Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Казань – ностальжи

    Рамиль Гарифуллин

    Если вы желаете окунуться в прошлое своего родного города и дворика, в мир приятных и порой забытых воспоминаний, то эта книга для вас. Читая её, вы будете погружаться в умиротворение, сохраняющее вас от давления суеты, проблем, а порой и страданий настоящего.

    Пьесы

    Данил Салихов

    Пьесы известного драматурга Данила Салихова на протяжении многих лет живут на сцене яркой, современной жизнью, украшая репертуары многих театров по всей России. Писатель духовно близок своему народу, говорит с ним на одном языке, пишет о людях и для людей, заставляя читателя и зрителя неотрывно следить за развитием событий и сопереживать героям. В настоящий сборник вошли пьесы Данила Салихова, созданные им в разные годы.

    Провинциал. Рассказы и повести

    Айдар Сахибзадинов

    Айдар Сахибзадинов – признанный мастер реалистической прозы. В книгу «Провинциал» включены рассказы и повести. От ранних, которые поражают необыкновенной ёмкостью, особой зоркостью на детали с их поэтической фиксацией, до поздних, таких как «Апологет» и «Мизантроп», в которых автор сдвигает тектонические плиты эпох методом изощрённым, арабесковым. В документальных повестях «Я – дочь Исхака» и «Красные маки» автор модифицирует эмпирическую достоверность повествования в документ, подбирается к разрешению актуальной для современной литературы коллизии: что приоритетнее – частный человек или государство. «Природа одарила Айдара интуицией. Он талантлив своенравно, ярко. Его проза ощущается физически, случайных сюжетов нет…» – писал о текстах Сахибзадинова Рустем Кутуй. Сказать проще, книга «Провинциал» – живительный источник для любителей художественного слова.

    От Калуги до Берлина

    Ахмет Рафиков

    Автор этой повести – участник Великой Отечественной войны – описывает простую солдатскую жизнь и лично пережитое за годы службы фронтовым фельдъегерем. В центр внимания повести автор ставит простого солдата, защитившего нашу Отчизну, его душевные переживания, нравственные испытания. Писатель помнит о фронтовых друзьях и о своих погибших товарищах. Затронутые автором нравственные проблемы и сегодня актуальны. Они заставляют размышлять над понятием Родина, бережно хранить и передавать её будущим поколениям. Эта повесть – память о суровых военных годах.

    Җан сөенече

    Роза Мулланурова

    Мәхәббәт нинди генә авыр сынауларга дучар итеп, күңелләргә җан әрнеткеч яралар салса да, ул – кеше тормышындагы иң якты нур, җан сөенече, илаһи хис. Р. Мулланурова хикәяләрендәге геройлар өчен дә мәхәббәтнең авырлыкларны җиңеп, яшәүгә өмет бирүче сихри көч булуына инанабыз.

    Моң

    Сәмига Сәүбанова

    Сәмига Сәүбанова иҗат иткән геройлар бүгенге көннең борчу-мәшәкатьләреннән шулай ук азат түгел… Ләкин нинди генә хәлләргә юлыксалар да, алар кешелеклелек сыйфатларын җуймыйлар, алга карап яшиләр. Һәм нәтиҗәдә геройларның көндәлек тормышында шатлык-сөенечләргә дә урын табыла.

    Ходай бүләге

    Галимҗан Гыйльманов

    Галимҗан Гыйльманов – хәзерге татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның үзенчәлекле геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яши, шул ук вакытта алар тетрәндергеч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры кала. Әлеге китапка язучының укучылар арасында популярлык казанган бәяннары туплап бирелде.

    Бервакытны – без тугач…

    Рәдиф Сәгъди

    Танылган язучы, драматург Рәдиф Сәгъдинең бу китабына соңгы елларда язылган автобиографик һәм документаль әсәрләре туплап бирелде. Автор укучыда уйлап чыгарылмаган тормыш чынбарлыгына кызыксыну уятырга омтыла, заман проблемаларының тирән тамырлары турында бәян итә.

    Бәхетсез җаннар

    Хәбир Ибраһим

    Әлеге китапта язучының соңгы елларда иҗат иткән, әдәбият сөючеләр яратып укыган проза әсәрләре урын алды. Бу әсәрләргә халыкчанлык белән беррәттән фәлсәфи тирәнлек тә хас.

    Каһәр

    Хисам Камалов

    Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловның (1926–2016) әлеге романы Икенче бөтендөнья сугышы чорында оккупация михнәтен кичергән халыкның фаҗигале тормышын тасвирлауга багышланган. Сугыш мәхшәрен үз башыннан да кичергән әдип аерым кешеләр, гаиләләрнең аянычлы язмышын кырыс реалистик буяулар белән, тирән психологик кичерешләр аша сурәтли. Бу әсәр язучының «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» кебек киң танылу алган романнарының дәвамы кебек тә укыла.