Автор произведения | Замит Рахимов |
Жанр | Литература 20 века |
Серия | |
Издательство | Литература 20 века |
Год выпуска | 1992 |
isbn | 978-5-298-04233-8 |
– Анысын бән үз күзләрем берлә күрдем күрүен. – Абдулла калын гына арыш ипие телемен урталай сындырды. – Узды да тынды бугай ул. Уфа ягыннан бернинди дә ыгы-зыгы ишетелми сыман.
– Ишетелер төсле шул, кем, Абдулла. – Хуҗа, сүзен бүлеп, хатынына кычкырды. – Кая, әйрәнең буламы, ботка тамактан төшми монда. Ишетелгәли дә инде. Янарал ягындагы шулкадәр зур чирү тикмәгә дисеңме?! Әле тагын да киләчәкләр, имеш. «Оренбург походы» дип аталган бу яу безнең тарафларда яшәүче халаекларга тагын да тарлыклар, авырлыклар, яңадан-яңа җыемнар алып киләчәк, дип әйтәләр. Ур тамагына кала корып, безнең хөр җирләремезнең артына төшмәкчеләр, ди. Берәүне дә беркая чыгармыйча, авызлыклап алырга уйлыйлар икән. Менә бит хикмәт нәрсәдә, кем, Абдулла. Бөтен ил-җиргә чиркәүләр салмакчылар, имеш.
Үз сүзләреннән үзе шикләнеп калгандай булды Гарифҗан. Эре сөякле гәүдәсе ничектер бөреште, төссез күзләрендә куркыну чагылып үтте, калын иреннәре калтырагандай булды.
– Сүз бозау имезер, дигәннәр картлар. Барысы да коры сүз генә бит әле, – дип юатты аны кунак.
– Сүз генә түгел шул, шәкерт. – Ул арада әлеге сүзсез хатын ике җамаяк белән әйрән чыгарып куйды, әңгәмә киселде. Беравык тын гына ашадылар. – Сүз генә булмаска охшый шул, кем, Абдулла. Әлеге кем, Нугай юлының Теләкәй-Куб вулысы ыстаршинасы Тукчура Әлмәков теге заманда Тәфтиләү морзаны Петербурга озатып барган да шунда байтакка торып калган икән. Шул Тукчура пайтәхеттә нимәләрдер ишеткән һәм, эшне озын-озакка сузмыйча, Килмәк абызга хат язып салган: «Бөтен Башкорт илендәге чиста бодайны, бакра һәм күлчәдән аерып, әйбәтләп саклагыз, саламын яндырыгыз. Дүрт ат та язгы чәчүгә әзер булсын», – дигән.
– Кеше кешегә ни язмас…
– Һе, аңламадың, алайса, – дип кыза төште Гарифҗан. – Бу бит башкорт җирләрендә яшәүче бөтен халаекка хәбәр инде: сафларыгызны ныгытыгыз һәм дүрт юлда да яуга әзерләнегез, дигәне.
– Әлеге чирүнең уе яманлыкта дисеңме? Кала салу бит әле әшәкелек дигән сүз түгел.
– Мин әйтмим, тиле, халык әйтә. – Гарифҗан тагын да ярсый төште, кашыгын куеп, әйрән уртлап алды. – Тукчураны юкка шикләнгән дисеңме син, әй?! Шикләнер, бар… Әлеге Кирилыф дигәне узган көз Уфага килү белән типтәрләрнең санын алдырган. Безнең сыман монда килеп, башкортлардан җир алучы татар-чуашлар, чирмеш-арлар, ягъни типтәр дигән халык утыз меңләп икән хәзер. Түрә әле моның белән генә дә калмаган: башкортларны ырулары һәм вулыслары буенча барлаткан. Боларны юкка гына эшләткән дисеңме син аны? Көт, булыр тиккә! Биремнәр артачак, дигән сүз бу, кем, Абдулла. Өстәвенә чукындыручыларга әзер исемлек.
– Бу хәлләргә халаеклар ни ди икән соң?
Гарифҗан соңгы кашык боткасын кабып куйды, тагын әйрән уртлады һәм бик тырышып кашыгын яларга тотынды, шул арада сүзен дәвам итәргә дә өлгерде:
– Хафага калган аксакаллар Кирилыф җәнапларына хат язганнар, үзе берлә сүзләшү өчен, йөрекчеләр җибәргәннәр. Мәгәр түрә аларны тыңлап та тормаган,