Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин

Читать онлайн.
Название Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами
Автор произведения Роберт Миннуллин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03610-8



Скачать книгу

булмау һич тә аңлашылып бетми. Бу бит иң элек Татарстанның үзенә кирәк. Анда безнең миллион ярым милләттәшебез яши. Шуңа күрә инициатива да безнең яктан булырга тиеш. Әгәр дә вәкиллекләр булган булса, соңгы вакытта килеп туган ике арадагы кайбер аңлашылмаучанлыклар килеп тә чыкмаган булыр иде.

      Сүземне кыскартып шуны әйтмәкче булам: без бүген, шушы Шартнамәгә таянып та, мөстәкыйльлегебезне шактый алга җибәрә алабыз. Бу хакта соңгы вакытта вакытлы матбугатта да, конференция көннәрендә дә сүз күп булды. Миңа бигрәк тә күренекле галим, Шартнамәне кабул итүдә турыдан-туры катнашкан Любовь Фёдоровна Болтенкованың бер фикере тәэсир итте. Ул – Казан кешесе дә, татар кешесе дә түгел, Мәскәү кешесе. Ул болай диде: «Шартнамә бик әйбәт, әмма Татарстан хәзер бу Шартнамәгә генә сыймый инде. Яңа адымнар турында да уйларга кирәк сезгә». Әйдәгез, без әлегә шушы Шартнамәгә таянып яшик, әгәр инде чын мәгънәсендә суверен дәүләт булып яшисебез килә икән, алгарак та карап яшик. Әгәр мәскәүлеләр үзләре Татарстанны Россия федерализмының локомотивы дип атыйлар икән, без аны акларга тиеш. Бер урында аз гына таптана башласак та, безне башкаларның узып китүе бар.

12 февраль, 1999

      Үзебезнеке кирәк!

(Министрлар Кабинеты утырышында ясаган чыгыш)

      Көн тәртибенә куелган әлеге мәсьәлә «Татар телендәге теле-радиотапшыруларны саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрелүче чаралар турында» дип атала. Бу проблеманы без инде соңгы елларда берничә мәртәбә күтәрергә мәҗбүр булдык. Берике тапкыр сессияләребезнең көн тәртибенә керттек, парламент тыңлаулары уздырдык, үзебезнең комиссия утырышларында тикшердек. Хәтта эксперимент рәвешендә бара торган яңа «телесетка» дигән программаны өйрәнү өчен, махсус комиссия дә төзелгән иде. Радио-телевидение – бүгенге көндә, чыннан да, рухи тормышыбызда, милли-сәяси тормышыбызда иң зур роль уйный торган өлкәләрнең берсе. Вакытлы матбугатның тиражы көннән-көн кими, китап укучылар сирәгәя. Кино, театр, китап һәм газета-журналларны да акрынлап телевидение һәм радио алыштыра бара. Телевидение исә, гомумән, монстрга әверелде. Аны хәзер уңай якка да, тискәре якка да файдаланырга була. Ә инде бөтен каналларның да тапшыруларын бергә җыеп караганда, аңыбызга тискәре яктан тәэсир итүче, аңыбызны агулаучы тапшыруларның күбрәк булуын күрербез. Мин бигрәк тә балаларны кызганам. Кайчагында бөтен педагогик коллективларның, ата-аналарның, балалар язучыларының еллар буе алып барган изге эшләрен бер юньсез тапшыру берничә минутта юкка чыгара. Андый үтерешкә, көчләүгә, порнографиягә корылган, әхлак кануннарына сыймый торган йөзләгән тапшыру агрессиясе балаларыбызның аңын томалый. Әйткәнемчә, алар күп, алар бөтен каналлардан да безгә пычрак аталар. Ә Татарстан радио-телевидениесе аларга каршы тора алмый. Беренчедән, тапшыруларның вакыты һаман да артмый. Икенчедән, тапшыруларның сыйфаты техник яктан да, професиональ яктан да, нигездә, түбән килеш кала бирә.