Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

итеп Уфага кешеләр җибәрергә, урыс әсирләрен азат итәргә вәгъдә бирәчәк.

      Тәфкилев, сүзгә оста, хәйләгә маһир булса да, үз көченә генә ышанмый, ярдәмгә байтак кына кеше ияртә. Алексей Писарев һәм Михайло Зиновьев дигән геодезистларны, шулай ук берничә казах һәм Уфа дворяннарын, провинциянең «иң яхшы кешеләре» ннән Алдарбай Исәнгилдин белән Таймас тархан Шаимов һәм башкаларны үзе белән ала. Шулай итеп, 1731 елда Әлбелхәер хан янына атларга һәм дөяләргә атланган зур илчелек чыгып китә.

      Илчелекнең башлыгы, үзе дә мөселманга охшарга тырышып, өстенә яшел җилән, аягына сәхтиян читек кия, башына чалма урый һәм… шулар белән хурлыкка кала да.

      Урдага барып төшүгә, Тәфкилев үзен: «Котлымөхәммәт морза», – дип таныштыра. Ләкин казахлар аның чукынганлыгын белеп алганнар, имеш. Әбелхәер аны салкын каршылый:

      – Атыңны Котлымөхәммәт дидең. Син Әләкчәй Инаныч икәнсең гуй. Динен саткан кеше казахны сатмасмы?.. – дип, кылычын ук тартып чыгара.

      Алай да Тәфкилевнең башы чабып өзелми кала – Алдар белән Таймас батыр арага керәләр һәм аны саклап калалар. Тик инде эш бозыла. Алексей Ивановичны ябып ук куялар һәм бер яры да чыгармыйлар. Болай да урысларга кушылуга каршы булган казахлар ду киләләр, ханга кинаяле сүзләр әйтәләр, Тәфкилевне үтерергә җыеналар. Җитмәсә, илченең кесәсендә вәгъдә ителгән миллион урынына нибары ике мең дүрт йөз сум акча.

      Тәфкилевнең урдага китүенә ике еллап вакыт үтә. Мондагыларга инде бар да оттырылды, эш харап булды кебек тоела, хәтта морзаны сатып алырга дип акча туплана. Әмма Котлымөхәммәт морза йөздә тик ятмый. Ул, «ачлык һәм үлем куркынычы» кичергән хәлдә, һаман да казахларны Россиягә кушылырга үгетли. Аларны бигрәк тә йөзгә якында гына урыс шәһәре салыначагы һәм, ул төзелгәч, казахларга булачак уңайлыклар белән кызыктыра. Ниһаять, казахлар урыс подданствосы кабул итәргә, патшадан Ур елгасының Җаекка койган җирендә кала салуын сорарга, Петербургка илчеләр җибәрергә булалар,

      Кыргыз-кайсак илчелеге Санкт-Петербургка 1734 ел башында гына килеп җитә, 10 февральдә аларны үтә тантаналы шартларда Анна Ивановна үзе кабул итә. Ханнарга тапшыру өчен жалованная грамоталар, бүләкләр бирелә. Бу эшне башлап йөргән һәм шул юлда күп кыенлыклар күргән морза Тәфкилев тә онытылмый, аңа полковник чины эләгә.

      Тәфкилевнең Ур елгасында урыс каласы салу турындагы фикере Сенатның обер-секретаре Иван Кириллович Кириллов йөзендә үзенең ихлас яклаучысын таба. Бик үк күрекле булмаган гаиләдән чыккан бу тырыш кеше Урта Азия һәм Һиндстан белән сәүдәне җайга салуга зур өметләр баглаган махсус проект төзи һәм аны Сенатка тапшыра. Проект нигезендә Ур елгасында Оренбург шәһәре салу һәм булачак губернаны колонизацияләү мәсьәләсе ятканга, ул «Оренбург экспедициясе» проекты дип атала. Проектны һәм аны тормышка ашыруны «тайный» советник Бестужев-Рюмин бик нык яклый. 1734 елның 1 маенда патшабикә проектны раслап резолюция сала. Шунысы кызык: проектны тормышка ашыру авторның үзенә тапшырыла, крайны һәм