Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов

Читать онлайн.
Название Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы
Автор произведения Хатыйп Миңнегулов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03602-3



Скачать книгу

(1871–1942) һәм кайбер башка күренекле галимнәрнең эшчәнлегендә күзәтелә. Үкенеч ки, классик ориенталистика фәненә хас булган комплекслылык, күпкырлылык, масштаблылык совет чорында һәм, гомумән, соңгы гасырда әкренләп зәгыйфьләнүгә, теге яки бу дәрәҗәдә сүнүгә йөз тотты. Шулай да бу төр сыйфатлар аерым галимнәрнең эшчәнлегендә дәвам итте һәм мөһим, файдалы нәтиҗәләр бирде. Шундый фидакяр, мәшһүр затларның берсе – милләттәшебез Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов (7. 02. 1907, элеккеге Тәтеш өязе (хәзерге Апас районы) Морзалар авылы – 18. 12. 1983, Ленинград). Аның тормыш юлы, фәнгә килү сукмаклары бик тә катлаулы, гыйбрәтле, әдәби-сәнгати әсәрләргә лаек булырлык. Ул әхлаклы, чагыштырмача укымышлы, үз көче белән көн күрә торган, хезмәт сөючән гаиләдә туып үсә. Әтисе, иген игү, терлек карау, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән беррәттән, балалар да укыта, мәчеттә дә эшли; вакыты-вакыты белән Әстерхан якларына, Урта Азия тимер юл төзелешенә, Казан дары заводына да барып тир түгә, ундүрт балалы (өстәвенә янә ике ятим бала) гаиләне карауда бөтен көче белән тырыша. Өлкән балаларның берсе булган Габдрахман әти-әнисенең төп таянычы, булышчысы сыйфатында үсә. Гаиләдә китап культы хөкем сөрә. Булачак галим үз истәлекләрендә әбисенең фарсы, госманлы телләрен дә белүен, Гаттарның «Пәнднамә», Чәләбинең «Мөхәммәдия» китапларын оригиналда укуын искә төшерә [1:315].

      Габдрахман әүвәл үз авылларындагы мәдрәсәдә белем ала. Өч елдан соң, ягъни 1914 елда, абыйсы белән үзләреннән ерак булмаган Урта Балтай (хәзерге Апас районы) мәдрәсәсендә шунда торып укуын дәвам итә, татарчадан тыш, гарәп-фарсы телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнә, Коръәнне дә шактый үзләштерә. Октябрь инкыйлабыннан соң бу мәдрәсә ябыла, алга таба Габдрахман ике ел «совет мәктәбе»ндә укып ала. Күрәсең, бу яңа типтагы мәктәп яшүсмер егетне бик канәгатьләндерми. 1920 елда ул күп кенә күренекле затларны (Ш. Мөхәммәтов, З. Бәшири, Һ. Атласи…) биргән атаклы Буа мәдрәсәсенә барып керә. Әмма ачлык елда берничә айга укуын бүлеп тора. Дүрт туганы, кайбер якын кардәшләре белән Сормово шәһәрендә кыш уздыралар, хәер сорашып, күп кыенлыклар күреп булса да, коточкыч ачлыктан исән-сау калалар. 1922 елда Габдрахман Буада укуын дәвам итә. Бу мәдрәсәнең озак еллар буе тупланган бай китапханәсе булуы мәгълүм. Габдрахман анда төрле телләрдәге басмалар, шул исәптән татарча әдәби, гыйльми әсәрләр, гәҗит-журналлар, Ш. Мәрҗани, И. Гаспралы, Р. Фәхреддин, Ф. Кәрими, М. Бигиев хезмәтләре белән ныклап таныша. Укытучылар арасында Истанбул, Каһирә югары уку йортларында белем алган тәҗрибәле мөгаллимнәр дә эшли. Әмма бераздан совет хакимияте Буа мәдрәсәсен дә яба. Булачак шәрыкшинас берничә ел Морзаларда яшәп ала: хуҗалык эшләре белән дә шөгыльләнә, күп вакытын китап укуга бирә, нәсел шәҗәрәләре төзи, хәтта шигырьләр дә яза.

      1927 елда, белемен арттыру максаты белән, ул Ленинградка килә. Атаклы Муса Бигиев белән таныша, аннан гаруз, борынгы гарәп шигърияте хакында сабаклар ала. 1927–1928 елларда Габдрахман Таһир улы Ленинград Җәмигъ мәчетендә Коръәнне иң яхшы укучы буларак таныла. Гомумән, аның күркәм тавышлы булуын, татар, төрки җырларын матур итеп башкаруын еш телгә алалар. Ул беркайчан да спиртлы эчемлекләр