Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов

Читать онлайн.
Название Көзге йолдызлар астында
Автор произведения Махмут Хасанов
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 2017
isbn 978-529-803380-0



Скачать книгу

хәл: үзеңнең иң кадерле кешең тарафыннан читкә кагылуыңны белгән чакларда да матурлык, шатлык белән тулы үткән көннәр, ничектер, ешрак искә төшә торган булалар. Кем белә, бәлки, киләчәктә ул көннәрнең мәңгегә кабатланмаячагына тәмам төшенгәч, дөресрәге, киләчәктә шул җаныңнан да кадерлерәк кешең белән бергә булуга өмет өзелгәч, шулай була торгандыр. Зарифка да киләчәктә Көлемсәр белән бергә калуны күз алдына китерүе авыр иде инде. Аның өчен хәзер бары тик үткән көннәр генә ял бирәләр иде.

      Зариф Көлемсәрне фронтка киткәнче үк белә иде. Хәтта искә төшерүе дә көлке. Көлемсәр, шакмаклы ашъяулык киндереннән теккән букчасын асып, үзенең атлавына сокланган кебек, аяк башларына карап, Зарифлар турысыннан үтә иде. Аның беренче ел мәктәпкә йөри башлаган чаклары булгандыр, Зарифның Көлемсәрне бөтен белүе шуннан гыйбарәт иде. Менә Зариф армиядән кайтты. Бәдри ага аны туган атасы кебек каршы алды. Беркая да җибәрмичә, үзендә кунак итте. Кайтканның икенче көнендә Бәдри ага Зарифны клубка концерт тыңларга алып керде. Ул шунда Көлемсәрне күрде. Ләкин танымады. Кая ул тану!.. «Бу кем бу?..» – дип сорады ул Бәдри агадан. «Танымыйсыңмыни, Гөлҗиһан җиңги кызы – Көлемсәр ич», – диде Бәдри ага. «Кит аннан! Булмас ла!.. Көлемсәр шулай үстемени?..» – дип гаҗәпләнгән иде Зариф. Гаҗәпләнмәслек тә түгел иде шул. Ап-ак ефәк күлмәк кигән Көлемсәр әле хәзер генә күктән очып төшкән аккоштай сәхнәдә басып тора иде. Зарифның йөрәге күптән эзләгән кешесен тапкан кебек еш-еш тибә башлады. «Менә Көлемсәр нинди булган!» – дип куйды ул эченнән генә. Зариф шул көннән соң Көлемсәр белән якыннан очрашырга тырышып йөри башлады. Ул аны икенче көнне, Гөлҗиһан түтиләрнең үзләренә баргач, тагын күрде. Зарифның йөрәге туктап, ничектер, кысылып киткәндәй булды, шушы яшь кенә кыз алдында каушап югалып калган иде ул.

      Зариф леспромхозда калды, Көлемсәр эшләгән участокта тракторчы булып эшли башлады.

      Көлемсәр төнге сменада эшләгәндә, Зариф тыныч йокы күрмәде. Көлемсәр тракторын кабыза алмыйча газаплана торгандыр яки башка төрле күңелсезлек чыккандыр дип борчыла иде ул. Шул ук вакытта Көлемсәрне күрү теләге дә аңа тынгы бирмәде. Ул, төн уртасында торып, Көлемсәр эшли торган лесосекага китә. Берәр кеше очрап аның соңга калып йөрүенең сәбәбен сораса, ул яшерә, «гыйшкың бигрәк кызыл икән» дип көлүләреннән куркып, төрлечә хәйләли торган иде. Күңел сизә бит ул, хәерсез. Кайчак чыннан да трактор нигәдер туктаган була. Бер тапкыр шулай шактый кеше, җыелып, Көлемсәрнең сүнгән тракторын кабыза алмыйча газапланалар иде. Хәтта Тәмир дә, Көлемсәрне читкәрәк этеп: «Китегез әле… үзем… Ир-ат сөяге – имән тамыры, хатын-кыз сөяге – бодай камыры», – дигән булып, кырын салган кепкасы очып төшкәнче, ачкычны борып карады. Ләкин бернәрсә дә чыкмады. Вакыт уза, ә көнлек планны үтәргә кирәк. Көлемсәр дә ачуыннан ярсый башлаган иде. Шулвакыт Зариф күренде. Ул магнетоны ныгытты да бер боруда тракторны кабызды. Көлемсәр шатлыгыннан ни дияргә дә белмәде. Ә Зарифка Көлемсәрнең җылы сүзен ишетү, аның ягымлы карашын күрү генә дә бөтен нәрсәдән кыйммәтрәк иде.

      Көлемсәр