Сират күпере / Мост над адом. Ринат Мухаммадиев

Читать онлайн.
Название Сират күпере / Мост над адом
Автор произведения Ринат Мухаммадиев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2013
isbn 978-5-298-02432-7



Скачать книгу

иң бәхетле мизгелләре аның белән – Рауза белән үрелгән ич. Раузаны күз алдына китергәндә, бар дөньясы яктырып китә төсле. Соңгы араларда сирәк очрашалар, икесе ике аеры яшәргә туры килде гел. Көннәре, кичләре сагынуда уза. Тоташ сагынуда… Мөмкинлеге булса, тормышы тоташ мәшәкатьтән тормаса, яныннан һич китми, кулларында күтәреп йөртер иде ул аны.

      Ничек дип җавап кайтарды соң әле?.. «Булган җиремдә мин юк инде хәзер…» – дидеме?! Әйе, ни өчендер, үзенең төн уртасынача кайда булып кайтуы турында әйтергә кирәк тапмады Рауза. Мирсәетнең төпченергә яратмаганын белә, үзенә ышануын да белә, ә барыбер туры җаваптан качты. Шул рәвешле, төн уртасынача кайда йөрергә мөмкин хатын-кыз. Әнисенә дә әйтми киткән, иренә дә аңлату юк…

      Шикләнә түгелме? Әллә үз хатынына ышанмый башладымы Мирсәет?! Көнләшүе түгелме бу аның?! Юк, ышанып, бары тик бер-берсенә ышанып һәм таянып яшәргә вәгъдәләшкән иде ич алар. Ә аның җаны тыныч түгел, күңелен шик-шөбһә урап алган…

      Рауза белән икәүдән-икәү Кырмыскалыга җәяүләп кайтырга чыгуларын искә төшерде ул. 1913 елның сентябрь урталары булдымы икән, авыл халкына листовка таратып йөргән чаклары. Кичкырын чыкканнар иде юлга. Гашыйкларга диңгез тубыктан чак. Кырык чакрым ара димәгәннәр, төнгә каршы дип тормаганнар. Башта уйный-көлә, йөгерешә-йөгерешә кайттылар. Рауза белән бергә булганда, юлның озынлыгы белән исәпләшәләр димени, җир читенәчә янәшә атларга риза.

      Тиздән караңгы төште. Ә аларга барыбер: юл таныш, җитәкләшеп янәшә атлауларын беләләр. Өршәк елгасына якынлашып киләләр иде инде. Берзаман шаяру катыш җитдилек белән сорап куйды Рауза.

      – Яратам дигәнең дөресме, Мирсәет?

      Мирсәет ихлас җавап кайтарды:

      – Дөрес булмаганны әйтәләр димени?..

      – И-и, егетләр алар авызлары ни әйткәнне белмиләр бит.

      – Ә егетләрне син каян беләсең? – дип сорарга мәҗбүр булды Мирсәет.

      – Хи-и, – дип, барган җиреннән колын сымак уйнаклап ала Рауза. – Буа буарлык. Егетләр барысы да яратам ди инде алар.

      Кызның шул сүзләреннән Мирсәетнең кәефе кырылган иде.

      Рауза гел көтмәгәндә әйтеп куймасынмы шунда:

      – Яраткан егетләр кызларын күтәреп кенә йөртә икән ул…

      – Нәрсә, арыдыңмы әллә?

      – Арымадым… – Һәм ялт кына Мирсәеткә таба карап көязләнеп ала ул. Егет аның йөз чалымнарын, күктәге йолдызлардан болайрак янган күзләрен караңгыда да аермачык күрә. – Ә минем бер егеткә дә үземне күтәрткәнем юк әле.

      Мирсәет ике уйлап тормады, «эх» дигәнче кызны кулларына алды. Гайрәт ташып тора, Рауза үзе рөхсәт иткәндә җебеп калырга ярыймы соң?

      – И-и-и Мирсәет, – дип, аның муеныннан кочаклады кыз. – Мин сине бу тикле көчле дип уйламаган идем…

      Шундый сүзләрдән соң сөйгән ярны ничек кире җиргә төшерергә мөмкин. Мирсәет аны байтак ара күтәреп барды. Йомарланган май сыман җыйнак гәүдәле Рауза әллә ни авыр да түгел. Тән җылылыгы, колакка тиеп барган сулыш кайнарлыгына түзү генә кыен.

      Онытылырга теләптерме, әллә чын-чынлап