Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Сююмбика

    Ольга Иванова

    Последняя книга трилогии «Повелительницы Казани» – «Сююмбика» завершает повествование о непростом периоде существования Казанского ханства. Судьба главной героини неразрывно связана с падением государства и трагедией народа, для которого одна из последних правительниц ханства стала неким символом. Красивая, гордая и непреклонная царица, беззаветно преданная своему народу, такой она предстаёт в легендах и сказаниях, такой же читатель увидит её на страницах книги. Прекрасная женщина, которую воспевали поэты, а простые казанцы видели в ней мудрую правительницу и заступницу. Этой женщине была дарована редкая возможность прожить в любви, столь нечастой в знатных семействах, но в конце пути сполна испить чашу горестей вместе со своим народом. Читателя захватит история романтической и пылкой любви Сююмбики и хана Сафы-Гирея, где неистовая страсть мужчины соседствует с обжигающей ревностью, а женщине приходится учиться делить возлюбленного с соперницами. У читателя также появится возможность распутать сложный клубок взаимоотношений между Казанью и правительством Ивана Грозного, разобраться в причинах гибели ханства в свете представленных в книге исторических событий.

    Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…

    Акмулла

    Мифтахетдин Акмулла татар шигъриятендә җәдитчелек чорын башлап китә. Аның иҗаты XIX йөз татар әдәбияты үсешенең үрнәкләреннән берсе булып тора. Акмулла XX йөз башы әдипләренең рухи укытучысы да санала. Еллар узган саен, аның әсәрләре, киңрәк танылу алып, укучы күңелен үзенә көчлерәк җәлеп итә. Бу китапта тәкъдим ителгән әсәрләре, элек басылган җыентыклары нигезендә, яңача фәнни карашларга таянып бирелде.

    Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)

    Габдулла Тукай

    Китапта халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә.

    Заһирә Гомәрова / Захира Гумарова

    Захира Гумарова

    Китапта авторның балалар өчен язылган шигырьләре, табышмаклары, пьесасы һәм хикәяләре тупланды. Балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләр тирә-юньне танып белергә өйрәтә. Көтелмәгән, кызыклы вакыйгаларга корылган хикәяләр дуслык, татулык, туган җир, әдәп кебек төшенчәләр белән таныштыра. Кызыклы табышмаклар балаларның уйлау сәләтен үстерә. Китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә, татар балалар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

    Бабахан дастаны / Дастан Бабахана

    Кылыч Сайяди

    Таһир-Зөһрә вакыйгаларына багышланган Урта гасырлар әдәби ядкярләреннән «Бабахан дастаны» – халкыбызның саф мәхәббәт тойгы-хисләрен ачык һәм тулы чагылдырган, шул ук вакытта рухи-мәдәни күзаллау һәм милли карашларын берләштергән, иҗтимагый да, табигый дә фикерләре берлегенә корылган бөек әсәр. Ул, ничәмә чорлар алмашып та, һәр яңа буында гаделлек тойгыларын тәрбияләгән һәм яшәткән. Аның өлгесендә әдипләр кабатланмас әсәрләрен иҗат иткәннәр, халыкта аның белән аваздаш җырлар, кыйссалар барлыкка килгән. Бу тәэсир бүген дә дәвам итә. Китапта Кылыч Сайядиның «Бабахан дастаны» тексты һәм аның, барлык әдәби үзенчәлекләре сакланган хәлдә, бүгенге телебезгә шигъри тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Кереш мәкаләдә автор һәм вакыйгаларның кайсы тарихи төбәккә бәйле булуы – әдәби-текстологик, язылу датасы криптоанализ методы нигезендә ачыклана.

    Бер уч борчак / Горсть гороха

    Ляля Сабирова

    Язучы Л. Сабированың бу китабына мәхәббәт һәм нәфрәт, мәкерлелек һәм намуслылык турында язылган тормышчан хикәяләре туплап бирелде.

    Сайланма әсәрләр / Избранное

    Николай Некрасов

    Әлеге китапта күренекле рус шагыйре Николай Некрасовның (1821–1878) сайланма шигырьләре һәм поэмалары татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә. Китап шагыйрьнең тууына 200 ел тулу уңае белән нәшер ителә.

    Уйлан!.. / Задумайся!..

    Ленур Иксанов

    Яшь шагыйрь Ленур Иксановның шигърияте самимилеге, ихласлыгы белән җәлеп итә. Автор укучыларына үзенең уй-хисләргә бай күңелен ачып сала, башкалардан да шуны таләп итә. Ул замандашларын тормыштагы һәр адымны уйлап, дуслык, туганлык, мәхәббәт, илаһият хисләре аша сынап ясарга чакыра.

    Бәби / Дитя

    Ильгиз Зайниев

    Илгиз Зәйниевнең әлеге китабына кергән пьесалары, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар мәхәббәтен казанып өлгерде инде.

    Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад

    Галия Гайнутдинова

    Әлеге җыентыкка Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты Галия Гайнетдинованың күңел чишмәсеннән ургылып чыккан тойгы-кичерешләре, бәхет, яшәү мәгънәсе турындагы фәлсә-фи уйланулары чагылган шигырьләре тупланды. Аның иҗат дөньясында кешелек асылы, моны билгеләүче күңел сыйфатлары, хатын-кызга хас мәхәббәт, тугрылык, горурлык төшенчәләре төр-ле төсләргә манып бирелә. Шигъри ямьне күрер өчен, шигъри тәмне тояр өчен, авторның сөекле Ватанына, туган җиренә, халкына, якыннарына эчкерсез сөю хисләре белән сугарылган шигырьләрен укып карагыз.