Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов

Читать онлайн.
Название Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы
Автор произведения Хатыйп Миңнегулов
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03602-3



Скачать книгу

Таһиров, Р. Вәлиев, Р. Батулла, А. Хәлим, Ф. Бәйрәмова һәм кайбер башка билгеле галим-әдипләр лаек булды. Әлеге исемлеккә 2017 елда без фәкыйрегезнең дә өстәлүен мин шәхсән зур канәгатьләнү белән кабул иттем3.

      Бөгелмәдә 1994 елдан бирле татар гимназиясе эшли. Һ. Атласи исемен йөрткән бу уку йортында аңа багышланган музей да бар. 2004 елдан Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә Һ. Атласи исемендәге музей-китапханә эшли. Журналист, чын милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт инициативасы белән оештырылган бу мәгърифәти-мәдәни учакта олуг галим эшчәнлегенә һәм, гомумән, татар яшәешенә мөнәсәбәтле күпсанлы, гаҗәеп кызыклы мәгълүматлар тупланган [8].

* * *

      Һади Атласи эшчәнлегендә башка халыклар, бигрәк тә төрки кавемнәр турында факт-мәгълүматлар да шактый. Аның тарихи хезмәтләре урыс, төрек һәм кайбер башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек.

ӘДӘБИЯТ

      1. Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык / фән. мөх. М. Госманов; төз.-авт.: Р. Миңнуллин, А. Мөхәммәтдинова, И. Һадиев. – Казан : Җыен, 2007. – 400 б.

      2. Миңнегулов Х. Без – «бер Ана-йортның балалары» (Татарстанда Төркиядәге милләттәшләребезне өйрәнүнең торышы (Курат һ. б.) // Иҗади гамәлле шәхесләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 139–156 б.

      3. Prof Akdes Himet Kurat. Kazan türklerinin Taninmiş tarihçi вe milliyetçilerinden Hadi Atlaz // Kazan. – 1975. – № 16. – 1–6 s.

      4. Мекемтас Мырзахметулы. Тайны русификации казахов. – Алматы : «Каpзuгүрт» басnасы, 2015. – 344 с.

      5. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр : 2 томда / фән. мөх. М. Госманов; төз. : И. Гыймадиев, Л. Гобәйдуллин, Р. Миңнуллин, Э. Сәлахова. – Казан : Җыен, 2010. – 2 т. – 352 б.

      6. Атласи Һ. Сайланма әсәрләр : 2 томда / фән. мөх. М. Госманов; төз.: И. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Э. Сәлахова. – Казан : Җыен, 2009. – 1 т. – 560 б.

      7. Ахтямов Р. Сонеты. – Казань, 2014. – 297 с.

      8. Һади Атласи исемендәге музей-китапханә йорты : Альбом. – «Татнефть» типографиясе, 2007. – 23 б.

2017

      I. 6. Исхакый һәм Тукай

      Бу ике мәшһүр зат – меңьеллык тарихы, меңәрләгән әдипләре булган татар әдәбиятының, мөгаен, иң күренекле вәкилләредер. Мәгълүм ки, сүз сәнгатенең төп вазифасы – халыкка хезмәт итү, адәм балаларын рухи һәм инсани яктан тәрбияләү, үстерү. Һәм Исхакый, һәм Тукай – әдәбиятның бу бөек бурычын тирәнтен аңлап эш итүнең, милләт бәхете өчен гомер буе көрәшүнең иң күркәм, иң җанлы мисаллары.

      …Күңел берлән сөям бәхтен татарның,

      Күрергә җанлылык вактын татарның.

      Татар бәхте өчен мин җан атармын:

      Татар бит мин, үзем дә чын татармын…

      «Үз-үземә» шигыреннән алынган бу юллар – һәр ике каләм әһеленең иҗат, яшәеш шигаре.

      XIX йөзнең соңгы чирегендә дөньяга килгән Исхакый һәм Тукай – боларның һәр икесе дә авылдан (берсе – Чистай төбәгеннән, икенчесе – Казан артыннан), мулла гаиләсеннән; һәр икесе дә татар мәдрәсәсендә белем ала. Урысча укып йөрүләре дә мәгълүм. Аларны тәрбияләүдә авыл гына түгел, шәһәр дә зур роль уйный. Һәм Исхакый, һәм Тукай татар вакытлы матбугатының тууында һәм үсүендә турыдан-туры актив катнаша; алар – «коеп куйган саф» әдип, шагыйрь генә түгел, ялкынлы публицист, тәнкыйтьче, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Бу мөхтәрәм



<p>3</p>

Бөгелмәлеләр Хатыйп аганы зурлады

Күренекле тарихчы, мөгаллим, милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе (II Дәүләт Думасы депутаты…), төрмә-сөрген газапларын күпләп кичергән, ахыр чиктә шәхес культы сәясәтенең корбаны булган Һади Атласиның (1876–1938) чирек гасырга якын гомере Бөгелмә белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә бу төбәктәге милләттәшләребез аны аеруча якын күрәләр, бу олуг затка багышлап төрле чаралар уздырып торалар, аның тормышын, күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү, пропагандалау юнәлешендә игелекле гамәлләр кылалар. Үткән 8 апрель, мәсәлән, Бөгелмәдә чын мәгънәсендә Һ. Атласи көне, бәйрәме булды. Шәһәрнең татар гимназиясендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары укучылары, мөгаллимнәре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан махсус конференция уздырылды. Көннең икенче яртысында Бөгелмәдәге Татар мәдәният йортының зур залында бик тә җылы, мәгънәле кичә булды. Бу чараларда Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов катнашты һәм чыгышлар ясады. Аңа «Милли мәгърифәтне һәм татар халкының үзаңын үстерүдә күрсәткән фидакярлеге өчен» Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге тарафыннан «Мәгърифәтче» һәм Һади Атласи премиясе дипломы тапшырылды. Кичәдәге чыгышларда һәм «Бөгелмә авазы» гәҗитенең (7. 04. 2017) махсус сәхифәсендә Х. Миңнегуловның гыйльми, мәгърифәти эшчәнлеге югары бәяләнде.

Ләйсән Бәдретдинова, филология фәннәре кандидатыВатаным Татарстан. – 2017. – 29 апрель