Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

шулай мәслихәтләшү, ошбу чишмә буена нигезләнү уе ие дә, – дип, сүзнең җаен үз кулына алды аксакал, – анау сарбазлар котны алды бит әле. Чак чыгып өлгердек юлдан…

      – Анысы рас, олы юл буе бу. – Габделрахман бастырып кына киңәшен дәвам итте: – Тагын да ыгы-зыгылыракка әйләнүе бар. Арырак – дала ягында – Оренбур дигән кала салмакчы, имеш, патша. Хәбәрләр хак булса, монда тынгы калмастыр. Бәс шулай икән, аулаграк төбәк сайлау мәслихәтрәк булмасмы?!

      – Шулаен шулай да бит, мулла, кем Габделрахман, без бу якларны бөтенләй белмәйбез, – дип нәүмизләнде аксакал.

      – Алайса, тыңлаң. – Габделрахман тагын да дәртләнеп китте. – Шушыннан кыйблага таба китсәгез, Сагышлы суына барып чыгарсыз. Ул Шушма елгасына алып төшәр. Сагышлы тамагында Нәдер дигән бер авыл булыр. Елга башыннан бер көнлек юл. Ул тарафта иркенлек, хөрлек. Тагын да мөһиме – тынычлык. Минем белүемчә, Шушма вә Шөгер суы буйларында төпләнүчеләрне түрәләр дә абайламады әле. Нәдергә җиткәч, Ураз намлы мулланы сорагыз, гозерегезне сүләгез. Ярдәмнәреннән ташламаслар. Шунысы бар: ат-арба белән үтә алмассыз анда.

      – Атны барыбер суярга кала ла, – дип уфтанды кара татар. Күрәсең, соңгы ат аныкы иде.

      – Ие, сез мөһаҗирләрнең ризык ягы да чамалы бит әле. – Мулла Абдуллага таба борылды. – Менә Баһадиршаһ бер капчык борай китереп китәр үзегезгә. Иске чикмән ише кием-салымнар да җыйнарбыз. Аллага тапшырып, иртәгә иртән кузгалырсыз.

      Качакларның адашкан эт мисалындагы хәлләре, аларның йөзләрендәге нәүмизлек, өметсезлек сүзгә кушылмый гына бер читтә басып торган Абдулланы өнсез иткән иде. Алар өчен кабат монда килү генә түгел, тәмуг төбенә төшәргә дә әзер иде ул бу мизгелдә.

      Икәүләп Тайсуганга таба атлаганда да сүз һаман шул мөһаҗирләр хакында, Олы Идел һәм Чулман иделе буендагы халаекларның мөшкел хәле турында барды. Остазының шунда әйткән бер сүзе бәгыренә мәңгелеккә сеңеп калды Абдулланың.

      – Җитәсие ак патшаның үзенә, сүлисие халаекларның яман хәлен, төкәнмәс аһ-зарын, – дип сөйләнде Габделрахман, ярсып. – Шуларның барын белсә, ишетсә, тончыктырырые ул кан эчүче залимнәрне, җәллад түрәләрен!

      Ярты көн буе сахрада йөрү, аннан, икегә бүленгән бер капчык борайны ат сыртына салып, кабат урманга бару гаять талчыктырган иде Абдулланы. Алай да йокысы йокы булмады, тәмам хәерчелеккә төшкән качакларны жәлләп, төн ката елап чыкты егет.

      Икенче бүлек

      Туган авылына кайтырга дип, чана юлы өзелгәнче үк кузгалды Абдулла. Шуның белән отты да. Боз көпшәкләнгәнче, Ыкны үтеп калды, аннан соң да шактый юл алырга өлгерде. Апрель башында исә юллар иртәнге якта да атлап булмас хәлгә килде. Нигә дисәң, инде төннәрен дә туңдырмый иде. Инде үзе дә тәмам талчыкты, сәфәргә дип алган икенче пар чабатасы да «чәчәк атты». Биштәрендә күн итеге бар барын. Әмма тәмам боламыкка әверелгән язгы юлдан күн итек белән түгел, көймәдә дә үтәрмен димә. Бигрәк тә чокырлар куркынычка әйләнде – алар тәмам зәңгәрләнде, менә-менә ярып җибәрәчәкләр дә, юлларында очраган барлык җанлы һәм җансыз нәрсәләрне Агыйделгә