Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Читать онлайн.
Название Сират күпере / Мост над адом
Автор произведения Ринат Мухаммадиев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02432-7



Скачать книгу

җанга ятышлы итеп сөйли иде үзе. – Мин унсигез яшьтән, хәрби кием киеп, патша армиясендә тупчы булып сугышкан кеше… Теләкләребез яхшы анысы, монда сөйләнгән һәр сүзне аерым бер дикъкать белән тыңлап, хуплап утырдым мин үзем дә. Мәктәп-мәдәният эшен дә үз кулыбызга алу кирәк, бәхәсләшмим. Дин һәм әхлак эшләренә үзебез хуҗа булу кирәк, хуплыйм, бәхәсләшмим. Азия һәм Африка мөселманнарын кайгырту да – лазем эштер, шулай ук бәхәсләшмим. – Берара залга карап тукталып торды ул. Һәммәсе сагаеп калды, «тагы ни әйтер икән бу» дип көтә илнең төрле почмакларыннан җыелган мөэмин-мөселман. Кинәт оратор утын тукмагыдай дәү йодрыгын, югары күтәреп, баш очында кискен хәрәкәт ясап болгап алды. Һәм залның иң ерак почмагында утыручыларны да сискәндерерлек тавыш белән әйтеп салды. – Мөселман хәрби частьларын булдырмый торып пычагым да кыра алмаячакбыз. Керенскийга мин моны аңлатырмын!.. Аңламаса, үзенә үпкәләсен. Русия мөселманнарының үз хәрби частьлары булачак. Без һичкемгә каршы сугышырга җыенмыйбыз. Уртак Ватанны саклап ничек сугышкан булсак, шулай сугышачакбыз, өрекмәсеннәр. Ә үз армиябез булачак! Хәрби шура шулай кирәк кылды… Һәм бу фикердән кайту юк.

      – Тыңлыйсыңмы? – дип, терсәк очы белән Мирсәеткә төртеп куйды Вахитов.

      – Тыңлыйм, – диюдән башка чарасы юк иде Мирсәетнең. – Гайрәтле егет күренә.

      – Хәтереңә киртләп куй: бу егет милләтнең генә түгел, җирнең астын өскә әйләндерергә сәләтле.

      – Күрәм… Ишетәм… – Һәм бер-бер артлы сораулар яудырырга кереште Солтангалиев. – Фиркалеме үзе? Тоткан мәсләге ни? Социал-демократ түгелдер ич?..

      – Социал-демократ. Әмма бу кешенең җегәре фирка кысаларына гына сыя торган түгел. Барын да көтәргә мөмкин үзеннән…

      – Алай икән. Алкиннар турында ишеткәнем бар иде. Монысын беренче кат күрүем.

      – Алкиннар – затлы нәсел. Әмма Ильяс – үзгә! Гүя эчендә җен бар, вулкан… Шуны исеңдә тот!

      Мулланур Вахитовның һәр сүзен дикъкать белән тыңлады, хәтеренә салып барды Мирсәет. Әмма пышылдашу өзелеп калды шул урында, прапорщик Ильяс Алкин, үзенең чыгышын тәмамлап, Гаяз Исхакый янәшәсенә барып утырды. Өлкән әдип тә ошаткан иде аның чыгышын, ике кулын биреп тәбрик итте.

      Шунда, мәҗлес рәисе урыныннан торып йомгаклау эшенә керешәм дип торганда, залның әле бер, әле икенче почмагыннан сүз сорап кычкырган авазлар ишетелә башлады. Рәис һәр өч корылтайның үз планы, үз мәшәкатьләре булуын ипле генә аңлатмак иде, тик барыбер кузгалган ыгы-зыгыны баса алмады. Икеләнеп калды теге, янәшәсендә утыручылар белән киңәшләште һәм инсафлы гына әйтеп куйды:

      – Соң, алай сүз сораучылар булгач, берәр иптәшкә сүз бирик булмаса… Кем? – дип, залга карап куйды.

      Мирсәет сискәнеп куйды кинәт. Янәшәсендә дәшми-нитми генә утырган Мулланур Вахитов әллә ни арада гына сикереп торды да, башкалар аны-моны абайлап өлгергәнче, сәхнәгә менеп басты.

      – Мөселман социалистлары комитетыннан. Большевик Мулланур Вахитов, – диде, һәр сүзенә басым ясап. Аз сүзле, ачык һәм төгәл итеп сөйли иде ул.

      Иң