Название | Сөйлим, тыңла… |
---|---|
Автор произведения | Нәбирә Гыйматдинова |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 2016 |
isbn | 978-529-803133-2 |
– Ә син кыз сорарга килдеңме соң әле? – Туйбикәнең күзләреннән шаян очкыннар сирпелде. – Башта әти-әнидән сора-а! Йоласына туры китереп бал апкил, пар каз апкил һәм дә мөһергә алтын йөзек. Балдак белән бутама тагы, анысын үзәк кибетеннән икәү сайларбыз. Менә йөзекнең үлчәме! – Кыз үлән белән бармагын уратты. – Артык калын булмасын, яме.
– Ярар, – диде Нурулла. Әйе, ул Туйбикәнең бөтен әмеренә «ярар» диде. Ниһаясез яратуы белән егет аяк астындагы каты җирне, баш очындагы күкне тоймады, ул әллә нинди сәер дөньяда яши, бу дөнья бары тик хисләрдән генә тукылган төсле иде. Берни дә түгел, мәхәббәт дип, күзен-башын томалатып, мөгаен, аны күрәчәк сикерткәндер.
Туйбикә исемлек төзеп тоттырган күчтәнәчләрне төяп, кыз сорарга баргач та, булачак әби белән бабай кияү дип әллә ни өзелмәде шикелле. «Үзегез карагыз, яшьләр!» белән генә чикләнде алар. Озак-озак карап торырга Нурулланың түземлеге төкәнгән иде шул. Егет, кистереп: «Август азагында туй, барлык расхутлар минем өстән», – диде. Хәзер инде ничек тә сынатмаска кирәк иде. Җиде кат тиресе туналса туналды, әмма Нурулла вәгъдәсен үтәде: таныш-белешләр ярдәмендә ун машина табылды, загс белән кафе сөйләшенде, үзе дә энәдән-җептән киенде һәм, йөрәген учына кысып (бәхетен җил урламасын!), Туйбикә артыннан китте. Әле моңарчы Чурайбатырда беркемнең дә болай зурдан кубып килен төшергәне юк иде.
Мәхәббәт дигәндә, хатын-кыз да, ир-ат та үз гомерендә бер авыруга сабыша, ләкин бу чирдән ирләр озак, бик озак дәвалана, чөнки аларның хисе ясалмалык һәм хәйлә белән сыекланмаган. Шөкер, Аллаһы Тәгалә адәм баласына ни-нәрсә кыланганнарын шунда ук күрсәтеп тормый, югыйсә Нурулла үзен читтән күреп шаккатар иде.
Шулай дус-иш, туган-тумача, машиналарны улатып, зәңгәр түбәле йорт каршысында туктады. Ә анда сәер тынлык иде. Бәйрәм көнне киереп ачып куясы капка нигәдер ябык. Ни җыр, ни гармун, ни яшьләр тавышы ишетелми. Кияү балакай атылып ишегалдына керде. Монда да бәйрәм җилләре исми иде. Баскычка Туйбикәнең яртылаш бөкрәйгән әнкәсе чыгып басты. Аның чырае болыт сарган сыман караңгы иде.
– И бәбкәм, ни диим инде сиңа? – диде ул, ыңгырашып кына. – Күңелеңә авыр алма, олан. Туйбикәбез кичәгенәк, зур укуларга дип, Казанга китте.
– Ничек «китте»?! Ничек?! – Нурулланың гәүдәсе тораташка әйләнгән, ул телен дә көчкә генә кыймылдата иде. – Бүг… ен без… нең загста языл… язылышу көне! Таг… тагын бер сәгатьтән!
– Ачуланма, бәбкәм. Ул кызны без генә тышауларлыкмыни! Кешене хур итмә, белгертеп кит, дидек, тыңламады. Аңа җен шаукымы тигән, бәбкәм. Мин аны абзыйның туенда тапкан идем, атасы исемен дә шуңа Туйбикә дип куштырды. Катыны, ире бии-җырлый, мин мич аралыгында бәбилим, Ходай җәзасы.
Егет тораташ гәүдәсен капкага табан сөйрәде. Хәзер инде аяк җирдә – чынбарлык аны хыял иленнән аска табан тарткан иде. Күктәге болытлар да якын, бик якын, тик алар хәзер, таш кебек укмашып, баш