Название | Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03761-7 |
Твоих несбывшихся мечтаний…
Бу шулай көне буе дәвам итә. Һәр фигураны урыннан күчерүгә, Зиннур тавышын көчәйтә:
Мне бесконечно жаль…
Аның тавышы ярыйсы гына, һәм бер ханым аннан: «Сез опереттада җырладыгызмы әллә элек?» – дип сорагач, Зиннур көне буе сәерләнеп, җиңеләеп йөрде. Ләкин шул көнне кич ул мендәренә капланып озак кына уфылдап, ыңгырашып ятты. Аны теге ханымның «элек» дигән сүзе харап иткән иде, ахрысы.
Ул исә оперетта артисты түгел, ә Казанда туып-үсеп, моннан егерме еллар элек Париж Коммунасы, Тукай, Татарстан урамнары тирәсендәге бөтен яшь кызларның башын әйләндергән кара чәчле чибәр Зиннур иде. Хатын-кыз пальтолары тегү буенча ул шәһәрдәге иң яшь мастер булып исәпләнә иде. Пальто үлчәткәндә, бик күп кызлар аңа үзләренең телефон номерларын калдыралар иде. Зиннур килмичә туган көн мәҗлесләре башланмый тора иде. Ә Зиннур булган туган көн мәҗлесләренең саны! Әйтерсең бу дөньяда кызлар гына туып торган! Мәҗлеснең түрендә игътибар үзәгендә рәхәтлектән эреп утырган көннәр бар иде… Бар иде шундый заманнар, шайтан алгыры… Бар иде, бар иде…
Соңгы теләк
Фани дөнья үзенекен итте: егерме биш ел ирсез гомер кичергән солдат хатыны Факиһә җиңги, моннан соң беркайчан да тормаска дип, түшәккә егылды. Алдап юатып торуның кирәге юк иде, моны һәркем аңлады. Магнитогорскидагы кызы, яшь баласын алып, әнисен соңгы юлга озатканчы торырга дип, авылга кайтты. Аның артыннан ук Нижнекамскидагы кызы да ял алып кайтып төште. Күршедәге кызы колхоз эшеннән бушаган арада, балаларын каенанасына тапшырып, көн-төн төп йортта кайнашты. Үлем турында беркем дә ачык сөйләшми, тик аңа хәзерләнәләр иде. Берәүләр хәл белергә килгән җирдән шыпырт кына «кәфенлеге бармы?» дип борчылалар, картлар өйгә кермәстән генә «килен васыятен әйттеме?» дип сорашалар, тавышларын калтыратып, бугаз төеннәрен кылкылдатып, киңәш бирәләр, йомарланган, таушалган яулык белән күзләрен сөртеп алалар. Түбән оч тол хатын Факиһәне шулай аргы яктагы каенлыкка озатырга җыена…
Факиһә җиңги моны үзе барысыннан бигрәк аңлый. Инде васыять тә әйтелде (быел гына тектергән плюш жакетын – үзен юачак Миңсылу карчыкка, кыз вакытта үзе чиккән кызыл башлы ике сөлгене тастар башы тотучыга бирергә; соңгы айда колхоздан алган унике сум илле тиен пенсиясен, кибеткә алып чыгып, иллешәр тиенлек итеп вакларга һ. б.). Ләкин болар аның үлем сәгатенә аз гына да йогынты ясый торган хәлләр түгел. Факиһә җиңгинең әле үләргә хакы юк: аның төпчек баласы Миңза-һит – әтисе сугышка киткәндә карында калган улы – телеграмманы алгач та юлга чыгарга тиеш. Ишектән солдат капчыгын иңенә асып, шинель кигән әнә шул сипкелле малае кайтып кына керсә, Факиһә җиңги хәлсез куллары белән бер генә тапкыр аның кыл шикелле каты чәченнән, битеннән, кытыршы солдат шинеленнән сыпыра алса – бу дөньядан аңа бүтән бернәрсә дә кирәк түгел. Тик телеграмма гына тоткарланмасын. Чит илдә хезмәт итүчеләргә телеграмма бирүе бик мәшәкатьле, диләр. Шулай да бер атна эчендә барып җитсә, самолётлар