«Карындагы бала – гаҗәеп җан иясе! Ул әле тумаган, ә инде төрле авазларны ишетә, корсакка кагылганны тоя, тышкы дөньядан үзенә кирәкле мәгълүматны „эләктерә“ ала. Карындагы чор – танып белүдә бик мөһим этап, әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат туплау чоры. Галимнәр һәм табиблар баланың үсеше белән әнисенең карынында вакытта ук шөгыльләнергә мөмкинлеген дәлилләгәннәр. • Бала белән аралашу, аңа мөрәҗәгать итү баланың саклану көчен арттыра, эмоциональ һәм физик үсешен яхшырта. • Әле тумаган бала белән аралашу булачак әнинең корсагына кагылу (сыйпау, кулларны кую һ.б.) аша башкарыла. • Балага тыныч кына, йомшак тавыш тавыш белән, назлап мөрәҗәгать итәргә кирәк. • Әгәр бала белән даими һәм шатланып аралашсаң, ул көчлерәк, түземлерәк булып, дөньяга ышаныч белән туа…»