Название | Сөйлим, тыңла… |
---|---|
Автор произведения | Нәбирә Гыйматдинова |
Жанр | Современная зарубежная литература |
Серия | |
Издательство | Современная зарубежная литература |
Год выпуска | 2016 |
isbn | 978-529-803133-2 |
– Әй, улым, улым, кибыр-чибырларың белән тавыклар көлдермәсәнә! – дип инәлде ул. – Алай башлы икәнсең, жукларны көйдерә торган нур приборы яса, эликтыр баганасына эләрсең дә, бәрәңге бакчасындагы кортлар үзеннән-үзе янар.
– Әби, әби, авылыгыз белән горох чәчегез! Жук ашый да эченә газ җыелып шартлый, – дип көлгән оныкка кортка:
– Әй, улым, тиле дигән саен тигәнәк буе сикермә. Олы кешедән оял, – диде. – Безгә сугылып яхшы иттең әле, Нурулла балакаем. Үзем дә яныңа бармакчы идем, аяклар шеште. Авыл хәбәрләрен күршеләр җиткерә, шөкер. Кер әле, ызбага кер. Сиңа әманәтем бар, балакаем. Ерактан урасам, берүк ачуланма. Әбинең әтисе Фәхретдин бервакыт күрше Иске Ибрай мулласы белән хаҗ кылырга ниятләгән. Хатыны, бала-чагасы белән хушлашып, ерак юлга кузгалган болар. Элгәре, балакаем, Мәккәдән яртышар ел әйләнгәннәр. Самолёт юк, поездлар юк. Дәрья аша йөзгәндә, акула дигән дәү балык койрыгы белән китерә дә суга икән корабка, китерә дә суга икән. Башлыгы әйткән корабның: корбан сорый, бабайлар, дигән. Хаҗилар нишли димсең, шобага тота. Кем дә кем таякны иң ахыр учлый – шул корбанга бирелә. Таяк очы безнең бабайга тия. Ул, сабыр гына тәһарәтен алып, ап-ак күлмәк-ыштаннарын кия. Ике рәкәгать намазын укый, аннары үз ирке белән дәрьяга сикерә. Күрше Иске Ибрай мулласы җылый-җылый сөйләгән моны. Тынган, ди, шуннан соң зур балык, корабка тимәгән, ди.
– Ишетмәгән идем, Зәкия апа.
– Бик борынгы хатирә шул, балакаем. Сез яшьләргә аның ни кызыгы! Минем генә бәгырьдәге яра менәтерәк. Фәхретдин бабай эзләреннән йөрергә хыялландым гомерем буе, акчам җитмәде, балакаем, акчам. Бик бәләкәй хезмәт хакына укыттык без элгәре.
– Зәкия апа, син тумышың белән кайсы яктан әле?
– Кызыл Таудан мин. Габдрахман бездә укыта иде. Мин мәктәптә пионервожатый идем. Бер-беребезне ошаткач, кавыштык. Чурайбатырда аның әнкәсе ялгыз иде, кияүдәге хатын җеп кебек бит инде, энәгә тагылдым.
– Габдрахман бабай без малай-шалайны биш тиен акча белән алдалап көрәштерә иде.
– Шаян, шук иде мәрхүм…
Нурулланың өстенә гүя кайнар су койдылар! «Мәрхүм…» Хәйләкәр карчык сүз йомгагын тәгәрәтте-тәгәрәтте дә очын китереп чыгарды. «Балакаем, тегендә Габдрахман бабаң очрамадымы?» – дип, маңгаеңа бәреп сорарга ул Зариф карт түгел, итагатьле мөгаллимә. Ләкин Зәкия апа Нурулланың шик-шөбһәләрен «акламады»: шкафтан ак тастымалга төрелгән ниндидер төргәкне алып актаргач:
– Менә ул минем әманәтем, – диде. – Хаҗи бабамның Коръәне, балакаем. Буыннан буынга күчкән Изге Китап. Каладагы улым Хәлим моның бәһасен белми, динсез профессор. Онык, әнәтерәк, кибыр-чибыр белән җенләнә, кулында һаман бер күзле шайтан тартмасы. Күңел кошым авылны иңләде-буйлады. Бабай ядкяренә кем лаек дим. Үлсәм, кем аны күз карасыдай саклар дим. Ахыр чиктә күңел кошым сиңа кунды, балакаем. Иманың нык, тормышың төзек, бусагаңа хәмер тамчысы таммаган, хәрәмгә ымсынмаган. Бәндә рәнҗетмәдең, кыйнамадың-сукмадың. Элгәреге персидәтелләр ярты уч башак өчен камчысы белән ора иде. Инде менә нур өстенә нур дигәндәй, әүлия өммәтеннән син, балакаем!
Нурулла,