Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин

Читать онлайн.
Название Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами
Автор произведения Роберт Миннуллин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03610-8



Скачать книгу

тә, бүген дә татар белән башкорт бер-берсенә таяныч, терәк булды. Моннан соң да шулай булсын иде, дим.

      Моның өчен нишләргә соң? Иң элек ике арадагы дистә еллар дәвамында килгән кайбер проблемаларны, каршылыкларны кичекмәстән чишәргә кирәк. Алар – тарихи, этнографик, лингвистик проблемалар. Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләрнең милләтенә кагылышлы мәсьәләләр, андагы татар-башкортларның телләренә мөнәсәбәтле каршылыклар, Башкортстан татарларының тарихы… Казаннан чыкмыйча гына, «бу – татар теленең Минзәлә сөйләше, болар – татарлар» яисә, Уфадан торып кына, «болар – башкорт теленең диалекты» дип кенә катлаулы бу мәсьәләне хәл итеп булмас. Башкортстандагы хәлләр миңа бик таныш. Илеш мисалыннан да кайбер фактлар китерә алам. Анда бөтен кеше дә татарча сөйләшә. Билгеле инде, Казан татарлары кебек «белмим, килмим» дип түгел, ә «белмәем, килмәем» дип әйтәләр. Илешлеләр генә түгел, актанышлылар да, минзәләлеләр дә шулай сөйләшә. Дөресрәге, «сүләшә». Алайга китсә, мишәрләр дә «сүләшә» дип «сүли». Районда татарча газета чыга. Халык «Кызыл таң» белән «Өмет»не укый. Казан матбугатын да алдыра. Шуңа да карамастан Илешнең яртысыннан күбрәге «башкорт» дип язылган. Бер гаиләдә башкорты да, татары да җитәрлек. Күп авылларда «Мишәр ягы», «Типтәр очы», «Башкорт ягы», «Татар урамы» дигән атамалар әлегә кадәр сакланган. Татарлармы соң алар, татарлашкан башкортлармы, типтәрләрме, мишәрләрме? Барысы да буталып, укмашып, берләшеп, бүгенге Илеш кешесе булып формалашып беткән… Бу инде – тарихи бер күренеш, сирәк очрый торган феномен. Мин генә төзәтә ала торган әйбер түгел. Биредә шулай ук галимнәр дә уртак бер фикергә килергә тиешләр. Югыйсә һәрберебезнең кулында тарихи чыганаклар, документлар, кулъязмалар… Аларны һәрберебез үзенчә укый, үзенчә аңлатма бирә, үзенчә нәтиҗә чыгара. Кичекмәстән, бер өстәл янына утырып, уртак тел табарга кирәк. Бер-беребездән тел яшереп яшәмик, бер-беребез белән качышлы уйнамыйк, дөнья гел шулай үз көенә барыр әле дип тә өметләнмик. Аның барыбер очы бер чыгарга мөмкин. Иң мөһиме, киләчәк буынга үзебезнең проблемаларны калдырмасак яхшы булыр иде.

      Башкорт белән татарны игезәкләр дибез. Бу, чыннан да, шулай. Игезәкләр турында кайдадыр укыганым бар иде. Ике игезәк туган, үскәннәр. Үсеп җиткәч, бер-берсеннән бик еракта яши башлаганнар. Көннәрдән бер көнне игезәкләрнең берсе көтмәгәндә генә үлеп китә. Һәм ни гаҗәп: икенчесе дә, әле туганының үлгәнен ишеткәнче үк, икенче көнне вафат була. Игезәкләрне нинди тылсымлы җепләр бәйлидер, белмим. Әмма безне дә, татар белән башкортны, ниндидер илаһи бер көч берләштереп тора. Шулай булгач, безгә бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезне саклап, яклап яшәргә кирәк. Ә бу бер дә җиңел түгел: кайчакларда бер-береңә юл да куя белергә, иң мөһиме, киләчәкне уйлап эш итәргә, бер-беребезгә «өлкән абзый» булырга тырышмыйча яшәргә кирәк. Андый мисалларны күп кичердек бит инде. Киләчәктә дә безнең кебек халыкларга җиңел булмаячак. Суверенлык алу белән генә түгел әле ул. Россиядә