Название | Көзге йолдызлар астында |
---|---|
Автор произведения | Махмут Хасанов |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 2017 |
isbn | 978-529-803380-0 |
Аны төнге дежурга килгән Бикмүш абзый туктатты.
– Бераз көтеп тор, Галләм, – диде ул. – Анда кеше бар…
Бүлмә эченнән баш инженерның тупас тавышы ишетелә иде. Күп тә үтмәде, ишектән таныш булмаган кеше атылып чыкты да, алдына-артына карамыйча, кабалана-кабалана китеп тә барды.
Галләм кергәндә, баш инженер үзенең зур йонлач куллары белән өстәл кырыена ябышып, сикереп торып якалаша башларга җыенган кеше төсле утыра иде. Галләм, аның бу кыяфәтен күреп, ишек катында туктап калды.
– Сиңа тагын нәрсә кирәк? – диде баш инженер, кыяфәтен үзгәртмичә.
Галләмнең әйтергә теләгән уйлары чуалып киткән кебек булды. Ул, бер урында таптанып:
– Мин сезгә бер йомыш белән кергән идем… – диде.
– Соң?!
– Машина белән агач ташу турында… Хлыст килеш, агачны бөтен килеш ташу турында. Без дә шул метод белән эшли башласак…
Галләм шул ике-өч авыз сүз әйткән арада, тирләп чыккан маңгаен кергәннән бирле өзлексез әвәләп торган озын колакчынлы күн бүреге белән сөртеп алды.
– Рационализаторлык тәкъдимен, гадәттә, язма рәвештә, рәсмиләштереп кертә торганнар иде, – диде баш инженер. Аның иреннәрендә мыскыллы елмаю чагылып китте. – Аннары, – дип сүзен дәвам итте Ногман Сәйфиев, – бу тәкъдим өчен барыбер бүләк бирелмәячәк. Чөнки бу яңалык түгел инде…
Галләм тәмам аптырады.
– Соң мин бит сезгә бүләк сорарга дип кермәдем, – диде ул, кыза төшеп. – Быел киселәчәк урманның шактый өлешен шофёрларга ташырга туры киләчәген ишетеп кердем мин. Миңа… – Галләм тотлыгып калды. – Миңа сезнең бүләгегез-фәләнегез кирәкми… Мин сезгә үзебезнең машиналар белән рейс саен унбиш, хәтта егерме фестметр төйи алачакбыз дип кенә әйтергә теләгән идем…
Сәйфиев бу яңа метод белән эшләгән бик күп леспромхозларның агач ташу планын шактый арттыруларын үзе дә бик яхшы белә, ләкин үз сүзенең сүз булып калуын тели иде. Быел дәүләт планы барыбер тулысынча үтәлмәячәк. Хәер, бу уй аның үзен дә каушатып куйгалый. «Артык күп белә башладылар… Санга да сукмыйлар. Менә күрерләр…» – дип уйлады ул. Менә хәзер дә Галләм Тимербаевның тәкъдименә бер дә исе китмәгән кыяфәт чыгарды.
– Дүрт фестметр урынына егерме фестметр диген, ә?! Ха-ха!.. Кара әле син аны, ә! Сәләтсезнеке бер колач ди шул…
Галләмнең йөзе көзән җыерган кебек тартышып куйды. Тузгып торган коңгырт-кара чәчләре тирләгән маңгаена төшеп ябышканнар. Ул, утлы күмер тоткан кеше сыман, күн бүреген, әвәли-әвәли, бер кулыннан икенчесенә күчереп тора иде.
– Көлмәгез!.. – дип җикеренде Галләм. – Көлмәгез… Мин… – Ул берничә секунд сүзен әйтә алмыйча тотлыгып торды. – Мин сезгә бу эшне практикада күрсәтермен. Минем шофёр булып беренче ел гына эшләвем түгел.
– Ярар, ярар, мактанма. Мине бит сезнең стажыгыз кызыксындырмый, – диде баш инженер, бераз йомшара төшеп. – Аңлашылды. Әле болай гына да нормагызны үти алсагыз бик яхшы булыр иде…
– Юк!