Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин

Читать онлайн.
Название Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами
Автор произведения Роберт Миннуллин
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03610-8



Скачать книгу

мәсьәләсе узган ел күтәрелгән иде инде. Мәдәният министрлыгы буенча ул быел да искә алынган. Анысына рәхмәт! Әмма радио-телевидение, газета-журналлар һәм китап чыгару буенча ул хезмәт хакы рәтеннән куелмаган. Иҗат кешеләре киләсе елда да рәхмәткә иҗат итәчәкләр дигән сүз бу. Ә бит аларның хәлләре бик аяныч. Бигрәк тә пенсия яшендәгеләрнеке. Мисал өчен халык шагыйрьләрен, язучыларын алыйк. Пенсияләре 3–4 мең сум. Аларның республика, халык алдындагы статуслары теләсә кайсы министрныкыннан зуррак. Алар Президент указыннан Президент указына кадәр генә иҗат итмиләр. Аларның китаплары моннан илле-йөз елдан соң да халкыбызга хезмәт итәчәк. Әгәр без аларның күптомлыкларын чыгарсак, берьюлы өч куян койрыгын тотар идек. Беренчедән, китап нәшриятларына, типографияләргә эш булыр иде, икенчедән, укучылар, китапханәләр китаплы булыр иде, өченчедән, халык язучыларына һәм мораль, һәм матди яктан зур ярдәм булыр иде. Һәм алар, Мактау кәгазьләрен, значокларын күтәреп, кабинеттан кабинетка кереп: «Минем пенсиямне әз булса да арттырмассыз микән?» – дип, мескенләнеп йөрмәсләр иде.

      Без, гомумән, культураның, гуманитариянең идеология икәнен күп вакытта, дөресрәге, иң кирәк чакта гына онытып җибәрәбез. Соңгы вакытта барыбыз да күреп тора: Россия телеканаллары, газета-журналлары Татарстанга каршы үзенең агрессиясен башлады. «Халык аларның кем икәнен яхшы белә, халык аларга ышанмый» дип ялгышмыйк. Телевидение барыбер үз эшен эшли. Әгәр болай тешсез булсак, сайлауларда бик уңайсыз хәлдә калуыбыз бар. Без бит Доренко кебекләргә дә җавап бирә алмыйбыз. Менә кайчан кирәк ул үзебезнең көчле телевидениебез, радиобыз, матбугатыбыз. Ә ул күрше регионнар да иркенләп карый ала торган телевидение, тыңлый ала торган радио булырга тиеш. Газета-журналларыбыз чит регионнарда да кызыксынып укылырлык булып чыгарга тиеш. Шул чагында гына без республикабызның сәясәтен, идеологиясен Россия җәмәгатьчелегенә, дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерә алачакбыз. Ә инде акчабызны жәлләп утырсак, бернәрсә дә барып чыкмаячак. Алда әле ниләр буласын беребез дә белми. Әллә Доренко үз белдеге белән генә дураклана дисезме? Аның артында кемнәр торганы билгеле. Россия армиясе террористларны тоту белән шөгыльләнми, Чечняны бетерү белән шөгыльләнә. Ул безгә дә ишарә. Ельциннан соң кемнәр килер? Алар безнең белән нинди телдә сөйләшер? Үз позицияләребезне бүгеннән үк бөтен яклап та ныгытырга тиешбез. Ә без, татар телеканалын булдырыр өчен, кыл да кыймылдатмыйбыз. Бөтенроссия күләмендә яңгыраш алырлык газета булдыру турында һаман да уйламыйбыз. Гомумән, идеология фронтыбыз юк. Бөтен ышаныч Зилә Рәхимьяновна Вәлиева җитәкләгән яңа министрлыкта. Аңа вәкаләтләрне кызганмаска кирәк, Татарстан матбугаты һәм радио-телевидениесе провинциальлектән, примитивлыктан туктарга тиеш.

      Ниһаять, безнең милли горурлыгыбыз булырга тиеш. Татарның беренче энциклопедиясе чыгу белән, һичшиксез, горурланырга кирәк. Әмма Лондонда басылуы белән түгел. Әгәр дә ул Казанда басылган